Кышкы Олимпия уеннары ачылу көне якынлашкан саен, Көнбатыш тарафыннан янау-кисәтүләр көчәя бара. Бойкот кампаниясе узган ел АКШ Дәүләт департаменты белдерүеннән соң башланып киткән иде.
Скопировать ссылку
Кышкы Олимпия уеннары ачылу көне якынлашкан саен, Көнбатыш тарафыннан янау-кисәтүләр көчәя бара. Бойкот кампаниясе узган ел АКШ Дәүләт департаменты белдерүеннән соң башланып киткән иде.
АКШ әлеге бойкотны Кытайда кеше хокуклары сакланмау, шунда гомер кичерүче уйгур халкына карата геноцид сәясәте нәтиҗәсе дип аңлата. Моңардан тыш, дөнья җәмәгатьчелеге Кытайны шундый ук сәясәтне Гонконг белән Тайваньга карата да алып бара дип гаепли. АКШка иярүчеләр дә тиз табылды: Англия, Франция, Канада, Яңа Зеландия, Нидерланд, Бельгия, Чехия, Литва парламентлары бу уңайдан резолюцияләр кабул итте. Быел исә әлеге кампаниягә дини әйдәманнар да кушылды.
Уйгурлар гомер кичергән Көнчыгыш Төркестан (18 гасырга хәтле), хәзер Синьцзян дип аталаган җирләр Кытай тарафыннан 1760 елда басып алына. 19 гасырда Россия империясе составында, тагын 70 елдан кабат Кытайга кушылып, аның иң эре территориаль-административ берәмлегенә әверелә. Сәнәгать, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсендә кабул ителгән күпсанлы программалар исәбенә биредә халык саны арта бара. Дөрес, дини һәм милли киеренкелек юк түгел, ләкин, белгечләр әйтүенчә, алар күп очракта читтәгеләрнең тәэсире нәтиҗәсендә килеп чыга. Бу аларның эчке сәясәте, аларның үз мәшәкате булырга тиеш кебек, әмма АКШ һәм аның иярченнәре моңа бик нык “борчыла” икән. Алар хәтта Олимпия уеннарында да катнашмаска риза. Югыйсә гомер бакый әлеге уеннар барышында Җир йөзендә сугыш-низаглар туктатылып торган. 1894 елда Халыкара Олимпия комитеты тынычлык өчен көрәш максатыннан оеша. 1993 елдан башлап әлеге уеннар алдыннан килешүчәнлек резолюциясе төзелә, ә бу юлы исә 20 дәүләт әлеге резолюциягә кул куймаган.
Нишләп әле АКШны Синьцзян мәшәкате борчый башлады? Кайчаннан бирле алар кеше хокуклары өчен кайгыра? Андый киреренкелек бер Кытайда гына түгел, югыйсә. Уйгурлар Кытайда гомер кичермәсә, аларны ишетүче дә булмас иде. Чөнки бөтен ыгы-зыгының нигезендә байлык ята. Кытайның бүген долларда саклаган запасы кими бара, ә алтын өлеше арта. Җитмешенче елларда аның бер грамм алтыны булмаса, бүген ул 1948,3 тонна алтынга ия. 2007 елдан бирле Кытай иң эре алтын табучы дәүләт булып санала. Алтынлы регионнарының берсе – Синьцзян, ягъни, уйгурлар гомер кичергән җирләр (600 дән артык алтын рудниклары бар). Билгеле, бу хәл АКШның федераль запас системасын тынычлыкта калдыра алмый, чөнки ул доллар сату өчен эре базарны югалтырга мөмкин. Шунлыктан уйгурларның киләчәге өчен бик нык “кайгыралар”. Андый киң күңелле булгач, беррәтән Гыйрак, Ливия, Әфганстан халкы турында да онтмасыннар иде. Нишләптер андыйларны Көнбатышта “оешып бетмәгән дәүләт вәкилләре” дип кенә атыйлар. Аларның бөтен гаебе - Синьцзяндагы кебек берничә йөз алтын рудниклары булмауда.
Комментарийлар