16+

Кредит сазлыгында

Беркөнне шәхси банктан шалтыраталар: «Ышанычлы клиент булганыгыз өчен, Сезгә 419 мең сум акча бирәчәкбез. Эштән бернинди документлар да кирәк түгел, бары паспорт кына алып килегез. Бу кредит Сезнең өчен елына бары 25 процент белән генә бирелә»...

Кредит сазлыгында

Беркөнне шәхси банктан шалтыраталар: «Ышанычлы клиент булганыгыз өчен, Сезгә 419 мең сум акча бирәчәкбез. Эштән бернинди документлар да кирәк түгел, бары паспорт кына алып килегез. Бу кредит Сезнең өчен елына бары 25 процент белән генә бирелә»...

Банклар клиентларны үзләренә җәлеп итә беләләр. Аеруча шәхси банклар бик тиз генә кирәкле суммада акча бирәләр дә, аннары комиссия, югары процент ставкалары өчен фәлән кадәр түләргә тиеш буласың. 40 мең сум хезмәт хакының ай саен 30 меңен кредит түләүгә тоткан танышым: «Киләчәктә беркайчан да банктан акча алмас идем!» - ди. Тик акча булмаганда нишләргә соң? Белгечләр әйтүенчә, банктан кредитны дөрес ала белергә кирәк.
Беренчедән, кредит алганчы җиде кат уйла, бер кат кис дигәндәй, уңай һәм тискәре якларын кат-кат үлчәргә кирәк. Нәрсә өчен кирәк ул акча, ул әйбергә ихтыяҗ бик зурмы?
Икенчедән, кредит алыр алдыннан, запаста акча булырга тиеш дип саный белгечләр, ягъни кесәңдә кредитны кимендә алты ай буе түләрлек акча булуы мөһим. Ай саен түләнә торган кредит айлык керемегезнең яртысыннан артмаса яхшырак. Эш урынын югалту, авырып китү куркынычы барлыгын да онытмаска кирәк.
Өченчедән, бер кешегә биштән дә артык кредит рәсмиләштерергә киңәш итмиләр. Кредит сазлыгына кереп батсаң, тиз генә чыгам димә. Кредит түли алмау аркасында үз-үзенә кул салучылар турында да ишетергә туры килә. Әгәр инде финанс мәсьәләсендә хәлең катлаулана икән, бу очракта аны түләр өчен икенче җирдән тагын бурыч алганчы, банк белән сөйләшүең отышлырак. Кредит тарихы дигән нәрсә дә бар бит әле, аны пычратудан Сезгә файда булмаячак.
Дүртенчедән, кредит алган кеше психологик яктан үзен һәрчак тыныч тота алмый. Бурычлы булып яшәү бер дә рәхәт түгел бит. Психологлар, кредит түләүче кеше тиз кызып китүчәнгә әйләнә, депрессиягә еш бирелә торган була, ай саен ул кредитны түләргә кирәк дигән уй белән яши, ди.
Соңгысы - кредит кешегә файда китерергә тиеш. Белгечләр кулланучылар өчен бирелә торган кредитларны бик алмаска киңәш итәләр. Бары автокредит, ипотека буенча алынган акчалар гына үзен акларга мөмкин. Ә ниндидер товар алу, чит илгә ял итәргә бару, ремонт ясау өчен кредит алу кирәкме икән?!
Күршебездә яшәүче бер гаилә кредитсыз яши дә алмый - берсен ябалар, икенчесен алалар. Балаларын мәктәпкә әзерләгәндә дә кредит алдылар, телефон, телевизор, фотоаппарат, куртка, итек кирәкме - барысы да кредитка. Югыйсә, кредит өчен түләп бара торган акчаларына рәхәтләнеп шул әйберләрне сатып алырга да була. Әмма кредит отышлырак дигән фикер аңнарын томалаган аларның. Кредитка алынган товар бушка алынган кебек тоела аларга. Кибеттән әйберне акча түләмичә алып кайтып, ай саен 2-3 мең генә түләнеп барган кредит кулланучы өчен отышлы тоела. Җитмәсә, кибеттә процентсыз кредит дип канатландырып та җибәрсәләр. Кыскасы, бушлай сыр тәбедә генә икәнен онытмаска кирәк. Әнә танышларым машина алдылар да: «Ай саен 13 меңне кредит өчен түлибез: шуның 3 меңе - машина өчен, 10 меңгә якыны процентны капларга китеп бара», - диләр.
Тагын бер төп башына утырта торган әйбер - кредит карталары. Еш кына банк белән элемтәдә булдыңмы, сиңа кредит картасы бүләк итәләр. Анда күпмедер акча салынган була. Син кирәк чакта шул акчаны куллана аласың, аннары ай саен фәлән кадәр процент белән шул сумманы түләргә тиеш буласың. Әгәр ул акчаларны кулланырга уйламыйсың икән, картаны шунда ук юк итсәң, яхшырак.
Акча күпме булса да җитми инде ул, кредит алу-алмауны һәркем мөмкинлегеннән чыгып хәл итәргә кирәклеген онытмасын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading