«Быел Төркиягә бару тәртибен һич аңлап бетерә алмыйм. Башта ниндидер электрон виза кирәк диделәр, хәзер паспортларның срогы чыгу вакыты үзгәргән диләр. Кайсы дөрес? Әлфирә ХИСАМОВА, Казан»
- «Ростуризм» агентлыгы раславынча, электрон виза озак вакытка Төркиягә барырга җыенучылар өчен генә кирәк. Калганнар өчен 2011 елда гамәлгә кертелгән гадиләштерелгән виза режимы сакланып...
«Быел Төркиягә бару тәртибен һич аңлап бетерә алмыйм. Башта ниндидер электрон виза кирәк диделәр, хәзер паспортларның срогы чыгу вакыты үзгәргән диләр. Кайсы дөрес? Әлфирә ХИСАМОВА, Казан»
- «Ростуризм» агентлыгы раславынча, электрон виза озак вакытка Төркиягә барырга җыенучылар өчен генә кирәк. Калганнар өчен 2011 елда гамәлгә кертелгән гадиләштерелгән виза режимы сакланып кала. Россия туристлары алга таба да Төркиядә визасыз 60 көн яши алачак.
Ә менә Россия гражданнары паспортының гамәлдә булу вакытына Төркия ягы күптән түгел үзгәрешләр кертте. Моңа кадәр чит ил паспортларының гамәлдә булу вакыты чыгарга өч ай калганда, Россия туристларын Төркия чигеннән уздырмыйлар иде. Хәзер дүрт ай «гомере калган» паспортлар да Төркиягә бару өчен яраксызга әйләнде. Һәр эшнең хәерлесе була, дигәндәй, читкә сәфәрләрен планлаштыручылар бәлки хәзер алданрак хәстәрен күрергә өйрәнер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар