16+

Ни өчен Сәрия Сабурскаяга лагерьдагы караватлар ошамый?

Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру турында сөйләштеләр.

Ни өчен Сәрия Сабурскаяга лагерьдагы караватлар ошамый?

Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру турында сөйләштеләр.

Быелгы җәйге каникулда 168 233 баланы ял иттерү һәм сәламәтләндерү планлаштырыла. Татарстанның Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков сүзләренчә, шәһәр читендәге стационар лагерьларда 74 505 бала ял итәчәк, шифаханә-курорт оешмаларында – 7 700, палатка тибындагы лагерьда – 12 529, Кара диңгез ярында – 5 300, хезмәт һәм ял лагеренда – 11 315, мәктәп яны лагеренда – 56 884 бала. 122 стационар лагерь, 12 шифаханә-курорт оешмасы, 46 палатка тибындагы лагерь, 784 мәктәп яны лагере, 561 хезмәт һәм ял лагере, Кара диңгез ярындагы 4 лагерь балаларны кабул итәргә әзер.

– Әти-әниләре мобилизацияләнгән балаларга 6 433 юллама бүлеп бирелә. Ел башыннан 295 бала сәламәтлеген ныгытты. Республика җитәкчелеге белән Лисичанск шәһәреннән 500 баланы ял иттерү турында да килешенде, – дип сөйләде минситр урынбасары.

Хәрби-спорт әзерлеге һәм патриотик тәрбия сменасында 900 бала ял итәр дип көтелә. “Беренчеләр хәрәкәте” профильле сменасы да эшли башлый. 

– Республикасы бюджетыннан сәламәтләндерү кампаниясен финанслау өчен 2,118 миллиард сум бирелде, бу 2022 елга караганда 330 миллионга күбрәк. Республика программасы ярдәмендә 4,3 миллиард сумга 29 балалар сәламәтләндерү учреждениесе төзелде һәм ремонтланды, – дип билгеләп үтте Денис Лулаков. 

Депутатлар спикердан кадрлар җитү-җитмәү белән кызыксынды. 

– 1 июньнән ачыла торган лагерьларда эшләүчеләр медицина тикшерүе узды, өстәмә укулар үтте. Әмма медицина кадрлары белән билгеле бер проблема бар, – диде ул. 

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга слайдларда күрсәтелгән лагерь караватлары ошамады. 

– Министрлык лагерьларны мебель белән тәэмин итүне ничек контрольдә тота. “Чулпан” лагерендагы (слайда күрсәтелгән. – Авт.) караватлар ике яруслы, шуның өстенә металл. Алар миңа сәламәтләндерү лагерен хәтерләтмәде. Күптән түгел төзәтү үзәген карадым. Анда да металл караватлар. Балаларга да шул. Бюджеттан җитди акчалар бүлеп бирелә бит, – диде ул. 

Денис Лулаков әйтүенчә, бер карват матрасы белән бергә 15 мең сум тора. Алар озакка чыдый, сыйфатлы итеп ясалганнар, дезинфекция ягыннан теләсә нинди агач караваттан өстенрәк, дип аңлатты министр урынбасары.

Фото: http://ТР Яшьләр министрлыгы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading