16+

Пенсия реформасы көтеләме?

Ил халкының пенсиясе өстәге абзый-апаларга  һич кенә дә тыңгы бирми! Әле тегеләй итәләр, әле болай... Инде менә пенсиянең тупланып бара торган өлешенә кул сузарга маташалар.

Пенсия реформасы көтеләме?

Ил халкының пенсиясе өстәге абзый-апаларга  һич кенә дә тыңгы бирми! Әле тегеләй итәләр, әле болай... Инде менә пенсиянең тупланып бара торган өлешенә кул сузарга маташалар.

Халык кечәсенә кереп, пенсия капиталы тупламакчылар!

Яңа канун проекты да эшләп куйганнар. Бу юлы кеше акчасы Россиянең Финанс министрлыгы һәм Үзәк банкның йокысын качырган. Аны язгы сессиядә үк, ягъни депутатлар җәйге ялга киткәнче тәкъдим итәргә җыеналар.

Канун проекты түбәндәгедән гыйбарәт: финансистлар пенсия капиталы булдырырга хыяллана икән. Ә моның өчен акчаны каян алырга? Әлбәттә халык кесәсеннән! Төгәлрәге, хезмәт хакыннан! Янәсе, эшли торган халык ирекле рәвештә хезмәт хакының 6 процентын киләчәк пенсиясе өчен күчереп барырга тиеш була. Ирекле дигән әйбернең безнең илдә ничек башкарылачагы билгеле инде. Андый ирекле гамәлләрне без шактый күрдек, дигәндәй...

Банкирлар һәм министрлык вәкилләре бу хакта хыялланса да, депутатлар үзләре мондый әйбернең тормышка ашачагына бик үк ышанып бетми. Думаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет җитәкчесе Ярослав Нилов та инициатива нәтиҗә бирмәячәк, дигән фикердә. Сәбәбен дә ул әллә каян эзләми. Безнең халык пенсия системасына һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына ышанмый, ди ул. Өстәвенә, бездәге хезмәт хаклары белән киләчәк пенсия өчен (әллә чыгасың син ул пенсиягә, әллә алданрак җан тәслим кыласың?!) акча җыеп бару мөмкин эш тә түгел, дигән фикердә Дума вәкиле.

– Инде күп еллар дәвамында пенсия тупланмалары акчасын “катыралар”. Бу гамәлдәге системаның нәтиҗәсез булуын күрсәтә. Миллионлаган гражданнарыбыз үз вакытында дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын сайлады һәм тупланма пенсияләре формалашуын теләр иде. Тик чынлыкта алай булып чыкмый, ә  акчаны “катыру” турындагы карар киеренкелекне арттыра гына. Җитди стимуллаштыру, финанслау, актив пропаганда һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондының имиджын яңадан үзгәртүдән башка тәкъдим ителә торган теләсә нинди модельләр нәтиҗәле эшләячәк, – ди депутат.

Туплана торган пенсия дигәннән, бу акчаны илебезнең барлык гражданнары да алмый икән. 2021 ел мәгълүматлары буенча 2 млн пенсионер бу акчаны алу өчен мөрәҗәгать итмәгән. Болар күпчелек дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән эш итүчеләр. Бәлки тупланма өлешне алу буенча күпләр хәбәрдар түгелдер. 
2019 елдан соң пенсия яше акрынлап озайтыла башлады. Әмма тупланма пенсияне алу өчен үзгәрешләр булмады. Ягъни хатын-кызлар – 55, ә ир-атлар 60 яшь тулганнан соң тупланма пенсияне алырга хокуклы. Картлык буенча пенсияне генә алар берничә елдан ала башлаячак. 

Хәер, җәмгыятьтә инде күптәннән пенсиягә чыгу яшен яңадан элеккеге хәлгә кайтарырга дигән сүзләр йөри. Бәлки безне ишетерләр дә, ике пенсияне бергә ала башларбыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading