16+

Җәмәгать оешмаларына грантлар алу мөмкинлеге бар

Татарстан Хөкүмәте грантларына коммерциячел булмаган иҗтимагый оешмалар арасында конкурс игълан ителде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 21 октябрьдә узган матбугат конференциясендә әйтелде бу турыда.

Җәмәгать оешмаларына грантлар алу мөмкинлеге бар

Татарстан Хөкүмәте грантларына коммерциячел булмаган иҗтимагый оешмалар арасында конкурс игълан ителде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 21 октябрьдә узган матбугат конференциясендә әйтелде бу турыда.

— Ел башында конкурс мәсьәләсе әле ачыкланып бетмәгән иде. Татарстан Президенты конкурсны үткәрергә кирәк, дигән карарга килде. Республикада 6 меңгә якын җәмәгать оешмасы бар, шулардан 1 меңе Россия реестырында теркәлгән. Җәмәгать оешмалары социаль эчтәлектәге эшләр башкарып, дәүләткә ярдәм күрсәтә. Татарстан Президенты җәмәгать активистлары эшчәнлегенә зур әһәмият бирә, - диде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Республикада 10 ел дәвамында алып барылган конкурска 1 698 социаль юнәлешле проект тәкъдим ителгән, шулардан 644 проект җиңгән, җиңүчеләргә инде 108 миллион сум грант бирелгән. 
— Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләре, Лаеш һәм Түбән Кама муниципаль районнары җәмәгать оешмалары бик активлар. Теләче, Мөслим, Югары Ослан районнарының да җәмәгать оешмалары конкурста катнашсыннар иде,- диде республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. 

Проектлар темалары: гаиләне һәм аналарны яклау, сәламәтлекне саклау, ватанпәрварлек тәрбияләү, мәдәният һәм сәнгать, физкультура һәм спорт, экология, ришвәтчелеккә каршы көрәш. Быел ТАССРга-100 ел һәм Җиңүгә-75 ел темасы да кертелгән.

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтының “Конкурсы и акции” бүлегендә конкурс турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин. Конкурска документларны 23 октябрьгә кадәр Хезмәт министрлыгына (Казан, Волгоград урамы,47) 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading