«БТА-Казан» банкының лицензиясе алына, диләр. Бу дөресме? Фәрит ШӘЙХЕТДИНОВ, Балтач»
- Социаль челтәрләрдә шул хакта таралган хәбәрне Татарстан Милли банкы рәисе Евгений Богачев кире какты, ягъни банкның лицензиясе калачак. «БТА-Казан»ның үзеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген банкны финанс ягыннан савыктыру чаралары (санация) әзерләнә. Бу эш Россия Үзәк банкы һәм Вкладларны иминиятләштерү...
«БТА-Казан» банкының лицензиясе алына, диләр. Бу дөресме? Фәрит ШӘЙХЕТДИНОВ, Балтач»
- Социаль челтәрләрдә шул хакта таралган хәбәрне Татарстан Милли банкы рәисе Евгений Богачев кире какты, ягъни банкның лицензиясе калачак. «БТА-Казан»ның үзеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген банкны финанс ягыннан савыктыру чаралары (санация) әзерләнә. Бу эш Россия Үзәк банкы һәм Вкладларны иминиятләштерү агентлыгы белән берлектә алып барыла. Финанс ягыннан савыктыру банкны, аңа салынган кертемнәрне саклап калуны күздә тота.
«БТА-Казан» вәкилләре аңлатуынча, гадел булмаган көндәшләр тарафыннан банкның лицензиясе алына дип хәбәр таралуга, юридик һәм физик затлар биредәге вкладларын кире кайтару хәстәренә керешкән, нәтиҗәдә, банк ликвидлыгында проблемалар туган. «Савыктыру чаралары безгә клиентлар һәм вкладчыларыбыз ышанычын кире кайтарырга, алар алдындагы йөкләмәләрне вакытында үтәргә ярдәм итәчәк», - дип ышаналар банкта. Савыктыру чараларының нинди формада булачагы якын көннәрдә хәл ителәчәк. Әлегә бары фаразлап кына була: алар - банкка шәхси инвестор җәлеп итү, банк акцияләрен Вкладларны иминиятләштерү агентлыгының сатып алуы яки өлешчә санация (проблемалы банктан йөкләмә һәм билгеле бер суммадагы активларны финанс ягыннан тотрыклы банкка күчерү) булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар