16+

Марсель Имамов пенсия реформасы турында

Пенсия өлкәсендәге үзгәрешләр турында гел язабыз, сөйлибез... Барысы да аңлашылган да сыман, шул ук вакытта бу четерекле теманың очына да чыгып җитеп булмый кебек. Укучыларыбыз да әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауларын редакциягә юллап тора. Кыскасы, пенсия системасындагы яңалыкларны тагын да тулырак ачыклау максатыннан, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Марсель Мөкәтдис...

Марсель Имамов пенсия реформасы турында

Пенсия өлкәсендәге үзгәрешләр турында гел язабыз, сөйлибез... Барысы да аңлашылган да сыман, шул ук вакытта бу четерекле теманың очына да чыгып җитеп булмый кебек. Укучыларыбыз да әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауларын редакциягә юллап тора. Кыскасы, пенсия системасындагы яңалыкларны тагын да тулырак ачыклау максатыннан, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Марсель Мөкәтдис...

- Марсель Мөкәтдисович, бу арада пенсия реформасы дигәнне еш ишетергә туры килә? Пенсиягә чыгучылар аеруча нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?
- Беренче чиратта, моны реформа түгел, ә пенсия системасының камилләшүе дип кабул итәргә кирәк. Дәүләт алдында шундый бурыч тора - һәркем пенсия­сенең ничек исәп­ләнәчәген аңларга тиеш. Илдәге икътисади үзгәрешләр акча валютасына йогынты ясый, шуңа да пенсия өлкәсендә сумнарны балларга күчерү системасын гаделрәк дип таптылар. Әйтик, 1990 елларда кемгәдер 3 миллион сум пенсия билгеләнгән, нишләп мин ул сумманы алмыйм дип кызыксынучылар бар, шундый аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, пенсияне балларда исәп­ләргә кирәклеге ачык­ланды. Балларга бернинди инфляция, девальвация дә кагылмый. Һәрбер эшләгән ел пенсия баллары белән билгеләнәчәк. Ул эш бирүче түләгән иминият кертемнәре (взнослары) күләменә һәм хезмәт хакына бәйле булачак. Хезмәт хакы күбрәк булган саен, балл да күбрәк була. Булачак пенсионерларга исә пенсиягә чыгу өчен 30 балл кирәк булачак. Пенсиягә чыкканда барлык җыелган баллар пенсия билгеләнгән елдагы баллның бәясенә тапкырлана. Ул бәя ел саен дәүләт тарафыннан билгеләнә. Быелга, мәсәлән, ул 64 сум 10 тиен тәшкил итә.

- Яңа кагыйдәләр нигезендә, яше җитеп пенсиягә чыгучыларга 15 ел стаж кирәк булачак, ә яше тулып та бу стажны җыя алмаучыларга нишләргә?
- Әйе, әйткәнемчә, яңа закон проекты буенча, пенсия исәпләүдә төп нигез булып стаж һәм хезмәт хакы саналачак. Быелпенсиягә чыгучылар өчен 6 ел стаж җитә, шул рәвешле 2015 елдан пенсиягә чыгарга хокук бирә торган стажның күләме ел саен бер елга артып барачак. Һәм 2024 елда пенсиягә чыгучылар өчен 15 ел стаж кирәк булачак. Статистика күрсәткәнчә, бүген пенсиягә чыгарга теләп мөрәҗәгать итүчеләрнең стажы 34 елны тәшкил итә. Стаж җыю алай ук мөмкин булмаган нәрсә түгел. Җитмәсә, хәрби хезмәттә булган еллар, декрет яллары, инвалид баланы яки 80 яшькә җиткән өлкәннәрне караган вакытлар да стаж­га кертелә. Кеше гомере буе беркайда да эшләмәсә генә инде... Ниндидер сәбәпләр аркасында стажы тулмаганнарга исә социаль пенсия каралган. Ул хатын-кызларга - 60, ә ир-атларга 65 яшьтән генә бирелә.

- Шулай ук пенсия яшенә җиткән кешенең сайлау мөмкинлеге дә бар: яки ул яше тулып пенсиягә чыга, яки эшләвен дәвам итә, монда пенсиягә чык­мый эшләүче нәрсә ота?
- Пенсиясен арттыра. Ул яше җитеп тә пенсиягә чыкмыйча, әйтик, биш ел эшли икән, пенсиясенең төп өлешен 40 процентка, иминият өлешен 30 процентка арттыра.



- Тик шулай да пенсиягә чыгып та эш­лә­вен дәвам иттерсә, файдалырак түгелме соң?
- Хезмәт хакы югары булса, файдалы, әлбәттә. Әмма быелдан эш белән тәэмин итүчеләр эшләүче пенсионерларның пенсия күләмен көйләүгә китә торган хезмәт хакын чикләде. Кыскасы, бу эшләүче пенсионер өчен бик отышлы түгел.

- Пенсиянең бер өлешен дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчереп була? Бу ышанычлымы?
- 1967 елгы һәм аннан яшьрәкләр пенсия капиталларын ничек формалаштыруны үзләре сайлый: тупланма өлеш белән яки ансыз. Тупланма өлештән баш тарткан очракта, эш бирүче түли торган барлык иминият взнослары да иминият пенсиясен формалаштыруга гына китәчәк. Тупланма өлешне дә формалаштырырга уйлаганнарның иминият взнослары тупланма һәм иминият өлешләренә бүленәчәк. Гадәттә, халыкның 90 проценты финанс мәсьәләсендә пассив. Аларга пенсия­ләрен бары иминият өлешенә күчереп, барысын да дәүләткә ышанып тапшырырга киңәш итәм. Ә инде икътисад белән кызыксынып барган актив кешеләргә акчаның бер өлешен тупланма өлешенә салсаң да була. Бу инде бәхет эше. Тупланма өлешне, гадәттә, шәхси идарә итү ком­пания­ләренә, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерәләр. Икътисад базарында аларның табышларын, уңышларын күзәтеп барырга кирәк. Кертемнәрегез сезгә табыш та китерергә мөмкин, шулай ук нульгә дә калуы ихтимал. Дөрес, ул‑бу була калса, дәүләт гарантия буларак тупланма өлешенә күчерелгән акчаларны кайтарачак, әмма процентсыз. Шулай ук газета укучыларга «тезгә куеп» кул куюлардан сак булыр­га киңәш итәм. Подъездда, урамнарда пенсиягезне күчерегез диючеләргә артык ышанырга ярамый. Быелның 31 декабренә кадәр кеше кайсы төр пенсияне сайлавы турында пенсия фондына барып гариза тапшырсын иде.

- Күпләр пенсияне дәүләт финанславы (государственное софинансирование пенсии) программасына шикләнеп карый...
- Юкка. Аның схемасы болай: хезмәткәр пенсия фондына кимендә ике мең сум акча түли, ә дәүләт аларның индивидуаль счетларына тагын ике мең сум өсти һәм, шулай итеп, хезмәткәрнең ел дәвамында керткән 12 мең акчасы үзенә 24 мең булып кайта. Былтыр гына да бу программа буенча Татарстанда 62 мең кеше керткән акчаларын берьюлы икеләтә арттырып кайтардылар.

- Яңа үзгәрешләр буенча, уртача хезмәт хакы алып эшләгән кеше якынча күпме пенсия алыр икән?
- Статистик мәгълүматлар буенча, бүген уртача хезмәт хакы 27 меңне тәшкил итә. Әгәр кеше пенсия­сен бары иминият өлешенә күчергән һәм 30 ел буе эшләгән икән, исәпләп чыгаруыбызча, ул якынча 12, 500 сум пенсия алачак. Бу бернинди стаж, өстәмә баллар кушылмаган коры пенсия генә. Кеше хокук­лары буенча Европа конвенциясе нигезендә, кешенең пенсиясе хезмәт хакыннан тотылган акчаның 40 процентыннан да ким булмаска тиеш. Шулай килеп чыга да.

Пенсия - кешенең ки­лә­чәккә дип җыйган хезмәт хакы. Шуңа да бүгенге көн белән генә яшәргә кирәкми. Кемнеңдер ире шабашкада эшли, кесә тутырып акча ала. Әмма хезмәт хакыннан иминият взносы тотылмый икән, димәк, киләчәктә пенсияң дә юк дигән сүз. «Конвертта»гы хезмәт хакына да кызыкмасыннар иде.

Сорау-җавап
Иремнең вафатыннан соң аның пенсиясенең туп­ланма өлешен алырга хакым бармы?
Л.Галиәхмәтова, Яшел Үзән.
- Әлбәттә, әгәр дә ирегезнең тупланма өлеше җыелган булса, ул исән чагында гариза язып аны башка кешегә мирас итеп калдырмаган очракта, сез аның законлы хатыны буларак, бу акчаларны ала аласыз. Моның өчен теркәлү урыныгыз буенча пенсия фондына барып барысын да ачыкларга кирәк. Моны ирегез вафатыннан соң 6 ай эчендә эшләргә киңәш итәм, аннары барысын да суд аша хәл итәргә туры киләчәк.Үзегез белән ирегезнең үлеме турында таныклык, шулай ук язылышу турындагы таныклык та кирәк булачак.

80 яшь тулгач, мин ике пенсия ала башлыйммы? Имеш, 80нән узганнарга өстәмә акчалар бирелә диләр?
З.Хәнәфиева, Мамадыш.
- 80 яшьтән соң пенсионерларга пенсиянең база өлеше ике тапкырга арттырып түләнә. Ләкин бер очракта гына: әгәр 80 яшенә кадәр икеләтелгән пенсияне алмаган булса. Әйтик, ул моңа кадәр инвалидлык буенча, икеләтелгән пенсия алган икән, димәк, 80 яшь тулгач, бернинди дә үзгәрешләр булмаячак. Аерым категория кешеләр генә икеләтелгән пенсия алырга хаклы. Бу төр кешеләрнең исемлеге төгәл билгеләнгән. Ләкин анда 80 яшен тутырганнар өчен бер генә пенсия каралган.

Опекунлыкка бала рәсмиләштергән идем, әтиләре үлгәннән соң, үз кызларыма пенсия билгеләделәр. Ә менә опекунлыкка алган балага ул тиеш түгелме?
Ә.Кәлимуллина, Актаныш.
- Кызганыч, әмма тәрбиячесен югалткан балаларга (пенсия по потере кормильца) социаль пенсия түләнсә дә, опекунлык­ка алынган балалар өчен бу каралмаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading