16+

Миңгол Галиев белән Тәбрис Яруллин өчен Россия көне нинди мәгънәгә ия?

Ә сезнең өчен Россия көне нинди мәгънәгә ия? Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумының бюро рәисе: - Минем өчен Россия көне федератив дәүләт барлыкка килү, Татарстанның федераль үзәк белән тигез хокуклы килешү төзү, 25 ел элек беренче тапкыр Татарстан Президентын сайлау белән күзаллана. Сәяси вакыйгаларга бәйле рәвештә, бу датага карата...

Ә сезнең өчен Россия көне нинди мәгънәгә ия?

Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумының бюро рәисе:
- Минем өчен Россия көне федератив дәүләт барлыкка килү, Татарстанның федераль үзәк белән тигез хокуклы килешү төзү, 25 ел элек беренче тапкыр Татарстан Президентын сайлау белән күзаллана. Сәяси вакыйгаларга бәйле рәвештә, бу датага карата төрле фикерләр ишетергә була, СССР сак­ланмады, Татарстан Союздаш руспублика дәрәҗәсенә күтәрелә алмады һәм башкалар. Әмма 25 ел элек кабул ителгән декларация­гә Татарстанда яшәүче буларак карасак, әлеге документта туган телне куллану хокукы һәр кешене лаек­лы тормыш белән тәэмин итү белән беррәттән бара. Шулай ук халыкларның милли-мәдәни һәм дәүләтчелек формалары аша үзбилгеләнүләре декларациянең югары максатлары дип билгеләнгән.

Миңгол Галиев, Татарстанның халык артисты:
- Россия - элек-электән бөтен милләтләр дуслыгы белән дан тоткан дәүләт. Россиянең көче башка вак милләтләрне ихтирам итүдән башлана. Һәр милләт үз телендә иркен аралашканда гына, рус теле дә сакланачак, башка милләтләрне ихтирам иткән халык кына чын интернационалист була ала. Татарстан милли дуслыкны саклап калу өлкәсендә аеруча зур эш башкара. Без Халыклар дуслыгы йорты булу белән дә бәхетле. Бүген республикабызда 173 милләт вәкиле үзара дус-тату яши икән, бу бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора. Россия көнендә бу милли дуслыкның кадере тагын да артсын иде.

Алия Сабирова, балалар бакчасында тәрбияче:
- Россиядә күпмилләтле, талантлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвәр халык яши. Күпләр өчен Россия - милли мәдәниятләр гармониясе, тарихи традицияләр сакланган уртак йорт. Балалар бакчасында узган чараларда да бу хакта сөйлибез. Балалар кечкенәдән тарихи даталарны белеп, илебез белән горурланып үссеннәр иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading