16+

“Салават күпере”ндә өй туе

Ниһаять, "Салават күпере" торак комплексындагы 13-3нче йорт куллануга тапшырылды. Бәхетле хуҗалар күптән көтелгән фатирларына аяк басты. Аларны өй туе белән котларга Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Александр Сидякин да килгән иде.

“Салават күпере”ндә өй туе

Ниһаять, "Салават күпере" торак комплексындагы 13-3нче йорт куллануга тапшырылды. Бәхетле хуҗалар күптән көтелгән фатирларына аяк басты. Аларны өй туе белән котларга Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Александр Сидякин да килгән иде.

Татарстан республикасында төзелеш эшләре тулы көченә бара. Социаль ипотека программасы буенча торакка мохтаҗлар өчен йортлар салына, Дәүләт Торак фонды шулай ук җимерек, тузган йортларда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерү эшләре белән мәшгуль.

"Салават күпере" торак комплексы да күпләрне фатирлар белән тәэмин итәчәк. Анда барлыгы 22 йорт төзелер дип ниятләнә. Александр Сидякин очрашу вакытында йортларның сыйфатына басым ясады, биредә яшәүчеләрне борчыган проблемаларга тукталды.

- Халыкны кабул иткәндә миңа еш кына тузган торакларда яшәүчеләр мөрәҗәгать итә иделәр. Шәһәр хакимияте аларга "Салават күпере" торак комплексыннан фатирлар тәкъдим итсә дә, күбесе каршы килде. Ерак, тиешле шартлар юк, ишегаллары җиһазландырылмаган дип фатирлардан баш тартты. Шуңа да, мондагы хәлне үз күзләрем белән күрер өчен комплекска килдем, - ди депутат.

Халыкны аеруча да социаль объектларның булмавы борчыган. Бу өлкәдә мәсьәлә хәл ителә кебек. Ике балалар бакчасы инде ишекләрен ачкан. Мәктәпләр салырга ниятлиләр. Яхшы юллар төзергә кирәк булачак. Файдалануга тапшырылган йортлар тиешле таләпләргә җавап бирә, эчә торган суны чистарта торган өстәмә җайланмалар урнаштырылган.

- Фатирларның мәйданнары җитәрлек, биредә бүген үк яшәргә була, эчке эшләр төгәлләнгән, йорт куллануга тулысынча әзер булып тапшырыла, дөрес, ишегалларын яктырту, куркынычсызлык мәсьәләләрен хәл итәсе бар. Алга таба инциатив төркем белән берлектә эшләрбез, - дип вәгъдә итте депутат. Ул шулай ук биредә яшәүчеләр өчен торак коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә артмас дип ышандырды. 2015 елның икенче яртыеллыгындагы тарифлар сакланачак. Социаль ипотека программасы нигезендә, "Салават күпере" комплексыннан торак алучыларга фатирларның квадрат метр мәйданы 29 мең сумга туры килә. Бу Россия президенты Владимир Путин әйткән "Россия гаиләләре өчен торак" федераль программасы таләпләренә җавап бирә.

Фотолар: sntat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading