16+

«Норвегиядә 18 яшькә кадәрге балалар бернәрсәгә дә бер тиен дә түләми» (+фотолар)

Тумышы белән Чебоксар шәһәреннән булган Елена Лунде 1999 елдан бирле Норвегиядә яши. Ире белән ул Германиядә Эсперанто теле буенча уздырылган семинарда танышкан була. Бүген алар илнең көнбатышында, Берген шәһәреннән ерак булмаган бер авылда үз йортларында яши.

«Норвегиядә 18 яшькә кадәрге балалар бернәрсәгә дә бер тиен дә түләми» (+фотолар)

Тумышы белән Чебоксар шәһәреннән булган Елена Лунде 1999 елдан бирле Норвегиядә яши. Ире белән ул Германиядә Эсперанто теле буенча уздырылган семинарда танышкан була. Бүген алар илнең көнбатышында, Берген шәһәреннән ерак булмаган бер авылда үз йортларында яши.

Елена Лунденың тормыш иптәге программист булып эшли. Колумбиядән ике баланы тәрбиягә алганнар. Берсенә – 15, икенчесенә 8 яшь. Елена егерме еллап инде туристлык агентлыгында эшли. Безне дә бик теләп Норвегия белән таныштырды. Сөйләгәннәрен түкми-чәчми сезгә дә җиткерәбез.  

– Норвегиялеләр ял итәргә ярата, елына өч-биш тапкыр чит илгә чыга, – дип башлады ул сүзен. – Яңа илгә бик тиз ияләштем. Яшәү өчен бик уңайлы, рәхәт ил. Ыгы-зыгысыз, стрессларсыз гына үз җайлары белән яшәп яталар. Халыкның күбесе авылларда гомер итә. Ә эшкә шәһәргә йөриләр. Һәр гаиләдә машина бар, кайберләрендә –  икешәр автомобиль. Монда инфраструктура һәм социаль система зур үсеш алган. Салымны бөтен кеше дә түли, канун бозучы да юк. Белем алу бушка, медицина да түләүсез дияргә була. 18 яшькә кадәрге балалар бернәрсәгә дә бер тиен дә түләми. Олылар табибка күренгән өчен символик сумма гына түли.

Шул ук вакытта бу ил халкы бик йомык, тиз генә танышып китмиләр, дуслыкка да бик җитди карыйлар. Бала чакта яки яшь вакытта ук барлыкка килгән дуслар белән аралашып яшиләр. Гаилә кыйммәтләрен саклыйлар, өйләнешеп, балалары тугач, күбесе үз ватаннарына әйләнеп кайта.
Норвегия ризыклары рус милли кухнясыннан әллә ни аерылып тормый. Ит, бәрәңге, яшелчә һәм балыкны күп кулланалар. Пицца, паста, мексика такосы кебек интернациональ ризыклар да аларга ят түгел.

Мондагы халыкны ялкау дип әйтеп булмый. Әмма эш урыннарында артык күп тә эшләмиләр. Үз хокукларын яхшы беләләр һәм аны үз максатларында кулланалар да. Елына биш атна ял итәләр һәм аның өч атнасын җәй көне алырга хокукың бар.

Җирле халык табигатьне ярата, бик активлар. Тауларга менәләр, балык тоталар, чаңгыда йөриләр. Күбесенең тауларда яки диңгез янында дачалары бар. Шунысы да игътибарга лаек – тәмәкене әз тарталар. Диңгез һавасы, экологик продуктлар, чиста су да сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Шуңа да гомер озынлыгы белән мактана алалар. Хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы – 85, ирләрнең – 82 яшь. Җирле газетада 95-100 яшьлек юбилейлары белән котлап язылган хатларны еш күрергә була. Әби-бабайлар подъезд төбендә эскәмиядә утырмый. Төркемнәргә җыелып, бергәләшеп җәяү йөриләр. Урман сукмагында да, тауда да, яр буенда да, парк-скверларда да – алар. Кар да, яңгыр да, җил дә куркытмый өлкән кешеләрне, балаларына һәм оныкларына үрнәк күрсәтеп, актив тормыш алып баралар. Заманча сәгатьләре көненә әллә ничә адым атлаганын күрсәтә һәм алар белән беркайчан да ярыша күрмәгез. Ярышсаң, бел дә тор – җиңеләсең.

Безнең күрше 80 яшьлеген билгеләп үтте, һәр көнне аның юл буйлап марш атлавын күрәм. Бу бабайны белмәгән кешеләр сул аягы урынына протез икәнен чамаламый да. Яман шеш белән көрәшеп, ун ел элек ул аягын югалткан. Икенче күрше 70 яшендә инсульт кичерде. Ул да көн дә стадион буйлап йөреп, 10 чакрым үтә. Ял көнендә исә гаиләләре белән һава суларга чыгарга гадәтләнгәннәр. 12-18 яшьләрдәге үсмерләрдә бу гадәт юк. Әмма шунысы кызык, үзләре әти-әни булгач, алар сәламәт яшәү рәвешенә кире кайталар.    

Үзләренә ничек җайлы, шулай итеп киенәләр, биек үкчәле аяк киемнәре кимиләр. Әлбәттә инде, гаджетлар яраталар, соңгы модель телефоннар сатып алалар.
Норвегия халкы чәчәкләргә дә бик мөкиббән. Коронавирус пандемиясе вакытында бездә кибетләр эшләп торды, әмма сатып алулар күләме кимеде. Әмма чәчәк кибете генә түгел. Күрешеп аралаша алмагач, халык бер-берсенә, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә чәчәк бәйләмнәре җибәрде. Шуның белән алар якыннарына булган яратуны, хөрмәтне һәм игътибарны күрсәтте. Ирем дә миңа чәчәкне бер сәбәпсез генә еш бүләк итә.

Җирле чәчәк кибете кичкә ябылгач та, сатып алырга теләүчеләр өчен урамда чәчәк бәйләмнәре калдыра. Аны аласың да, махсус кушымта аша акчаны күчерәсең.

Кибетләрдән тыш, бик зур бакча үзәкләре бар. Анда бакча эшләре өчен бөтен кирәк-яраклар да сатыла. Ял көннәрендә башка кибетләр эшләмәсә дә, алар гел ачык. Бүген Норвегиядә якынча 5,4 миллион кеше исәпләнә. Шуның 4 миллион тирәсе үз йортларында яши. Һәр йортның, кечкенә генә булса да, җире бар һәм халык бик теләп бакчасында эшли. Теләсә нинди очрак өчен өмә оештырырга яраталар. Андый хөрмәткә махсус “dugnad” (“дугнад”) дигән сүзләре дә бар. Шимбәгә аның бернинди катышы булмаса да, мәгънәсе белән  халыкның бер-беренә үзе теләп булышуын аңлата. Бу традициягә 800 ел, ул әле дә бик популяр. Яхшы танышым мине бер шимбәдә үз бакчасына өмәгә чакырды. Мин бик теләп бардым. Ел ярым элек ире үлде, ул биш баласы белән үзе генә калды. Аларның гаиләләрен белгән кешеләр шунда ук социаль челтәрдә ярдәм төркеме булдырып, ай буена аларга әзер ашлар китерделәр, этләре белән йөрергә чыктылар, хуҗалыкта булыштылар. Матди ярдәм дә күрсәтелде. Узган елның җәендә йортын буядылар. Шимбә көнне бакчасында эшләдек. Норвегиялеләр гел кемгә дә булса ярдәм итә. Ел саен телевидениедә  дөньяның имин булмаган теге яки бу иле өчен акча җыялар.

Һәр язны меңләгән халык диңгез култыгын кышкы штормнар китереп аткан пластик чүп-чардан чистартырга чыга. Тау битендә агачлар утырталар. Туристлык маршрутлары узган сазлыклар аша пенсионерлар күперләр төзеп куя.

Патриотлар дип атар идем аларны. Бөтен бәйрәмнәрдә дә милли әләмнәр эләләр, үзләре өчен бигрәк тә мөһим булган көннәрдә, туйда, баланы чиркәүгә алып баргач, конфирмациядә, Норвегия көнендә милли костюмнарын кияләр.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading