16+

Май бәйрәмнәрендә кая барырга?

1 майда республикада туристлык сезоны ачыла. Май бәйрәмнәренә килергә теләүчеләр дә шактый ди. Кунакханәләр 100 процентка диярлек тулган, дип сөйләде журналистларга Татарстанның Туристлык комитеты рәисе Сергей Иванов матбугат очрашуында. 9 май бәйрәмнәренә бу саннар 80-85 процентны тәшкил итә.

Май бәйрәмнәрендә кая барырга?

1 майда республикада туристлык сезоны ачыла. Май бәйрәмнәренә килергә теләүчеләр дә шактый ди. Кунакханәләр 100 процентка диярлек тулган, дип сөйләде журналистларга Татарстанның Туристлык комитеты рәисе Сергей Иванов матбугат очрашуында. 9 май бәйрәмнәренә бу саннар 80-85 процентны тәшкил итә.

Быелгы сезонның яңалыгы – Санкт-Петербургтан Казанга ике яклы чартер программасы оештырыла. Программа туризмны үстерү илкүләм проекты нигезендә Ростуризм һәм республиканың Туристлык комитеты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Санкт-Петербургтан Казанга килүче туристлар өчен программа бәясе 18 235 сумнан башлана, дип билгеләп үтте спикер. Программа җәй буе дәвам итәр дип көтелә. 

Чартер белән бергә Россия буйлап сәяхәт итү форматы да үзгәргән. Туристларга трансфер, яшәү, кызыклы программа тәкъдим ителә. Берни өчен дә борчылырга кирәкми. Туроператор барысын да үзе хәл итә. Программа кысаларында туристлар Казан кремле, Зөя утрау-шәһәрчеге, Раифа монастыре, Болгар, Алабуга, Чистай белән таныша ала. 

Мондый ук ике яклы чартер программасы Мәскәү – Казан – Мәскәү юнәлешендә дә дәвам итәчәк. Әлеге программа узган елның көзендә эшли башлап, быелның гыйнвар аена кадәр гамәлдә булган. Чартер программасының ике этабыннан 1810 кеше файдаланган. 
Теләге булганнар су юлы буйлап та сәяхәт итә ала. Казан – Алабуга – Чистай – Болгар – Казан маршруты республика районнарын колачласа, Казан – Самара – Тәтеш – Казан маршрутында Самара шәһәре белән дә таныша аласыз.   
Идел буе төбәкләре буйлап поездларда да хәрәкәт итәргә була. “Идел буенда күңелле яллар” программасы кысаларында күрше төбәкләр һәм шәһәрләргә сәяхәт кылырга мөмкин. Программа үз эченә Самара, Түбән Новгород, Киров, Ижевск шәһәрләрен ала. Программа елдан-ел яңа маршрутлар белән байый, дип ассызыклады Сергей Иванов. 

Быелгы сезонда да “Ял көннәрендә 1001 рәхәтлек” программасы эшләячәк. Татарстанның Спас, Саба, Балык Бистәсе, Чистай, Мамадыш, Арча, Кама Тамагы, Алабуга, Алексеевск һәм Кукмара районнары туристларны кабул итәргә әзер. Програмам бәясе – бер кешегә 2700 сум. Моңа бер төн кунакханәдә куну, ике тапкыр төшке аш, бер иртәнге аш һәм ике экскурсия кергән. Районнарга атнаның теләсә кайсы көнендә барырга була. 
Җәйге сезон вакыйга туризмы чараларына да бай булырга охшаган.
2-5 июнь көннәрендә Болгарда Бөтенроссия автотуризм фестивале – Vanlife-Сабантуй узачак. 14 июльдә Алабуга шәһәрендә ачык һавада «Алабугада җәйге кичләр» музыка фестивале ачыла. Проектның художество җитәкчесе – Россиянең атказанган артисты Борис Березовский. 5-7 августта шул ук шәһәрдә Бөтенроссия Спас ярминкәсе оештырыла. 

Августта “Бөек Болгар” урта гасыр сугышчылары фестивале үтәргә тиеш. 
Күпләр җәйне табигатьтә уздырырга ярата. “Татарстан шәһәрләре үсеше институты” фондының “Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү дирекциясе” җитәкчесе Саргина сүзләренчә, алар өчен шәһәр читендә 4500 урынлык 287 объект эшләячәк. Быел тагын утыз объект өстәлер дип фаразлана. 
– Узган елны аларда 20 мең кеше ял иткән. Быел бу сан 75 меңне тәшкил итәр дип уйлыйбыз. Ял итүчеләрнең күбесе үзебезнең республика кешеләре, – диде спикер.

Фото: https://kzn.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading