16+

Салмачы бистәсендә яшәүчеләр: «Китмибез без!»

Салмачы бистәсендә яшәүчеләр чаң суга. Газ торбалары үтә торган юл өстендә урнашкан дип, 200ләп йортны күчерергә телиләр. Халык аптырашта.

Салмачы бистәсендә яшәүчеләр: «Китмибез без!»

Салмачы бистәсендә яшәүчеләр чаң суга. Газ торбалары үтә торган юл өстендә урнашкан дип, 200ләп йортны күчерергә телиләр. Халык аптырашта.

Җир кишәрлекләрен сатып алганда, аларга бу хакта берни әйт­мәгәннәр, кисәтмәгәннәр. Торакларын саклап калу ниятеннән, салмачылылар митингка да чыкты. Безнең редакциягә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.
- Башта Мәскәү районында яшәдек. Шәхси йорт турында ирем белән күптән хыяллана идек. Салмачы бистәсендә буш урыннар бар икәнен белеп, җир сатып алдык. Йортны өмә җыеп салдык. Авылдан туганнарыбыз да булышты. Ул чакта газүткәргеч торбалар турында ләм‑мим - бер сүз әйтүче булмады. Баксаң, бу кишәрлекләрне бары бакча өчен кулланырга гына яраган икән, тик бу очракта монда яшәүчеләр гаепле түгел ләбаса. Хәзер барысын да җайлап, төзекләндереп бетергәч кенә, кая күченик ди без? Башка торыр урыныбыз да юк бит, - дип зарын бүлеште Салмачы бистәсендә яшәүче укучыбыз.
Салмачы бистәсендәге 300ләп йорт газ торбалары үткән магистральнең саклана торган кишәрлегендә урнашкан. Җир астыннан өч газ торбасы уза, шуңа да биредә торак йортлар салу тыела икән. Бу хакта газ кертүчеләр бары 2015 елда гына халыкка кисәтү кәгазьләре җибәрә башлый. Кешеләрнең күбесе исә кишәрлекләрен 2012 елга кадәр сатып алган. Чарасызлыктан, Салмачы халкы судка мөрәҗәгать иткән. Гаделлек эзләп, алар Россия Югары судына да барырга әзер.

Казан башкарма комитеты шәрехләвенчә, Салмачы торак массивы территориясе 2007 елдан Казан шәһәре карамагына кертелгән. Шул вакыттан бирле, шәһәр мэриясе биредә торак йортлар төзергә рөхсәт бирмәгән. Мөгаен, 2007 елдан соң җир сатып алган кешеләр торакларын законсыз рәвештә салганнардыр, бәлки, Салмачыдагы җирле үзидарә белән генә килештергәннәрдер.
Баксаң, газ торбалары үткән әлеге саклана торган кишәрлекнең төгәл чикләре сызымда, генераль планда билгеләнмәгән икән. Шуңа да сатып алучыларга нинди дә булса корылма салу турында махсус рөхсәт кәгазьләре бирелмәгән. Шул ук вакытта генераль план буенча биредә ниләр эшләргә ярамаганлыгы да искәртелә.

Хәзер Салмачы халкының эшен Идел буе суды тикшерә. Газүткәргечләргә аеруча якын урнашкан йортларны күчерү-күчермәү турында мәсьәлә хәл ителә. Җитәкчеләр исә, суд эшләре төгәлләнгәнче, мәгълүмат бирүдән баш тарттылар.
Кызганыч, җир кишәрлеклә­ре сатып алганда, әнә шундый аңлашылмаучанлыклар белән еш очрашырга туры килә. Инде йорт-җирне төзеп бетергәч ке­нә, ниндидер документлар табылып, торакны күчерергә ки­рәк дигән фикергә киләләр. Таунхауслар белән бәйле шундый вакыйгалар еш ишетелә, Яшел Үзән районындагы Ореховка бистәсендә яшәүчеләрне дә газүткәргеч торбалар арка­сында күченергә мәҗбүр иткәннәр иде. Бу вакыйга киләчәктә сабак булып, җир кишәрлекләрен сатканда, барлык таләпләрне дә үтәп, җиде кат уйлап, бер кат кисәрләр, дип ышаныйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading