16+

Ни өчен Аллаһы Тәгалә ир баланы ана карынында ук сөннәтле итеп яратмый?

ВКонтактедагы чуар тасмада бер-берсен шактый тиз алыштырып торган постлар арасында дин мәсьәләләренә кагылышлы берәр язма булса, күз төшермичә калмыйм. Ир балаларны сөннәтләү турындагы шушы постны ачып карадым да аптырам калдым: автор Аллаһны Үзен хаталануда, җиренә җиткереп эшләп бетермәүдә гаепли сыман...

Ни өчен Аллаһы Тәгалә ир баланы ана карынында ук сөннәтле итеп яратмый?

ВКонтактедагы чуар тасмада бер-берсен шактый тиз алыштырып торган постлар арасында дин мәсьәләләренә кагылышлы берәр язма булса, күз төшермичә калмыйм. Ир балаларны сөннәтләү турындагы шушы постны ачып карадым да аптырам калдым: автор Аллаһны Үзен хаталануда, җиренә җиткереп эшләп бетермәүдә гаепли сыман...

“Улымны сөннәткә утырттык”, – дигәннәрен ишетсәм, башымда гел бер сорау туа: әгәр Аллаһы Тәгалә кешене камил итеп яраткан икән, нишләп малайның әнә шул төшендә хаталанган соң? Әгәр ул хата булмаган икән, нигә кисәсез сез аны? Гигиена, дип әйтерсез, ләкин аны да ясаганда ук уйлап бетерергә мөмкин иде. Ясаган-ясаган, әгъзасын да камил итеп ясап бетер бит инде... Юк, никтер камил булып бетмәгән, артыннан дөрес итеп ясап бетерергә кирәк булып чыга. Бик сәер”.
(Эльвира)

Ир балаларны сөннәтләү турындагы шушы постны ачып карадым да аптырам калдым: автор Аллаһны Үзен хаталануда, җиренә җиткереп эшләп бетермәүдә гаепли сыман...

Иң әүвәл әйтәсе килгән сүз – бездә, мөселманнарда, Раббыбызның бөеклегендә, кадирлегендә, хикмәтле Яратучы булуында беркайчан да, бернинди дә шик булырга тиеш түгел. Кеше хәтле кешенең ана карынында шундый сурәттә – үзенең беркемгә дә охшамаган үзенчәлекле тышкы кыяфәте, шаккатмалы нерв системасы, баш мие, эчке органнары белән бар ителүе, 4 ай да 10 көндә нәни генә яралгыга җан кертелүе һәм “тере кеше” дигән зат буларак бу дөньяга тууы – үзе бер могҗиза түгелмени? Безне Кеше итеп барлыкка китереп, безгә Үзенең бик күп нигъмәтләрен бүләк иткән Аллаһыга тел-теш тидерү түгел, Аңа гомер буе рәхмәтле булып, бөтен кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшисе дә бит...

Төп мәсьәләгә күчик. “Ни өчен Аллаһы Тәгалә ир баланы ана карынында ук сөннәтле итеп яратмый?” – дигән сорауга беренче җавап шул: мәхлукны бар итүче оста Үзе яхшырак белә ничек эшләргә. Бу – Аның теләге, Аның хикмәтле гамәле. Адәм баласының тәне керләнүе, чәч-тырнагы даими үсеп торуы “кеше” дигән мәхлук кимчелекле яратылган” дигәнне аңлатмый. Бу дөньяга сынау өчен җибәрелгәнбез икән, димәк, азмы-күпме мәшәкать тә кичерергә тиешбез, ягъни үзебезне дә чиста-пөхтә йөртергә, йортларыбызны да Аллаһы Тәгалә бар иткән тузаннан, үзебезнең “яшәеш калдыкларыннын” гел пакьләп, тазартып, арындырып торырга кирәк. Сүз уңаеннан: ислам динендә тәннең, әйләнә-тирәнең генә түгел, җан-калебнең дә чиста, саф булуын кайгыртып яшәү үтә дә мөһим мәсьәлә булып санала.

Димәк ки, җаныбызны камилләштерү, акылыбызны үстерү эше безгә тапшырылган кебек, тәнебезне Аллаһ разый булырлык хәлдә тоту да – кеше өстендәге вазифа. Әйтик, Аллаһка итагать итүче, ягъни Аңа буйсынып яшәүче мөселманнар бәдрәфтә йомыш үтәгәннән соң су белән пакьләнергә, намаз укыр алдыннан тәһарәт алырга, ягъни тәннең билгеле бер өлешләрен юарга, якынлык кылганнан соң госел алырга (тулысынча коенырга), шулай ук вакыт-вакыт мыекларын кыскартырга, касыктагы һәм култык астындагы йоннарны кырырга һәм башка кайбер гамәлләрне үтәргә тиеш (башка диннәрдә һәм бернинди дин тотмаучы атеистларда боларны үтәү юк).

Шул нисбәттән, сөннәтсез туган ир баланы сөннәтләп кую да – Аллаһ Раббыбызга итагать итүнең бер галәмәте ул. Әлеге гамәл, алда санап үтелгәннәре кебек, Аллаһка итагать итүнең бер билгесе булып, кешенең мөселман өммәтенә мөнәсәбәтле булуын күрсәтә. Шулай итеп, сөннәтле булу ул – кешегә үзен мөселман булып хис итәргә мөмкинлек бирүче эчке халәт, бәндәне мәсләкый идентификация мәгънәсендә Аллаһ белән берләштерүче һәм рухи көч биреп торучы уртак бер сер.

Ир баланы сөннәтләүнең практик файдасы хакында, бәлки, әйтеп, сөйләп торасы да юктыр: һәр акыллы кеше бу гамәлнең медицина һәм гигиена мәгънәсендәге өстенлек-фазыйләтләрен аңламыйча-танымыйча калмас. Ана карынында ир баланың җенес әгъзасы каплаулы булуында да файда һәм хикмәт бардыр (димәк, әлеге чорда бала өчен шулай файдалырак). Ә инде малай тугач – һәркем үзе хәл итә: шул килеш калдырыргамы яки Аллаһ Яратучыбызның әмеренә буйсынып, Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм диненнән, Ибраһим пәйгамбәр гәләйһиссәләм милләтеннән булуыңны раслап, баланы сөннәтләргәме... Малай сөннәтләнсә, ул Яратучы каршында Аңа итагать итүче зур өммәтнең “кисәкчәсе” булып, хакыйкый мөселман һәм чын ир-ат үтәргә тиешле олы тормыш юлыннан юнәлеп, Аллаһ ризалыгы дигән яктырткыч ярдәмендә бу дөньядагы һәм мәңгелек ахирәт тормышындагы Бәхетенә таба атлап китәчәк. Аңлашыла ки, аңа шушы юлда ышанычлы ярдәмчеләр кирәк булачак.

Әмма шуны да онытмыйк: тәүфыйклы, итагатьле, дөрес тәрбияләнгән балага Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм итәчәк. Анысы инде күпмедер дәрәҗәдә бездән – әти-әниләрдән дә тора.

Җавапны Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен туганыбызнын малае соннэтле туды.

    Мөһим

    loading