16+

Мөселман эшмәкәрләре беренче мәртәбә Әлкидәге Сабантуйга җыелды

Халыкны берләштерә торган, шул ук вакытта махсус миссиясе дә булган бәйрәм Әлки районында да үтте. Ул Россия мөселманнарының бизнес Сабантуе дип атала. Әлеге чара Татарстанда әле беренче мәртәбә генә уздырыла.

Мөселман эшмәкәрләре беренче мәртәбә Әлкидәге Сабантуйга җыелды

Халыкны берләштерә торган, шул ук вакытта махсус миссиясе дә булган бәйрәм Әлки районында да үтте. Ул Россия мөселманнарының бизнес Сабантуе дип атала. Әлеге чара Татарстанда әле беренче мәртәбә генә уздырыла.

Иң элек бөтен Россиядән килгән ислам бизнесы вәкилләре Базарлы Матакта район мәдәният йортында җыелды. Аларны Әлки районы башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул кунакларга муниципалитетның инвестицион потенциалын тәкьдим итте һәм аларны җирлектә эш башларга чакырды.
Әлеге сүзләргә Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциясе президенты Айдар Шәһимәрдәнов та кушылды. Аның сүзләренчә, район хакимияте бизнесны җәелдерү буенча зур эш алып бара, шуңа күрә дә монда нинди булса җитештерү предприятиесе ачу мөмкинлеге зур. Шулай ук ассоциация җитәкчесе эшмәкәрләрне активрак булырга чакырды.

– XX гасыр башлары чорына күз салсак, татар милләтенең әйдәп баручысы булып мөселман эшмәкәрләре торганын күрәбез. Нәкъ менә алар мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдрәсәләр, татарча гәҗитләр һәм төрле фабрикалар ача, күп тармакларны алга сөрә. Шуны онытмыйк: ислам бизнесы вәкилләре татар милләтенең язмышына зур йогынты ясый. Шуңа күрә дә безгә күмәк булып, халыкка һәм җәмгыятькә мөмкин кадәр файдалы булырга кирәк, – диде Шәһимәрдәнов.
Алар моны шунда ук исбатлады да. Әлки районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев Базарлы Матакта төзеләчәк мәчетнең проектын тәкъдим итте. Бөтен Россиядән җыелган мөселман эшмәкәрләре әлеге зур эшкә үзләреннән ярдәм күрсәтергә теләк белдерде һәм шул ук минутта ярты миллион сум акча җыеп тапшырдылар. Менә бу көч, ичмасам!

Ислам бизнесы вәкилләренә Әлки районы буйлап экскурсия дә оештырганнар. Алар берничә предприятиедә булды, шулай ук Татарстанда бердәнбер булган космонавтикага багышланган Лысенков исемен йөрткән музей белән танышты. Аның фондларында меңләгән экспонат бар, шул исәптән ачык космоста булганнарын да күрергә мөмкин иде.

Шуннан соң эшмәкәрләр Сабантуй мәйданына юл тотты. Монда алар чын татар халкы бәйрәмендә катнашты. Милли уеннардан тыш һәрберсе көчен бизнес-уеннар белән стратегияләрдә сыный алды. Кемдер аркан тартыша, кемдер капчык белән сугыша, ә кемдер “Нәрсә? Кайда? Кайчан” дигән бик кызыклы чарада үзенең эшмәкәрлек сәләтен тикшерде. Катнашучыларның балалары өчен махсус программа оештырылган булган. Алар табигатькә походка чыгып китеп, шунда үзләрен сынады. Мәйдан янында атта йөрү мөмкинлеге дә бар иде.

Өлкәннәр әле тагын волейбол, бадминтон, футбол уйнады, капчык киеп тә йөгерде, таяк тартышты. Ә милли көрәшсез нинди Сабантуй була инде ул? Мәйдан батыры булып Әлки эшмәкәре Рәмзис Сәләхов танылды.

Бизнес вәкилләренең икенче көнгә дә көчләре калган икән әле. Алар иртәге дүрттә торып, мәйдан янындагы күлгә балыкка килделәр. Нигә дисәң, монысы да конкурс булып чыкты. Иң күп эләктергән кешегә тагын бүләк бирделәр.

Әлки районындагы бизнес Сабантуенда мөселман эшмәкәрләре күпмиллионлы предприятиеләр белән җитәкчелек итү генә түгел, рәхәтләнеп ял итә дә, чынлап торып көрәшә дә алуларын күрсәтте. Әле өстәвенә үзләренә партнерлар табып, районда бизнесларын җәелдерү турында уйланучылар да табылды. Димәк, Сабантуйның берләштерү көче бар дип авыз тутырып әйтергә була инде.

Рәсим Хаҗиев.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading