Владимир Путин ил халкы ачтан үлмәсен өчен, халыкны очсыз һәм сыйфатлы товарлар белән тәэмин итәргә йөкләмә биргән иде. Шул бурычларны истә тотып, ил Хөкүмәте Россия калаларында күпләп сата торган базарлар системасын булдырырга карар кылган.
Скопировать ссылку
Владимир Путин ил халкы ачтан үлмәсен өчен, халыкны очсыз һәм сыйфатлы товарлар белән тәэмин итәргә йөкләмә биргән иде. Шул бурычларны истә тотып, ил Хөкүмәте Россия калаларында күпләп сата торган базарлар системасын булдырырга карар кылган.
Беренчедән, бу авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә сату мәйданы булса, икенче яктан халыкка файда. Күпләп сату белән бергә, мондый базарларда ваклап сату да булачак.
Татарстан Путин фәрманын көтеп тормады, инде ничә ел рәттән язын һәм көзен зур калаларда һәр шимбә ярминкәләр оештыра. Ул ярминкәләргә килүнең кыенлыкларын авыл халкы үзе генә белә, әлбәттә. Иртә торып юлга чыгу турында сүз бармый монда. Эшмәкәрләрнең ярминәгә җыенуның үз “серләре” бар. Аларны туплап, җыеп килергә тиешле районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләренең дә башына төшкән тимер тарак инде ул. Үстергән ризыгыңны арзанга сату да күңелне күтәрми. Әмма ризык базыңда череп ятса да берни эшләтә алмыйсың. Шуңа да авыл халкы авырсынып булса да калага сатарга килә. Башка чара юк. Авыл гомер буе шәһәрне ашаткан дигән сүз юктан гына чыкмаган бит инде...
Ул күпләп сату базарларында да ярминкә принцибы эшләмәсен иде инде. Ни дисәң дә, авыл халкының да хезмәтен аз булса да хөрмәт итәргә кирәк. Кайберәүләр сатучы янына килә дә: “Ай кыйммәткә сатасыз”, – ди. Үзе үстерсә, ике тапкыр артыгракка сатар иде әле ул алучы.
Комментарийлар