Казанның Авиатөзелеш районында яшәүче Ангелина Федотова 407нче балалар бакчасында барган ремонт эшләре буенча борчылып килгән. Баласы әле күптән түгел генә бу бакчага күченгән. Хәзер, ремонт сәбәпле, тагын яңа садикка күченергә кушалар икән.
- Бала яңа мохиткә ияләнеп, әле генә елавыннан туктады, хәзер тагын башка җиргә күчерәләр. Бу яшьтә балаларның психикасы бик сизгер бит. Яңа иптәшләренә дә ияләнәселәре бар, - дип зарланды әни кеше.
Министр бу бакчадагы балаларны, ике зур төркемгә аерып, вакытлыча башка балалар бакчасына урнаштырачакларын әйтте. Бу очракта балалар дус-ишләреннән дә аерылмаячаклар.
- Әлбәттә, бүген монда яңгыраган сораулар район дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш, ләкин без бер эш башкарабыз. Шуңа да бу синеке, монысы минеке дип карамыйбыз, - диде министр соңыннан мөрәҗәгатьләр турында. - Район хакимияте башлыклары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Бүген Татарстан күп кенә өлкәләрдә лидер. Әгәр дә без кадрлар әзерләүне хәзерге этапта башламасак, мәгариф системасын үзгәртмәсәк, тормышка җавап бирерлек балалар әзерләмәсәк, бу кайчанда булса безнең республиканы артка өстерәячәк.
Энгель Фәттахов сүзләренчә, иң күп мөрәҗәгатьләр бакчаларда балаларга урын җитмәү белән бәйле икән. Мәктәпкәчә балаларга белем бирүне яхшырту өчен, 2015 елда, сынау проект буларак, Казан, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Алексеевск һәм Югары Ослан районнарында ун балалар бакчасына ремонт ясалачак. Ә 2016 елда инде балалар бакчаларына капиталь ремонт ясау программасы эшли башларга тиеш.
Комментарийлар