16+

Марат Әхмәтов ветеринария хезмәте эшчәнлегенә бәя бирде

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белән республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышы узды.

Марат Әхмәтов ветеринария хезмәте эшчәнлегенә бәя бирде

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белән республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышы узды.

Федераль идарәнең җитәкчесе Нурислам Хәбипов чыгышыннан күренгәнчә, ел дәвамында, 2229 тәртип бозу очрагы теркәлеп, 5 миллион сумлык штраф салынган. Чәчүлек җирләрен максатчан кулланмаучылар исемлеге башында Питрәч районы - 6216 гектар мәйданнан уңыш алынмый. Әгерҗедә бу сан 4613 гектар, Мамадышта - 3386 гектар. 2014 елда идарә хезмәткәрләре белән 71 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган, шуларның 63ен юк итүгә ирешкәннәр. Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте идарәсенең төп юнәлешләренең берсе - чит илләрдән һәм Россиянең башка төбәкләреннән республикага кертелә торган азык-төлекнең кулланучылар өчен куркынычсызлыгын тәэмин итү. 2014 елда 1 миллион 100 мең тонна йөк тикшерелгән.

- Безнең төп бурыч җәза бирү түгел, ә кисәтү, - диде федераль идарәнең җитәкчесе Нурислам Хәбипов.

Баш ветеринария идарәсенең җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов чыгышыннан күренгәчә, терлекләрнең «сәламәтлеген» кайгырту өлкәсендә дә ел дәверендә шактый нәтиҗәле эшләр башкарылган.

- Терлекчелектә эпизоотик иминлек лаборатория-диагностика эшчәнлеге масштабларына һәм дәрәҗәсенә турыдан-туры бәйле, аның нигезендә дәвалау-савыктыру һәм профилактика чаралары үткәрелә. Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермер хуҗалыкларына һәм гражданнарның шәхси хуҗалыкларына Татарстан Республикасында бер республика ветеринария лабораториясе, биш районара һәм 33 район ветеринария лабораториясе хезмәт күрсәтә. Аларда югары квалификацияле һәм үз вазыйфаларын җаваплы башкара торган 165 ветеринар табиб һәм 83тән артык лаборант, инженер, техник персонал эшли. 2014 елда алар тарафыннан 3,8 миллионнан артык диагностик тикшеренүләр үткәрелде, - диде үзенең чыгышында Алмаз Хисаметдинов.

Үз вакытында эшне дөрес итеп оештыру нәтиҗәсендә Кукмара районының шәхси хуҗалыгында килеп чыккан куркыныч йогышлы чир - себер түләмәсенең таралуына юл куелмады. Әлеге авыру шул тикле зарарлы ки, хәттә дистә еллар элек күмелгән үләт базлары да куркыныч тудырырга мөмкин. Йогышлы чир җир астында споралар формасында саклана, аз гына саксызлык һәм ул кабат баш калкытырга мөмкин.

-Татарстанда себер түләмәсененең 1065 үләт базы бар. Шуларның 807сенең төгәл урыны билгеле, ә 258е ачыкланмаган. Моны дары мичкәсе белән чыгыштырырга мөмкин, - диде җитәкче.

2013 елда мөгезле эре терлекләр арасында туберкулез авыруының киң җәелүе күзәтелгән иде. 2014 ел башына биш районда 10 куркыныч зона билгеләнгән булса, бу сан ел ахырына җидегә кимегән.

Соңгы вакытларда котыру чире турында ишетмәгән, укымаган кеше калмагандыр. Урман буендагы төлкеләр дә, ишек алдындагы этләрдән дә иярергә мөмкин булуы халыкны аеруча шөбһәгә сала.

Авыруның кыргый җәнлекләрдән йогу куркынычы - 64,5 процент, йорт хайваннарыннан күчү куркынычы - 21%, авыл хуҗалыгы терлекләреннән йоктыру куркынычы 14,5%. Авыруга каршы профилактика чарасыннан 495 000 баш терлеккә вакцинация ясалган, бу 2013 елга караганда 30га күбрәк дигән сүз. Котыру чиреннән халык нык курыкса да, республикада иң киң таралган йогышлы авыру - лейкоз. Республика буенча терлекләрдә булган йогышлы авыруларның 78 процентын тәшкил итә.

Яшь бозауларның үлеменә килсәк, Чирмешән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарындагы күренеш начар. Үлем үрчемнең 10- 13,8 процентын тәшкил итә.

- Ике структура да иминлек сагында торалар һәр икесенә дә зур җаваплылык йөкләнгән, - диде республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. - Шулай да үз эшегезне башкарганда кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйча, ситуациядән чыгып аңлап эш итәргә тырышсак иде. Равил Фәйзуллинның шундый шигырь юллары бар:

«Хәлемне сорама син,теләсәң, мин булып кара». Мисал өчен, мин фермер Әхмәтов, ди. Минем - фермер Әхмәтовның да хәлен аңлагыз.

Министр үзен фермер урынына куеп берничә мисал да китерде. Мәсәлән, аз күләмдә пилмән җитештерүче 200 кг пилмәнне аз-азлап кибетләрдә калдырырга уйлый икән, һәр кибет өчен аерым рөхсәт кәгазе алырга тиеш була. Бер кибеткә 500 сумлык кына пилмән калдырсаң, 200 сумлык рөхсәт кәгазе кирәк булачак. Татарстаннан читкә сөт сатарга теләгән фермер да һәр көн район үзәгенә барып рөхсәт кәгазе алырга тиеш була. Бер амбардан бер сорттагы ашлык ике машина әрҗәсенә төялгән икән, аның һәр икесе өчен дә биш төрле рөхсәт язулары компекты кирәк. Бер машинага гына күбрәк төясә, артык йөк өчен юл хезмәте штраф түләргә мәҗбүр итәчәк. Икмәк, сөт бәяләрен артык арттырырга ярамаганлыгын исәпләсәк, фермерларның хәлен күз алдына китерү авыр түгел. Бер яманның бер яхшысы була диләрме әле? Бер карасаң, контроль күзәтчелек органнарын бик яратып та бетермибез кебек, шул ук вакытта һәр нәрсәне үз агымына салсаң, афәте дә ерак йөрми.

Артык кыссаң, үлеп китә, иркенгә куйсаң, очып китә. Министр әйткәнчә, аңлашып, алтын урталыкны табып аңлап эшләү кирәк.

Фото: agro.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading