16+

Россиядә 2024 елга кадәр 1 810,6 чакрым юл төзү һәм юлларны үзгәртеп төзү ниятләнелә

“Кайда юл – анда тормыш бар. Анда икътисад та, социаль өлкә дә үсештә. Шуның өчен дә, өстенлекле бурычларның берсе – бу, әлбәттә, юллар төзелеше. Тимер юллар, портлар, аэропортлар һәм автомобиль юллары”.

Россиядә 2024 елга кадәр 1 810,6 чакрым юл төзү һәм юлларны үзгәртеп төзү ниятләнелә

“Кайда юл – анда тормыш бар. Анда икътисад та, социаль өлкә дә үсештә. Шуның өчен дә, өстенлекле бурычларның берсе – бу, әлбәттә, юллар төзелеше. Тимер юллар, портлар, аэропортлар һәм автомобиль юллары”.

Россия Президенты Владимир Путинның Симферопольдә юл төзүчеләр белән очрашуда әйткән сүзләре бу.
“Национальные приоритеты” автоном коммерциячел булмаган оешма тарафыннан федераль һәм төбәк журналистлары катнашында Казандагы юл төзелешләренә сәфәр үткәрелгән иде.  Казанның Зур боҗра юлы күрсәтелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Зур боҗра юлының Мидхәт Булатов урамыннан Техническая урамына кадәрге өлешендәге юл төзелешен “Казанда 2013 елдагы Универсиадага әзерлектән соңгы иң эре проект” дип бәяләгән булган. Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге 800 метр озынлыктагы беренче участок төзелеше 2019 елның июлендә “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты ярдәмендә башланган иде. (Хәзер бу илкүләм проект “Имин сыйфатлы юллар” дип үзгәртелде). Казанның Зур боҗра юлының әлеге участогына “ТАССРның 100 еллыгы магистрале” исеме бирелгән.
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин таныштырганча, капма-каршы юнәлештә дүрт полосалы (һәр якка икешәр) юл, җәяүлеләр өчен тротуарлар төзелгән.

– Юллар уртасында трамвай хәрәкәте өчен 9,5 метр киңлектә ара калдырылды. Ферма шоссесы өстендә 110 метр озынлыктан күпер салынды. Җәяүлеләр трамвай тукталышына имин рәвештә чыга алсын өчен Борисково урамы турысында җир өсте юл кичүе сафка бастырылды, – диде Артем Чукин.
 Инженерлык челтәрләрен күчереп урнаштыру мәсьәләсендә нык катлаулы булса да, Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге участоктагы юл төзелешен 12 айга алданрак, ягъни, 2020 елның октябрендә тәмамлауга ирешелгән. Юл төзелешенең Борисково урамыннан Техническая урамына кадәрге 522 метр озынлыктагы икенче участогы 2021 елда файдалануга тапшырылды.

Казанда Вознесение трактының Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге 3,8 чакрым арада юл төзелеше бара.
– Вознесение тракты М-7 федераль автотрассасына кайчан тоташыр икән? – дип “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
– Җиңү проспектыннан М-7 “Волга” трассасына кадәрге өлештә юлны проектлау эшләре бара. Бу участокта төзелешнең кайчан тәмамланачагын төгәл әйтә алмыйм, – дип җавап кайтарды Артем Чукин.

Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин юллар төзүдә федераль программаларның ярдәме зур булуы турында сөйләде.
 – М-7 “Волга” автотрассасыннан Түбән Кама шәһәрен урап уза торган юллар төзелә. Бу җирле юллардагы транспорт тыгылышын бушатырга, районга керүне җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк. Мамадыш районындагы Котловка авылы яныннан Чулман елгасы аша күпер төзелә, аны 2024 елга файдалануга тапшыру бурычы куелган. Болар икътисад үсешенә этәрәчәк, – диде Айдар Метшин.

Россиядә 2024 елга зур агломерацияләрдә ягъни шәһәр зоналарында юлларның 85 проценттан да ким булмаган өлешен норматив таләпләр югарылыгына җиткерү ниятләнелә. 2022 елдан авария һәм авария алды хәлендәге күперләр төзекләндерелә башлый. “Имин сыйфатлы юллар” программасы нигезендә 2023 елдан башлап төбәк һәм җирле юллардагы күперләрне максатчан рәвештә яңартуга керешеләчәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading