16+

Ришвәт бирмә – китап бир!

Казан дәүләт ветеринария академиясе студентлары ришвәтчелеккә «Юк!» дип җавап бирде. 26 март көнне «Мы» яшьләр хәрәкәте, «Иҗади яшьләр ассоциациясе» янәдән студентларны «Антикорбатл» чарасына җыйды.

Ришвәт бирмә – китап бир!

Казан дәүләт ветеринария академиясе студентлары ришвәтчелеккә «Юк!» дип җавап бирде. 26 март көнне «Мы» яшьләр хәрәкәте, «Иҗади яшьләр ассоциациясе» янәдән студентларны «Антикорбатл» чарасына җыйды.

Коррупция дигән четерекле тема турында сөйләшү өчен студентлар яшьләр хәрәкәте белән укытучыларсыз, артык күзләрсез очрашты. Шуңа да үзләрен борчыган мәсьәләләрне алар ачыктан-ачык белдерә алды. Чөнки нәкъ менә студент вак­ытта яшьләр ришвәтчелек оч­раклары белән ешрак таныша башлый бит. Вуз да уку йорты эчендә ришвәтчелеккә каршы актив көрәш алып бара икән.

- Студентлар белән дә, укытучылар белән дә без даими профилактик чаралар үткәрәбез. Әгәр дә студент яисә укытучының коррупция белән бәйләнешен сизсәк, аны жәлләп тору булмаячак, - дип кырт кисте академия ректоры Галимҗан Кәбиров.

Ректор студентлар бе­лән уздырылган профилактик чараларга да тукталып китте. Ришвәтнең бер төре - «бүләкләр» бирешүне дә хупламыйлар.

- Кайвакыт студентлар, укытучыларны йомшарту өчен, бәйрәм алдыннан төрле бүләкләр, шул уңайдан кыйммәтле спиртлы эчемлекләр бүләк итә. Бу икеләтә начар. Беренчедән, укытучының сезгә карата яхшы мөнәсәбәтен сатып алу, икенчедән, спиртлы эчемлекләрнең сәламәтлеккә зыяны зур икәнен сез - медицина юнәлешендә белем алучыларга аңлатып торасы юк. Иң яхшысы - бер-берегезгә китап бүләк итегез! - диде ул.

«Сәләтле яшьләр ассоциациясе» хәрәкәте активистлары әзерләгән төрле уеннар барышында студентлар ришвәт бирүче һәм ришвәт алучы ролендә булып карады. Бу исә ришвәтчелектә ике якның да гаебе бар икәнен күрсәтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading