16+

Пенсиягә кемнәр иртәрәк чыгачак?

Кайбер категория хезмәткәрләр пенсиягә иртәрәк чыгачак. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин лаеклы ялга вакытыннан алда чыгу вариантларын киңәйтә торган карарга кул куйды.

Пенсиягә кемнәр иртәрәк чыгачак?

Кайбер категория хезмәткәрләр пенсиягә иртәрәк чыгачак. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин лаеклы ялга вакытыннан алда чыгу вариантларын киңәйтә торган карарга кул куйды.

«Укытучы, табиб, очучы, янгын сүндерүче, коткаручы һәм башка категория хезмәткәрләргә пенсиягә иртәрәк китү мөмкинлеге гадиләштерелә. Хәзер пенсиягә иртә чыгу хокукын бирә торган эш стажына уку һәм өстәмә профессиональ белем алу чоры, шулай ук квалификация күтәрү курслары да кертеләчәк», – диелә хәбәрдә. Төп шарт – бу вакыт аралыгында хезмәткәр артында эш урыны һәм хезмәт хакы сакланган булырга тиеш.

Яңа тәртип картлык буенча лаеклы ялга вакытыннан алда чыгу хокукына ия хезмәткәрләрнең бөтен категориясенә дә кагыла. Шул ук вакытта әлеге инициатива һөнәрләре даими рәвештә квалификацияне арттыруны таләп иткән кешеләр өчен аеруча актуаль булачак.
«Беренче чиратта, бу – мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре. Моңа кадәр аларның стажында бары тик эштә булу вакыты, вакытлыча эшкә сәләтсезлек дәвере, еллык һәм өстәмә түләнә торган яллар, көмәнле хатын-кызларны зыянлы факторлар йогынтысы янамаган эшкә күчерү чоры гына исәпкә алына иде», – дип искәртәләр Хөкүмәттә.

Сүз уңаеннан: Федерация Советы белән Хезмәт министрлыгы пенсиягә иртәрәк чыгу өчен эш стажына армиядә хезмәт итүне кертү мәсьәләсен кузгатты. «Армиядә хезмәт итү Конституциядә каралган бурыч булып тора һәм кешенең сайлау мөмкинлеге юк. Хезмәт итмәгән кеше пенсиягә кагылышлы мәсьәләдә яхшырак шартларга ия булып чыга», – дигән Федерация Советы комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова.

Фото: "ШК" архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading