16+

Почта хезмәте чәй сатудан башлана

Хат ташучының роле күптәннән инде сатучыга, хисапчыга һәм халык белән арадашчыга әйләнде. 

Почта хезмәте чәй сатудан башлана

Хат ташучының роле күптәннән инде сатучыга, хисапчыга һәм халык белән арадашчыга әйләнде. 

Бүген, кызганыч ки, хат ташучы букчасында газета-журнал һәм хат кына юк, түләү квитанцияләреннән башлап  чәй-токмачлар белән тулы ул. Монысы беркем өчен дә сер түгел инде. 

– Безгә сату буенча план куелган. План үтәлгән очракта премия язалар. Болай хезмәт хакы бик аз. 5-7 меңгә беркем эшкә килми, – дип җавап бирә Мамадыштан почта хезмәткәре Әлфия апа. Шулай итеп, ике кулына товар тутырылган пакетларны асып, букчасына газета-журналларны да салып авылны җәяүләп әйләнеп чыга ул. Сумкалары авыр, бүген почта хезмәте алып барыр өчен батыр да, көчле дә булырга кирәк икәнлеген аңлыйсың.

Аңлашылганча, газета-журналларга яздыру планы турында сүз бармый әлегә. Кайсы гына йортка килеп керсәк тә, мине хат ташучы апаның өйрәнчеге кебек кабул иттеләр. Авылның икенче ягындагы эшләүче почтальонның эштән киткәнгә дә бер елдан артып киткән икән. Ә эшкә килүче юк.
Газета-журналдан килгәнебезне белгәч:
– Без хәзер интернеттан гына укыйбыз, – дип җаваплады күбесе. 

Әлфия апа сөйләвенчә, авыл газет-журналны кулга тотып укудан читләшеп бара. Кеше күбрәк сериал карый, телефонда утыра. Шулай да арада: “И, укыйм, рәхәтләнеп укыйм. Бик яратам газета килгәнен”, – дип әйтүчесе дә табылды. Укытучы халкы да газета укымый икән, дигән шик тә калды. 
– Соңгы вакытта матбугатны укучылар кимеп бара. Бездә элек килгән газеталар да килми хәзер. Язылмыйлар. Кеше акча җыя, – дип сөйли Әлфия  апа.
Түләү кәгазьләре турында аерым сөйләргә кирәк. Әби-бабайларның бөтен коммуналь исәп-хисапларын әлегә почта хезмәткәрләре телефон аша  уздырыла. Менә шушы сатып-алу эшләрен башкарырга да, акча өләшергә, товар сатырга почта хезмәткәрләре эшкә җигелә бүген. Тагын берничә елдан почта таратучының букчасында сыңар газета да таба алмасагыз, аптырамагыз.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading