Бер яшьлектә, бер картлыкта, дигән гыйбарә халык теленә юктан гына кермәгән инде ул. Кыш бабай да әнә Балык Бистәсе районындагы Күки авылы кызына гашыйк булып, биеп-җырлап йөргән иде, ә ахыры моңсу тәмамланды...
– Бу сылуны салкын Кар кызы дип ялгыштым, ул – кайнар Нәүрүзбикә икән. Йөрәгемә ут каптырды, эреп, агып китәм инде, – диде, биеп сулышлары капкан Кыш бабай.
Урам тутырып җыелган халык Кыш бабайны алкышлап озатты, яз кызы – Нәүрүзбикәне сәламләп, сөенеп каршы алды. Күкидә 21 мартта Нәүрүз бәйрәме авыл мулласы Фәрит хәзрәт Насыйбуллинның фатихасы белән ачылды.
– Яз матурлыгы белән килсен. Аллаһы рәхмәтендә кышның карлары уҗымнарга бәрәкәтле дым булсын, көз мул уңыш җыеп алырга насыйп әйләсен, ил-көннәребезне тынычлыктан аермасын! – дип, теләкләр теләде һәм дога кылды Фәрит хәзрәт.
Күки авылы мәдәният йорты директоры Гөлфинә Сәлахиева белән сәнгать җитәкчесе Лилия Ризаева гореф-гадәтләрне җанландырып “Нәүрүз” бәйрәме программасы төзегән.
– Авылның хәзерге заман тарихындагы тәүге бәйрәм бу. Татарстан һәм районыбыз җитәкчелегенә рәхмәт! Электр утлары, газ сузылганны инде “оныттык”, соңгы елларда су кертелде, урамнарда таш юллар ясалды, клуб һәм фельдшер-аккушер пункты төзелде. Авылда да рәхәтләнеп тормыш итәргә шартлар тудырылды, – ди Күки җирле үзидарәсе рәисе Альберт Бәдретдинов.
“Нәүрүз”гә иң сөенүчеләр, әлбәттә, балалар иде. Алар өчен төрле уен-бәйгеләр оештырылды. Өлкәннәр дә ярышлардан читтә калмады. Ахырда халык чәй табыны янына җыелды. Күкинең уңган хатын-кызлары да ризыклар пешереп алып килгән. Бәйрәм күрке пылау булды, аны үзбәк Шөһрәт Хуҗаков әзерләде шул!
– Авылыбызга Үзәкстаннан Хуҗаковлар гаиләсе күченеп урнашты. Тыныч һәм тырыш кешеләр булып чыктылар, – дип таныштырды рәис Альберт Бәдретдинов.
– Үзбәкстанда Нәүрүз бәйрәме бик колачлы итеп үткәрелә. Мондагы бәйрәм туган илемне искә төшерде. Мөселманча Яңа ел мөбәрак булсын! – диде Шөһрәт Хуҗаков.
Матур чараны күрми калган кешеләргә юанычлы сүз – җирле үзидарә рәисе Альберт Бәдретдинов: “Күкидә Нәүрүз бәйрәмен ел саен үткәрә башларга уйлаштык”, – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар