Шәһри Казан

Почта хезмәткәрләре физкультура дәресләрен искә төшерә

Һәр дүшәмбедән иртән зарядка ясыйм, спорт белән шөгыльләнә башлыйм дип үз-үземә сүз бирәм. Әмма, зарядканы өстәл янында чәй эчү алыштыра, чаңгылар балкон саклый, мускулларымны ныгытырмын дип алынган гантельләрем дә каядыр карават астында, ахры. Ә бит үзенә игътибарлы булып, дөрес тукланып, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кешеләр шактый.

Кемдер гел җәяү йөрергә тырыша, икенче берәүләр машинасын велосипедка, чаңгыга алыштырган, кемдер бассейннан кайтып керми, ә менә «Казан районара почтамты» хезмәткәрләре инде ике айдан артык көн саен ике тапкыр зарядка ясап алырга күнеккән.

- Бу профком бүлеге тәкъдим иткән фикер. Көне буе компьютер алдында утырып умыртка баганасы, күзләр, буыннар ара. Азрак хәрәкәтләнеп алу эшкә яңа дәрт бирә, энергия өсти. Авыруларны булдырмас өчен дә бик файдалы зарядка. Зуррак бүлекләр эш өстәле яныннан китми генә күнегүләр ясасалар, кайберәүләр өченче катка менеп озын коридор буйлап тезелеп оешкан төстә зарядка ясый. Гадәттә, иртәге унда һәм төштән соң сәгать өчтә унар минут буыннарны яздырып алабыз. Күнегүләр гади - физкультура дәресләрен искә төшерәбез. Гомумән, почта хезмәткәрләре спортка битараф түгел: чаңгы ярышларында катнашабыз, ел саен үзебез арасында волейбол уеннары уза, - ди профком җитәкчесе Гүзәл Сираҗетдинова.

Реклама

Рузилә Вәлиева, Саба районы, Иләбәр авылы, пенсионер:
Пенсиягә чыккач, велосипед сатып алдым. Яшь чакта район үзәгенә ун чакрым юлны гел велосипедта йөри идек, шуңа да ул минем өчен ят нәрсә түгел. Бер чакрым ераклыктагы туган авылыма тиз генә төшеп менәм, күрше авылдагы кодагыйларыма барып киләм. Кышын исә күршеләрем белән чаңгыда чыгабыз. Бакча башыннан юл салдык. Бер сәгать эчендә дүрт чакрым тирәсе юлны әйләнеп керәбез. Рәхәт, быел миңа 60 яшь тула, яшьлектә фармацевт, эретеп ябыштыручы, тәрбияче булып та эшләргә туры килде. Шөкер, тормышымнан зарланмыйм. Артык майлы ашамаска, күбрәк эремчек, җиләк-җимеш, яшелчә белән тукланырга тырышам. Дөрес, гел ихтыяр көче җитеп бетми инде.

Камил Кәримов, язучы, сатирик:
Мин туганнан бирле җәяү йөрим. Мөмкинлек булганда кирәкле урынга гел җәяү барырга тырышам. Четаев урамындагы фатирымнан "Идел- Пресста"та урнашкан эшемә көн саен 40 минутлап җәяү киләм. Бу модага иярү түгел. Җәяү йөрү миңа рәхәтлек бирә, кәефне күтәрә. Армыйм да, кечкенә кеше булгангадыр инде. Берсендә мотоблок эзләп җәяү әллә кайларга кадәр киткәнмен: машиналар сату базарын узып соцгород тирәсенә кадәр барып җиткәнмен, кире дә җәяү кайттым. Югыйсә, ишегалдында машинам тора. Ул миңа бакчага бару, авылга кайту өчен генә кирәк. Туган авылым Шәлегә дә җәяү кайтыр идем дә, юлда машиналар күп...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: