Бакча күршем бик күп итеп мәк үстерә. «Кыш буе мәкле күмәч пешереп чыгам», - ди. Аннан кызыгып мин дә үстермәкче булган идем, наркотик бит ул дип куркыттылар. Бакчада мәк чәчәген үстерү тыеламы?
Гөлчәчәк Һадиева, Казан
РФ Җинаять кодексының 231 нче маддәсендә әйтелгәнчә, составында наркотик һәм психотроп матдәләр булган үсемлекләрне күп...
Бакча күршем бик күп итеп мәк үстерә. «Кыш буе мәкле күмәч пешереп чыгам», - ди. Аннан кызыгып мин дә үстермәкче булган идем, наркотик бит ул дип куркыттылар. Бакчада мәк чәчәген үстерү тыеламы?
Гөлчәчәк Һадиева, Казан
РФ Җинаять кодексының 231 нче маддәсендә әйтелгәнчә, составында наркотик һәм психотроп матдәләр булган үсемлекләрне күп итеп (10 данә һәм аннан артыграк) законсыз үстергән өчен 300 мең сумга кадәр штраф яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзалары каралган. Әгәр наркотик матдәләр булган үсемлекләр оешкан төркем тарафыннан бик күп күләмдә үстерелгән булса (200 данә һәм аннан да артык), 8 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
...бала булгач, алимент тиеш
II группа инвалид улым хатыны белән аерылышты. Хатыны исә аны алиментка бирде. Кызларына 5 яшь. Улым эшләми, инвалидлык пенсиясе генә ала. Ул алимент түләргә тиешме?
Сара Рәхмәтуллина, Казан
РФ Гаилә кодексының 80 нче маддәсендә әйтелгәнчә, ата-ана балигълык яшенә җитмәгән баласын матди яктан тулысынча тәэмин итәргә тиеш. РФ Хөкүмәтенең 1996 елның 18 июлендә кабул ителгән 841 нче карары нигезендә, барлык төр хезмәтләр өчен түләнгән акчалардан тыш, алиментлар барлык төр пенсияләрдән һәм аерым төр пенсионерларга пенсияләренә өстәп түләнә торган акчалардан да алына (туендыручысын югалту буенча түләнә торган пенсиядән тыш). Шулай булгач, улыгызга алиментны пенсия акчасыннан түләргә туры киләчәк.
...мөнәсәбәт акчадан кыйммәт
Гаилә дусларыбыз балаларына өй эшләрендә булышкан өчен акча бирәләр. Моны күреп бик гаҗәпләндем. Болай эшләргә ярыймы икән?
Роза Нәгыймова, Буа
Педагог-арттерапевт фикеренчә, болай эшләгәндә ата-ана үзе дә сизмәстән баланы гаиләдә ят кеше дип белдерә. Мондый алым, беренче чиратта, баланы рәнҗетә торган гамәл. Бу әзерләп ашаткан кичке аш өчен ирегездән акча таләп итү кебек килеп чыга. Гадәттә, балалар җиңел генә эшләп алган акчага сөенсәләр дә, моның дөрес үк нәрсә түгеллеген тоялар. Кайбер балаларда бу невроз китереп чыгарырга да мөмкин. Андый балаларның бераздан эшләгән һәр эшләре саен ата-аналарыннан үзләре үк акча таләп итә башлауларын комсызлык дип карарга кирәкми, бу аларның акчага корылмаган кешечә мөнәсәбәтләр эзләүләре. Башкарган кечкенә генә эше саен акча алып өйрәнгән баладан ихлас мөнәсәбәт таләп итеп кара син... Ата-анага бурычлы булу дигән төшенчә турында гомумән онытырга туры килер.
...ана капиталын ата ала
Көчле авырудан соң хатыным үлеп китте. Хәзер балаларны үзем генә тәрбиялим. Бу очракта ана капиталы алу хокукы кемгә күчә икән?
Ринат Бариев, Казан
РФ Пенсия фондының Казан шәһәре Яңа Савин районы идарәсе белгечләре белдергәнчә, 2006 елның 29 декабрендә кабул ителгән «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы 256 нчы федераль законның 3 нче маддәсе нигезендә, өстәмә ярдәм чараларын, шул исәптән ана капиталын алуга хокук та бу очракта ата кешегә (уллыкка алучыга) күчә.
...кредитны барыбер түлисе
Бер елга исәпләп, кредитка кыйммәтле әйбер сатып алган идем. 10 ай түләгәч, сатып алган әйбердә зур җитешсезлек таптым. Хәзер аны кире кайтарырга җыенам. Кредитка алынган товарны кире кайтару тәртибе ничек икән? Товар сыйфатсыз булып кире кайтарылса да мин аның кредитын түләп бетерергә тиешме?
Ләйсән Рәшитова, Казан
Кредитка әйбер алганда кеше кагыйдә буларак ике килешү төзи. Берсе - кибет белән сату-алу килешүе, икенчесе - банк белән кредит килешүе. Кредитка алынган сыйфатсыз товарны кире кайтару кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законның 4 нче һәм 18 нче маддәләре нигезендә гамәлгә ашырыла. Күп нәрсә товарның нинди төргә каравына да бәйле. Техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә кергән товарны кире кайтару гамәлдәге нормалар нигезендә бик кыен, хәтта мөмкин дә түгел. Ә кредитны товар кибеткә кире кайтарылган очракта да түләргә туры киләчәк. Бу очракта бары тик кибет белән төзелгән сату-алу килешүе генә өзелгән санала. Ә кредит килешүен өзү шартлары кредит килешүендә язылган булырга тиеш һәм алар кибет белән төзелгән сату-алу килешүен өзү мөмкинлеген исәпкә алмый. Сатып алучы башбаштаклык күрсәтеп кредитны түләми башлый икән, банк законлы нигездә сатып алучыны җавапка тартырга, штраф түләттерергә дә хаклы. Шуңа да кредитны каплап бетерүегез хәерле. Сез бу очракта кредитлаштыру шартлары белән билгеләнгән процентларны кире кайтаруларын таләп итә аласыз. Процентларны сезгә, тиешле сумманы түләп бетерүегез турында банктан алынган белешмә нигезендә, сәүдә оешмасы түләргә тиеш. Ул «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы РФ законының 13 нче маддәсе белән билгеләнә.
...тынычлансаң, тешләмәс
Шашлыкка баргач, черки талап бетерде. Ни гаҗәп, миңа гына ябырылалар черкиләр. «Нервларыңны тәртипкә китерергә кирәк, черки нервланган кешене генә тешли», - дип көлделәр үземнән. Бу дөреслеккә туры киләме икән?
Рамил Сафин, Арча
Биология фәннәре докторы Сергей Черныш сүзләренә караганда, стресс кичерүче кешенең интенсив рәвештә тирләве билгеле. Ә черкиләр беренче чиратта тир исенә киләләр. Алар шулай ук башкалардан «җылырак» булган кешеләрне яраталар. Нервланган кешенең тән температурасы бераз күтәрелә, шул сәбәпле ул тыныч кына утыручылардан җылырак тоела һәм черкиләр корбанына әйләнә.
... яллар җитәрлек булачак
Май аена ял көннәре өстәгән булып, ялларны әвеш-тәвеш китереп бетерделәр инде. 2014 елда без кайсы көннәрдә ял итәчәкбез икән?
Илгиз Шәймурзин, Казан
РИА «Новости» хәбәр итүенчә, Россия халкын 2014 елда 8 көнлек Яңа ел бәйрәме яллары көтә. Ә ел дәвамында халык өч тапкыр - май, июнь һәм ноябрь айларында 4әр көн ял итеп кинәнәчәк. Кыш көне 1 гыйнвардан 8енә чаклы ял булачак. Яз һәм хезмәт бәйрәме ялы 1-4 май көннәренә билгеләнгән. 12-15 июнь яллары - Россия көненә, 1-4 ноябрь яллары Халыклар бердәмлеге көненә багышлана.
Ник шулай дигән сорау туган очракта, аңлатып узарга кирәк: эш көне булмаган ял көннәре 4 һәм 5 гыйнвар (шимбә һәм якшәмбе) яллары 2 май һәм 13 июньгә күчерелә. Шулай ук 23 февраль дә якшәмбе көнгә туры килә, аның ялы исә 3 ноябрьгә күчерелә.
Март аенда Россия халкы өч көн рәттән - 8 еннән 10ысына кадәр (шимбә, якшәмбе, дүшәмбе) ял итәчәкләр. Җиңү бәйрәме яллары 9ы, 10 ысы, 11е
(җомга, шимбә, якшәмбе) булачак.
...тәмәкене ташладык
1 июньнән тәмәкегә каршы закон гамәлгә керде. Аның үтәлешен кем тикшереп торачак икән?
Дания Зарипова, Казан
ЭЭМның ТР буенча матбугат үзәгендә белдерүләренчә, аларның ведомстволарына әлегә бернинди дә бурычлар йөкләтелмәгән. Закон бозучыларны, бөтен дөньядагы кебек үк, полиция эләктерергә тиеш булачактыр. Әмма полиция хезмәткәрләре тәртип бозуларны ачыклау һәм гаеплеләргә җәза бирү системасын бик авырлык белән күзаллыйлар дип белдерә «АиФ-Регион» газетасы. «Һәр тукталышка полиция хезмәткәре бастырып куеп булмаячак. Хәтта кемнеңдер чакыруы буенча патруль килгән очракта да тәмәкеченең биредә тәмәке тартканлыгын һәм штраф түләргә тиеш икәнлеген раслау мөмкин түгел. Подъездлар белән дә шул ук хәл», - ди матбугат үзәге хезмәткәре.
Шулай булуга карамастан, 2013 елның 1 июненнән инде закон бозучыларга штраф салырга мөмкин. Закон бозып, җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен гадәти гражданнар 1000-1500 сум, балигъ булмаган балаларга тәмәке сатучылар - 8-10 мең сум, юридик затлар - продукциясен конфискацияләп, 80-90 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар