16+

...шампунь ярдәм итми

Минем чәчем коела. Үземчә, «чәч коелуга киртә куя торган» дип язылган шампуньнар гына кулланган булам инде. Карап-карап йөрим дә, 40тан узганнарның күбесенең баш түбәсе пеләшләнә башлаганлыгы күренә. Ә кара тәнлеләрнең картаеп беткән бабайлары да көдрә чәчле. Ник алай икән? Алмаз САФИН, Казан Медицина фәннәре докторы Анна Стенько сүзләренчә, баштагы чәчнең...

...шампунь ярдәм итми

Минем чәчем коела. Үземчә, «чәч коелуга киртә куя торган» дип язылган шампуньнар гына кулланган булам инде. Карап-карап йөрим дә, 40тан узганнарның күбесенең баш түбәсе пеләшләнә башлаганлыгы күренә. Ә кара тәнлеләрнең картаеп беткән бабайлары да көдрә чәчле. Ник алай икән? Алмаз САФИН, Казан Медицина фәннәре докторы Анна Стенько сүзләренчә, баштагы чәчнең...

Минем чәчем коела. Үземчә, «чәч коелуга киртә куя торган» дип язылган шампуньнар гына кулланган булам инде. Карап-карап йөрим дә, 40тан узганнарның күбесенең баш түбәсе пеләшләнә башлаганлыгы күренә. Ә кара тәнлеләрнең картаеп беткән бабайлары да көдрә чәчле. Ник алай икән?
Алмаз САФИН, Казан
Медицина фәннәре докторы Анна Стенько сүзләренчә, баштагы чәчнең нинди күләмдә булуы беренче чиратта нәселдәнлеккә бәйле. Расага карата күпмедер дәрәҗәдә хаклык булса да, шампуньнарга моның бер катнашы да юк. Шампунь ул баштагы чәчләргә куелык һәм ялтырау бирү бәрабәренә зарарланган урыннарны вакытлыча «каплый». Пеләшлек исә гормональ сәбәпләргә бәйле.

...бераз булса ярый
Хезмәт хакының бер өлешен безгә азык-төлек белән бирәләр. Ә безнең гаиләдә ул бирелә торган азык-төлекне ашаучы да юк. Акчалата гына бирсәләр, теләгәнне үзебез сатып алыр идек тә бит. Хезмәт хакының күпме өлеше шулай бирелергә мөмкин икән?
Ризидә АБДУЛЛИНА, Балтач
РФ Хезмәт кодексының 131 нче маддәсе нигезендә, хезмәт хакы РФ валютасында акчалата бирелергә тиеш. Шул ук вакытта ул, коллектив килешүе яки хезмәткәрнең язма гаризасы буенча хезмәт килешүе нигезендә, акчалата булмаган башка формаларда да түләнергә мөмкин. Әмма хезмәткәргә акчалата булмаган рәвештә түләнә торган хезмәт хакының күләме айлык исәпләнгән хезмәт хакының 20 процентыннан артырга тиеш түгел. Бу хәтта хезмәткәрнең ризалык белдереп язган гаризасы нигезендә дә арттырыла алмый. Хезмәт хакын купоннар, бурыч мәҗбүрияте, спиртлы эчемлекләр, наркотик, агулы матдәләр, корал, сугыш кирәк-яраклары һәм аларга мөнәсәбәттә тыюлар салынган башка әйберләр белән түләргә ярамый.

...зарларымны сөйләр идем
Балалар өчен ышаныч телефонының номерын бирә алмассызмы икән. Бик кирәк иде.
Самат БАРИЕВ, Казан
Балалар өчен ышаныч телефонының бердәй гомумроссия номеры - 8-800-2000-122.
Балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен гомумроссия ышаныч телефоны хезмәте 2010 елда булдырылган. Бүгенге көндә бу телефонга Россия Федерациясенең барлык субъектларындагы 226 оешма тоташтырылган. Тиз арада күрсәтелергә тиешле психологик ярдәмне тәҗрибәле белгечләр күрсәтә. Балалар өчен ышаныч телефонының төп эш принциплары - конфиденциальлек һәм түләүсез нигездә булуы.

...тәрәзәләр «кылый» карый
Иске тәрәзәләребезне пластикка алыштырган идек. Осталар ике тәрәзәне ике төрле биеклектә урнаштырып киткәннәр. Ике тәрәзә арасындагы аерма 10 сантиметр хәтта. Ә бит искеләре тигез тора иде. Тәрәзәләрне эшләүчеләр белән сөйләшүләр нәтиҗә бирмәде. Хәзер нишләргә инде?
Алсу МИНДИЯРОВА, Казан
«Бу очракта язма шикаять белән тәрәзә куючыларның үзләренә мөрәҗәгать итәргә туры килә, - ди кулланучыларның хокукларын яклау буенча белгеч Дина Майлова. - Сез гаризага, үзегез сайлап, берәр таләп язарга хаклы. Бу эшләнгән эшкә билгеле бер вакыт аралыгында төзәтмәләр кертү, эшләнгән эш өчен түләүнең киметелүе, түләүсез нигездә тәрәзәләрне кабат урнаштыру яки җитешсезлекләрне үз көчегез, яки өченче зат тарафыннан юк ителүенә киткән чыгымнарны хата җибәрүчеләрдән түләттерү булырга мөмкин. Сезнең таләпләр 10 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Таләпләрегездән баш тартсалар яки бернинди дә җавап бирмәсәләр, судка мөрәҗәгать итәргә туры килер».

...театр өйгә керәчәк
Г.Камал исемендәге театр үз спектакльләрен Интернетта күрсәтә башларга җыена дип ишеттек. Әй шәп тә булыр иде. Дөресме икән ул?
Гөлназ ИДРИСОВА, Буа
Әйе, хәзер яңа театраль проект эшләнеп ята. «Теләгән кешеләргә спектакльләрнең яхшы сыйфаттагы видеоверсияләрен алып карарга мөмкин булачак», - ди Г.Камал исемендәге театрның әдәби-драматик бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов. Проектның коммерцияле булачагын да әйтеп китәргә кирәк. Хәзерге вакытта аның барлык юридик һәм финанс нечкәлекләре эшләнә. Онлайн-театрның кешеләр күңеленә хуш киләсенә бер шик тә юк. Гастрольләр белән бөтен җиргә дә барып бетү мөмкин түгел, ә Интернет татар театрына гашыйкларга теләсә кайсы вакытта спектакльләр карап хозурланырга мөмкинлек тудыра. Проект 2013 елның гыйнварыннан яки 2013/2014 елгы театр сезоны башыннан старт алыр дип көтелә.

...алсаң, яңасын ал
Сентябрь башыннан автомобильләрнең бәяләре кисәк артачак дип ишеттем. Ни сәбәпле?
Айрат ТУКТАРОВ, Казан
1 сентябрьдән автомобильләргә утильләштерү җыемы кертәчәкләр. «Автостат» агентлыгы эксперты Азат Тимерханов белдергәнчә, яңа чит ил машиналары өчен бу төр җыем, мисалга, 1000 доллар тирәсе тәшкил итә. Әмма шул ук вакытта, Россиянең ВТОга керүенә бәйле рәвештә, таможня пошлиналары кими. Димәк, андый машиналарның бәяләре әллә ни сизелерлек артмый дигән сүз. Ә менә безнең илгә кертелә торган инде тотылган чит ил машиналарының бәяләре, дөрестән дә, артачак. Аларга җыем да күбрәк була, пошлина да киметелми. Үзебездә чыгарылган яңа машиналарга бәя артырга тиеш түгел. Закон нигезендә, әгәр дә җитештерүче кулланылышка яраксыз машиналарны утильләштерү вазифасын үзенә ала икән, алар җыемнан азат ителә.

...акча кан өчен түгел
Донорларга кан биргән өчен акча түләми башлыйлар икән дип ишеттем. Вакыт-вакыт кан биргәләп ала идем моңа кадәр. Шул аз гына акчаны да ник бетерәләр икән?
Рөстәм МИНГАЛИЕВ, Казан
РФ Дәүләт Думасы тарафыннан «Кан һәм аның компонентлары донорлыгы турында»гы законга төзәтмәләр кабул ителде. Төзәтмәләр кан донорларына акчалата түләүне бетерүне күздә тота. Донорлар кан биргән өчен ала торган акча ул - дәүләт компенсациясе. Аны һәр донор ашау өчен тотарга тиеш. Кан тапшыру нормасы - 400 миллилитр кан югалту организм өчен зур стресс. Организмны үз халәтенә ныклы ашау ярдәмендә генә кайтарырга була. Акчаны, күпләр уйлаганча, кан өчен түгел, нәкъ менә шул ныклы ашау өчен түлиләр иде инде. Хәзер үз теләге белән кан тапшыручыларга акча түләнмәячәк. Аның урынына донорларга төшке ашка талон яки түләүсез нигездә бирелә торган азык-төлек комплекты тәкъдим ителәчәк. Дөрес, кан бирүчеләргә компенсацияне ни рәвешле түләүне һәр төбәк үзе билгели. Моннан тыш кан турындагы яңа закон шәхси медицина оешмаларына донорлар хезмәтеннән файдалануны тыя. Закон үз көченә 2013 елның башыннан керергә тиеш.

...аларга да җәза бар
Шмидт урамы буенча Вишневский урамы чатыннан Чехов базарына кадәр юл-патруль хезмәткәрләренең машиналары тезелеп киткән. Бу юл бит аларның машиналары торсын өчен түгел, ә хәрәкәт өчен каралган урын. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган юл-патруль хезмәте хезмәткәрләрен җәзага тарталармы?
Айрат ЗИННӘТУЛЛИН, Казан
Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсенең Вахитов районы бүлекчәсе башлыгы Михаил Савин сүзләренә караганда, ЮХИДИ хезмәткәрләренә элегрәк, шелтә яки кисәтү ясап, дисциплинар тәртиптә җәза биргәннәр. Хәзерге көндә административ җәза каралган. Әгәр дә казанлылар патруль машинасын йөртүче тарафыннан юл кагыйдәләре бозылуының шаһиты булсалар, кичекмәстән шәһәр ЮХИДИ идарәсенә, тиешле исбатлауларны теркәп, гариза язсыннар. Шулар нигезендә административ хокук бозулар турындагы эш ачылачак. Гаепле затка мөнәсәбәттә аны административ җаваплылыкка тарту турындагы карар чыгарылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading