16+

«Олы юлы буена сәдака тартмасы ясау идеясын төшемдә күрдем...»

Татар авылларында йөргәндә алтын куллы һөнәр ияләренә карап сокланасың. Андыйларны күреп, күңел сөенә. Апас районына сәфәребез вакытында да шундый оста белән таныштык.

«Олы юлы буена сәдака тартмасы ясау идеясын төшемдә күрдем...»

Татар авылларында йөргәндә алтын куллы һөнәр ияләренә карап сокланасың. Андыйларны күреп, күңел сөенә. Апас районына сәфәребез вакытында да шундый оста белән таныштык.

Олы Бакырчы авылының олы юлы буена, “Юл догасы” укып, хәерле юл теләп кала торган сәдака тартмасы ясап элгән Закир абзый Габетдинов ул.

Исеменнән үк күренгәнчә, элек-электән Бакырчы осталар яшәгән авыл булган. Апас районында зурлыгы буенча икенче урында. Танылган балалар язучысы, Шәвәлинең “әтисе” Шәүкәт ага Галиевның да туган авылы. Биредә бүген дә алтын куллы, игелекле эшләргә сәләтле тырыш, уңган-булган кешеләр яши. Авыл төзек, матур йортлары күп. Манарасыннан яңгыраган биш вакыт азан күңелләрен нурландырып тора.
– Иманлы кеше һәрвакыт шәфкатьле була, яхшылык эшләргә тырыша, – дип Закир абзый белән безне авылның мулласы Шәүкәт Гайнетдинов таныштырды.

Татарстанда, гомумән, татарлар яшәгән җирләрдә иң беренчеләрдән булып юл буена куелган.
– Барысы да төштән башланды. Берничә төн рәттән бер үк төшне күрдем. Юл буенда ниндидер бер баганага әтием сөялгән. Мине каршы ала да, озатып кала. Шуннан башыма бер фикер килде. Юл буена (ә ул зират янында) сәдака җыя торган берәр тартма куяргадыр, бәлки. Салынган сәдакалар, кылган догалар әрвахлар рухын шатландырыр иде. Шулай итттек тә. Матуррак булсын, җәлеп итеп торсын дип, манара да ясап куйдык. Бу яңалыкны юлаучылыр бик тиз күреп алды, туктап сәдака салып китә башлады. Соңрак тагын бер төш күрәм. Монысында бабай авыл башында мине дога укып озата. Мин бит шофер, гомерем юлда уза. Дога миңа бигрәк тә кирәк, – диде оста бу тартмачык тарихы хакында. – Сәдака тартмасын тавышлы, дога укый торган итеп тә булмасмы икән, дип уйлана башладым. 

Атна-ун көн узгач, (Ходай ярдәме дими ни дисең!) Закир абзый тартмага кояш нурларын җыеп калып, сәдака салгач, “Юл догасы” укый һәм хәерле сәфәр теләп кала торган җайланма урнаштырып, һәммәсен дә шаккатыра.

– Бу тартманы урнаштырганнан соң, авылыбызның, аның белән бергә мәчетебезнең дә исеме еракларга тарала башлады. Хәтта Сабадан ук киләләр. Закирның бу эше мәчетебезгә финанс яктан бик булыша, – ди мәчет картлары. – Намаз саен үзенә дога кылабыз, исән-сау гына була күрсен!
 Останың да үз фикере. “Мондый сәдака тартмачыклары авыл саен булсын иде! Ясарга үзем өйрәтермен”, – диде.

Азат Мөхәммәтҗан.
Апас районы
.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading