16+

Кырымга барып җитеп булырмы?

 Кырым күперендә булган теракттан соң машиналар өчен юл өлешчә ачылган. Юлның бер ягындагы ике яклы хәрәкәт 15 сентябрьдә эшләп китәчәк, ә икенче якта – ноябрь башында гына планлаштырыла.

Кырымга барып җитеп булырмы?

 Кырым күперендә булган теракттан соң машиналар өчен юл өлешчә ачылган. Юлның бер ягындагы ике яклы хәрәкәт 15 сентябрьдә эшләп китәчәк, ә икенче якта – ноябрь башында гына планлаштырыла.

Билгеле булганча, 17 июль төнендә Украина махсус хезмәтләренең террорчылык акты аркасында Кырым күперенең бер секциясендәге юл өслеге зыян күргән. Аралык конструкцияләре сакланып калган. Ә менә күпер аша машинада барган ирле-хатынлы һәлак булган, 14 яшьлек кызлары хәзерге вакытта хастаханәдә. 

Туристлык операторлары Кырымга алынган турларны кире кайтарырга теләүчеләр күп түгел дип белдерә. Экспертлар фаразынча, бу якка ихтыяҗ Кырым күперендәге машина хәрәкәтенең ничек тиз төзекләндерелүенә бәйле булачак. Төбәккә баручылар, нигездә, автотуристлар. Алар ял итүчеләрнең 70-80 процентын алып тора.  

Уйлаганмын икән, барыбер барам диючеләргә икенче маршрут тәкъдим ителә. Ул юл яңа территорияләр аша уза. Әмма туристлык базарында катнашучылар туристларның ул юлны сайлаячакларына шикләнеп карый. Бердән, юл озыная. Ростов-на-Донудан Севастопольгә, яңа регионнар аша баруны һәм бөкеләрне дә исәпкә кертеп, 15 сәгать тирәсе вакытны ала. 

Икенчедән, техник кыенлыклар бар: яңа территорияләрдә төп федераль мобиль операторлар эшләми. Машина йөртүчеләргә бу әлбәттә кыенлыклар тудыра: автомобиль навигаторлары эшләми, юлдагы ягулык станцияләре, кафе һәм башка тукталу урыннары турында мәгълүмат табып булмаячак.

Ә менә хәзерге вакытта Кырымда ял итүчеләр, кире кайтканда, бу маршрутны кулланырга да мөмкиннәр. 
Керченск паром кичүе дә эшли башлаган. Анда әлегә беренче чиратта җиңел машиналарны кертәләр. Поездлар да йөри башлады.   

Туроператорлар ассоциациясе вице-президены Сергей Ромашкин фикеренчә, Кырым күперендә ремонт эшләре бер-ике атнага гына сузылса, туристлар агымына бу фактор әллә ни йогынты ясамаячак. Озакка китсә, Кырым һәр көнне 20-25 мең туристны югалтачак. Авырткан башка тимер тарак булып чыга инде бу, бу сезонда Кырымга баручылар болай да әллә ни күп түгел иде.

Берничә атна элек кенә илнең туроператорлар ассоциациясе быел Кырымда, узган ел белән чагыштырганда, туристлар 15-20 процентка кимрәк булачак дип фаразлаган иде. Аларча бу сезонда ярымтутрауда 4,5-5 миллион кеше ял итәчәк.

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading