16+

Мине борчый

... паспортта - бармак эзләре? 2013 елдан башлап паспорт ясатканда анда бармак эзләрен дә төшерә башлыйлар, диләр. Бу нигә кирәк икән? Алия Таишева, Казан Беренчедән, бу төрле эшләр белән Россиядән чит илгә баручыларның документлары Евросоюз стандартларына туры килсен өчен эшләнә. Шулай ук виза белән бәйле мәшәкатьләр дә җиңеләйсен өчен кирәк....

Мине борчый

... паспортта - бармак эзләре? 2013 елдан башлап паспорт ясатканда анда бармак эзләрен дә төшерә башлыйлар, диләр. Бу нигә кирәк икән? Алия Таишева, Казан Беренчедән, бу төрле эшләр белән Россиядән чит илгә баручыларның документлары Евросоюз стандартларына туры килсен өчен эшләнә. Шулай ук виза белән бәйле мәшәкатьләр дә җиңеләйсен өчен кирәк....

... паспортта - бармак эзләре?
2013 елдан башлап паспорт ясатканда анда бармак эзләрен дә төшерә башлыйлар, диләр. Бу нигә кирәк икән?
Алия Таишева, Казан

Беренчедән, бу төрле эшләр белән Россиядән чит илгә баручыларның документлары Евросоюз стандартларына туры килсен өчен эшләнә. Шулай ук виза белән бәйле мәшәкатьләр дә җиңеләйсен өчен кирәк. Чит ил паспортларына моңа кадәр булган гадәти мәгълүматларга бармак эзләрен дә өстәү «киләчәк буын документлары»н әзерләүгә бер адым. Мондый төр паспорт ясатуның бәясе исә нәкъ элеккечә калачак, дип ышандыралар.

... ятларныкы булса булыр
Төркия хирурглары беренче тапкыр пациентка үлгән кешенең аяк-кулларын күчереп утыртканнар, диләр.
Яна Юнусова, Чаллы

Соңрак табибларга бер аякны кисеп алырга туры килгән, ул тәнгә берегеп китә алмаган. «Кешенең өзелгән үз аяк-кулларын гәүдәгә кире тегеп кую очраклары күптәннән билгеле инде. Ә менә үлгән кешенекеннән файдалану сирәк әле, - ди Приоров исемендәге ЦИТО директоры урынбасары профессор Виктор Троценко. - Франциядә моннан берничә ел элек бер хатынга үлгән кешенең кулын күчереп утыртканнар иде. Катлауланулар булмады, кул да «яшәп китте». Әмма хатынның психикасы моны күтәрә алмады. Ул табиблардан кулны кисеп ташлауларын үтенгән.

... Чечняда ни хәлләр бар?
Чечняда барган сугышлар андагы шәһәрләрне җимереп бетергән иде диярлек. Аннан соң инде шактый сулар акты, вакыт узды. Анда хәзер хәлләр ничек икән?
Бакый Абдуллин, Казан

Бу сорауга җавап итеп, без күптән түгел генә Чечняда булып кайткан танылган язучы Айдар Хәлимнең сүзләрен китерәбез.
- Грозный шәһәре төзек, матур. Истәлек өчен булса да, бер җимерек тә калмаган анда. Монда 2-3 чакрымга сузылган Путин исемендәге урамда да йөрдем. Ул мәрмәрдән, алтын-көмештән тора. Яңа мәчеткә дә кердем. Биредә йөргәндә чит тел ишетмәдем мин. Анда - чечен теле. Яулыксыз хатын-кыз, исерек ирләр күрмәссең. Туйда хәмер кую да юк. Алар иман белән яши торган заман дәүләтенә әверелгән.


... кайда яшәр бу бала?
Танышым тагын ике елдан балалар йортыннан чыгарылачак. Беркеме дә булмаган ул бала кая барыр, кайда яшәр икән?
Тәслимә Әхмәтшина, Казан

2013 елның 1 гыйнварында әти-әни каравыннан мәхрүм калган һәм ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен махсуслаштырылган торак фонды төзү турында закон көченә керәчәк. Хөкүмәт законы нигезендә 18 яше тулган ятим балаларга кичектергесез килешү нигезендә шушы фондтан 5 елга наём белән торак алу хокукы бирелә. Фатир дәүләтнеке булып саналачак. Анда яшәп тору вакыты, әгәр дә яшь кешенең эшкә урнашу, закон белән бәйле кыенлыклары булса, тагын 5 елга озайтылырга да мөмкин. Тиешле вакыт узганнан соң, торак махсус фондтан торак фондына күчә, ә кеше белән наём килешүе кабат төзелә. Әгәр дә ятим балага, укыган урынында тулай торакта торуы, армиядә хезмәт итүе яки вакытлыча төзәтү урыннарында булуы сәбәпле, торак кирәкми икән, аңа фатир язма гариза нигезендә соңыннан да бирелергә мөмкин.

... ничә гомер утырыр?
Уннарча кешенең үлеменә сәбәпче булган «Costa Concordia» теплоходы капитанын 2697 елга хөкем итәргә телиләр. Кеше гомереннән дә озаграк вакытка хөкем итү нигә кирәк?
Ю.Агапкин, Казан

Мондый срок түбәндәгеләрдән җыела: 15 ел - саксызлык аркасында кеше гомере өзелүгә сәбәпче булу өчен, 10 ел - судноны батырган өчен һәм һәр һәлак булучы яки язмыш иркенә ташланган кеше өчен - 8әр ел. Халыкара адвокатлар берлеге белдергәнчә, күп кенә илләрнең, шул исәптән АКШның да җинаять законнары хөкем ителүнең максималь вакытын билгеләми. Аерым авыр җинаятьләр өчен хәтта берничә гомерлек җәза да алырга мөмкин. 70 нче елларда 33 кешене үтергән адәм актыгына 21 гомерлек җәза бирелгән иде, бу 12 үлем җәзасы дигән сүз. Гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән кеше, 20-25 елдан соң уннарча елларны кисеп ташлаучы амнистиягә эләгеп, шартлы рәвештә иреккә чыгарылырга да мөмкин. Ә 150 елга хөкем ителгән кеше амнистия буенча чыга алмый.


... синнән сорап тормаслар
Ирем белән аерылыштык. Туйга чаклы төзелгән килешү нигезендә, без яшәгән фатир минем милек булып санала. Әмма ирем анда теркәлгән килеш тора. Ул яңа хатыннан туган баласын минем ризалыктан башка бу фатирга терки аламы?
Лилия Солтанова, Мамадыш

РФ Гражданнар кодексының 20 нче маддәсенең 2 нче пункты нигезендә, 14 яше тулмаган балаларның яшәү урыны булып аларның әти-әниләре яшәгән урын санала. Балаларны аларның әти-әниләре торган яки яшәгән урынга теркәү өчен, бу фатирларда яшәүче башка кешеләрнең ризалыклары кирәк түгел. Шул исәптән милекченеке дә.

... галушны тузганактанмы?
Дөньяда сокларыннан каучук алына торган агачларның күләме бик нык кимегән дигән сүзләр йөри. Хәзер галимнәр резинаны тузганактан эшләргә җыеналар, имеш. Россиядә үсүче тузганакларда андый матдәләрнең иң күп запасы тупланган, ди. Бу фантастикамы, әллә чынбарлыкмы?
А.Листов, Минзәлә

Биология фәннәре докторы Андрей Журавлев сүзләренә караганда, бу чынлыкка туры килә. Экспертлар бәяләмәсе буенча, ел саен дөнья күләмендә 3тән алып 6 миллиардка кадәр агач киселә. Бу Мәскәү өлкәсеннән 3 тапкыр зурлыктагы биләмәне тәшкил иткән урман дигән сүз. Шулай булгач, каучуклы агачларның кимүе табигый хәл. Ә тузганакларның аларны алыштыру сәләте әллә кайчаннан билгеле булса да, әлегә кадәр кирәкләре булмады. Үз вакытында СССРда тузганакның Урта Азиядә үсә торган бер төрен - кок-сагызны шушы максатларда махсус та үстереп караганнар иде. Әмма синтетик резина арзангарак чыккач, аны башка үстермәделәр. Ә хәзер, геннар инженериясе ярдәмендә, аңа тагын берничә файдалы сыйфат өстәргә була.

... өзмәсләрме акчадан?
Миңа 22 яшь, быел югары уку йортын тәмамлыйм. Әтиебез үлеп китү сәбәпле, пенсия алам. Аспирантурага калырга уйлыйм. Пенсия миңа алга таба да түләнәчәкме?
Айрат Сәлимов, Яшел Үзән

РФ Пенсия фондының ТР бүлекчәсе идарәчесе Марсель Имамов сүзләренә караганда, «Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында»гы Федераль закон нигезендә уку йортларында көндезге бүлектә укучы балаларга туендыручысын югалту пенсиясе алар укып бетергәнче түләнә. Әмма баланың яше 23кә җиткәч, ул туктатыла.

... бүләк итеп котылсаң гына
Кызыма сатып алган дәреслек безгә кирәкле дәрәҗәдә булып чыкмады. Кибеттә, китапны кире алып, акчаны кайтарудан баш тарттылар. Яңа килгән партия кыйммәтрәк булу сәбәпле, алыштырмыйлар да. Өстәп түләргә дә рөхсәт итмәделәр.
Илдар Нәҗмиев, Казан

Тиешле дәрәҗәдә түгел дип китапны кире кайтарырга сезнең хакыгыз юк. Китап сатып алынган очракта кире кайтарылмый торган махсус товарлар исемлегенә керә.

... пенсия дә күчеп кайта
Пенсия яшендәге әнием Казахстанда яши. Тиздән ул Казанга күчеп кайтачак. Ул пенсиясен Татарстанда ала башласын өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк?
Мөдәрис Абдуллин, Казан

Элеккеге чит ил гражданнарына пенсия билгеләү мәсьәләсе күпләрне борчый. РФ Пенсия фондының ТР бүлекчәсе белгечләре сүзләренчә, безнең илгә Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Украинадан кайтучы кешеләрнең пенсия белән тәэмин ителеше Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДБ) илләренең пенсия белән тәэмин ителеш өлкәсендә 1992 елның 13 мартында расланган хокуклары гарантиясе турындагы килешү белән регламентлана. Россиягә башка илләрдән килгән кешеләргә хезмәт пенсиясен билгеләгәндә, аларның Россия биләмәсендә даими яшәгәнлекләре факты расланган булырга тиеш. Хезмәт пенсиясен билгеләгәндә пенсияне түләү туктатылганлыгы турындагы билге куелган пенсия эше дә булырга тиеш. Яки инде кешенең элек яшәгән урынындагы пенсия органнарыннан шундый белешмә кирәк. Бу максат өчен чит телдә бирелгән документлар, әгәр дә аларның тәрҗемәсенең дөреслеге нотариус һәм РФ консуллык учреждениеләре тарафыннан расланган булса, тәрҗемә белән кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading