Шәһри Казан

Шифаханәгә юллама кайчан була?

Мин - икенче группа инвалид. Озак еллар шифаханәгә юллама алырга чиратта торам, әмма һаман да уңай җавап юк. Бу мәсьәләгә ачыклык кертә алмассызмы икән? Гөлсинә Давыдова, Кайбыч районы, Корноухово авылы. Татарстанның Социаль иминиятләштерү бүлегенең Кайбыч районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре аңлатуынча, социаль яклау бүлегенә шифаханәгә юллама алырга чиратка баскан кешеләр исемлеге...

Мин - икенче группа инвалид. Озак еллар шифаханәгә юллама алырга чиратта торам, әмма һаман да уңай җавап юк. Бу мәсьәләгә ачыклык кертә алмассызмы икән?

Гөлсинә Давыдова, Кайбыч районы, Корноухово авылы.

Реклама



Татарстанның Социаль иминиятләштерү бүлегенең Кайбыч районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре аңлатуынча, социаль яклау бүлегенә шифаханәгә юллама алырга чиратка баскан кешеләр исемлеге 1 гыйнвардан социаль иминиятләштерү бүлегенә күчерелде. Исемлектә исә Давыдовлар фамилиясе бөтенләй юк. Әгәр төркемдәге инвалид социаль пакеттан баш тартып, аның урынына акча алыр­га теләп гариза язган икән, ул шифаханәгә юллама алу чиратыннан төшеп кала. Мөгаен, Давыдовлар социаль пакеттан баш тартканнардыр. Бу мәсьәләне Кайбыч районы социаль иминиятләштерү бүлекчәсенә барып хәл итә аласыз.
Шифаханәгә юллама алыр өчен, кабат чиратка басарга да була, әмма әлегә 2013 елда чиратка басканнарга да юллама бирелеп бетмәгән.

Сорау, гозер, тәкъдимнәрегезне безгә 8 (917) 851-69-62 (кәрәзле) һәм 8 (843) 562-50-03 номерлары аша шалтыратып җиткерә аласыз. «ШК» сезне тыңлый!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: