16+

Социаль хезмәтләр җыелмасын алыргамы, юкмы?

Миңа бердәм акчалата түләү каралган. Социаль хезмәтләр җыелмасын алыргамы, юкмы дип икеләнәм. Күршем акчатала алырга киңәш итә, туганым: «Кинәт авырып китсәң, кыйммәтле дарулар кирәк булса нишләрсең?» - ди. Берәр киңәш бирсәгез иде. Сабир Гарипов, Кама Тамагы. Казан шәһәре Пенсия фонды ида­рәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, социаль хезмәтләр җыелмасын нинди формада алуны...

Миңа бердәм акчалата түләү каралган. Социаль хезмәтләр җыелмасын алыргамы, юкмы дип икеләнәм. Күршем акчатала алырга киңәш итә, туганым: «Кинәт авырып китсәң, кыйммәтле дарулар кирәк булса нишләрсең?» - ди. Берәр киңәш бирсәгез иде.

Сабир Гарипов, Кама Тамагы.

Казан шәһәре Пенсия фонды ида­рәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, социаль хезмәтләр җыелмасын нинди формада алуны халык үзе хәл итә. Социаль хезмәтләр җыелмасы медицина өлкәсендәге ташламалар, санитар-курорт дәвалануы һәм транспортта йөрү хокукын үз эченә ала. Бүген социаль хезмәтләр җыелмасының айлык бәясе - 995 сум 23 тиен. Кеше үзенә тиешле социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алу хокукына да ия. Әгәр акчадан баш тартып, җыелмадан файдаланырга телисез икән, бу сумма бердәм юл акчасыннан чигерелә. Әмма 930 сумны акчалата алганчы, социаль җыелманы сайлау күпкә отышлырак, дип саный белгечләр. Кинәт авырып китсәң, социаль хезмәтләр җыелмасы нигезендә бирелә торган даруларны бушка алырга була. Шуңа да һәркем үзенә уңайлысын сайласын иде. Моның өчен быелның 1 октябренә кадәр теркәлү урыны буенча Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тапшырылган гаризалар киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading