16+

Көпчәкләрне алмаштырырга ашыкмагыз! Исәнлек кадерле...

Кояшлы көннәр җитте. Юлларда кар да бетте. Чиратка басаргамы, әллә иртәрәкме? Башкалардан калышмаскадыр бәлки?

Көпчәкләрне алмаштырырга ашыкмагыз! Исәнлек кадерле...

Кояшлы көннәр җитте. Юлларда кар да бетте. Чиратка басаргамы, әллә иртәрәкме? Башкалардан калышмаскадыр бәлки?

Елга ике тапкыр борчылып алабыз шулай. Шиномонтажлар тирәсендә инде машиналар күренә дә башлады. Димәк, көпчәкләрне алмаштырырга керешкәннәр.
Машина тәгәрмәчеләрен җәйгесенә алмаштырырга ашыгучылар үзләре ике төркемгә бүленә. Бер төркем көпчәкләрдәге шиплары коелып бетәр дип борчыла. Нәзберек, машинасына сакчыл караучылар дияргә була андыйларны. Икенчеләре исә чиратлар булыр, вакытында эшли алмам дип уйлаучылар,  ягъни сабырсызлар. Көтеп утырырга яратмаучылар. Көпчәкләрне алмаштыру-алмаштырмау адәм баласының фигыль-холкына да бәйле димәк.

Һава температурасы 0дән югары күтәрелгәч, вакыттыр инде дип уйлаучылар ялгыша әле. “Минус”лар булмастыр инде ул, әлбәттә. Ләкин без барыбер сабыр булырга, ашыкмаска киңәш итәр идек. Иртәләрен юлларда юка гына булса да боз катламы барлыкка килә. Аннан килеп, кар да эреп бетмәгән. Машина белән кар өелеп торган җирләрдә тормозга баскач, кышкы боздан шуып баргандай буласың әле дә.

Сабыр кеше исә... “Акрынрак барган саен, ераграк барасың” дигән мәкаләне һәрберебез белә. Ашыкмый, тынгысызланмый, борчылмый. Шуңа ул иминлектә. Шипылар барыбер коела инде ул, чираты да мәңгелек түгел, булса бер атнага сузылыр инде – әнә шулай карый ул көпчәк алмаштыруга. Артык борчылмаганга күңеле дә тыныч, исәнлеге дә ныграк.
Ашыкмыйк әле... Иртәрәк...

Фото: Анна АРАХАМИЯ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading