Шәһри Казан

«Социаль ипотека программасы тукталмый»

Соңгы вакытта халык арасында, социаль ипотека программасы беткән, дигән имеш-мимешләр йөри башлады. Әлеге программада катнашырга теләүчеләрнең документлары да кабул ителми, аны ике ел элек тапшырганнар белән дә чиратка бастыру турында килешү төзелгәне юк ише хәбәрләр шундый нәтиҗә ясарга этәргәндер, бәлки. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме? Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр тагын нинди программага өмет итә ала? Болар турында без Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директорының киңәшчесе Мидхәт Газиз улы Шәрифуллиннан сораштык.

22 меңнән артык гаиләнең фатирлы буласы килә
– Газета укучыларга иң элек шуны әйтәсем килә: кайнар элемтә телефонына шалтыратып, социаль ипотека программасына катнашу өчен нинди документлар кирәклеге белән кызыксыналар. Моны без түгел, ә җирле хакимият каршындагы комиссияләр хәл итә. Бу – аларның төп бурычы. Әгәр дә алар, документларыгызны өйрәнгәннән соң, сезне программага катнашырга лаек саный икән, якындагы чиратка бастыралар. Тик әле бу шартнамә төзү социаль ипотека буенча чиратка басу дигән сүз түгел. Мондыйлар бездә Казан буенча гына да 3900дән артык гаилә. 2011 елның май ае уртасыннан алып шушы көнгә кадәр документлар тапшырган гаиләләр якындагы чиратта тора. Алар социаль ипотека программасына керү өчен реестрга кертелергә тиешләр. Реестрга кергәч, гаиләнең 16 саннан торган уникаль номерын алалар. Аннары Четаев, 56га барып – халык телендә ул «Строим будущее» кооперативы дип атала – шартнамә төзиләр. Бу инде ипотека программасына катнашу дигән сүз. Кооперативка керү өчен, һәрбер гаилә әгъзасы 1000 сум акча кертергә тиеш. Әлеге дә баягы 16 санлы гаилә номеры «Кара алтын» банкында счет номеры да булып тора. Акрынлап пай сала башлыйлар.

Ул хәзер күпме инде?
– Башта ул иң түбән хезмәт хакының 50 проценты - 3000гә якын иде. 2013 елның 1 июненнән, яңа карар нигезендә, 3256 сумга күтәрелде. Беренче пайны җыя-җыя, аны түләгәннең беренче көненнән алып өч ел үткәннән соң, аларга конкурска катнашу өчен мөмкинлек бирелә. Шәхси битләрендә фатирлар тәкъдим ителә. Үзләренә ошаганын билгеләп чыгалар. Әгәр аларның рейтинглары югары икән, фатирны иң беренче чиратта алар ота. Рейтинг ул – салынган акчаның суммасы, җыелган балл һәм нинди чиратта торуың. Отылган фатир турындагы мәгълүмат та шәхси биттә күренәчәк.

Кабат Четаев, 56га барып, якынча беркетмә алалар да, тагын кирәкле документларын җыеп, җирле хакимият органнарына тапшыралар. Барысы да тәртиптә булса, шәхси битләрендә кабат теркәлү датасы чыга. Йорт төзелеп беткәч, инде төп беркетмәне алалар.

Мидхәт Газизович, фатирга кереп утыргач, ай саен түләнәчәк акчаны берничә ай алдан салып куеп, калган айларда салмый торсаң буламы?
– Юк. Безнең компьютерга кертелгән программа ай саен түләүне таләп итә. Аны түләп барырга кирәк. Әгәр берәр айны түләми калдырсаң, программа сиңа штраф җибәрә. Ул – түләнмәгән сумманың ун проценты. Әйтик, 4000 сум түләргә тиеш булсагыз, 400 сум штраф килә. Аны сез шәхси битегездән күрә аласыз. Еллар буена кереп карамаучылар бар ул битләргә. Гомумән, ике арадагы мөнәсәбәт шәхси биттә чагылып бара.

Социаль ипотека программасына бернинди тоткарлыксыз керә алучы гаиләләр бармы?
– Берәр предприятиедә эшләп, предприятие акчасы хисабына квота алган гаиләләр бернинди каршылыксыз уникаль номер ала, чөнки аларның предприятиеләре безгә төзелеш өчен акча күчерә. Россия Президентының күрсәтмәсе нигезендә, барлык федераль университетларда эшләүчеләр чиратсыз баса. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннары, Чернобыль фаҗигаләрен бетерүдә катнашучылар, сертификат белән фатир алучылар да чиратсыз баса. Ә безнең бюджет системасындагылар чиратларын көтәргә мәҗбүр. Ләкин якын киләчәктә, Универсиада беткәннән соң, социаль ипотека программасында берникадәр җанлану булырга тора. Татарстан Президенты Р.Миңнеханов бер киңәшмәдә Казан мэры Илсур Метшинга, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга һәм Торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллинга ничек тә булса җир кишәрлекләре табып, йортлар төзергә дигән күрсәтмә бирде. Бу мәсьәлә Универсиада беткәч көчәеп китәр дип ниятләп торабыз.

Бүгенге көндә чиратта ничә кеше тора?
– Республика буенча 22 меңнән артык кеше. Чиратка керергә теләүчеләр исә 18000нән артык. Казан шәһәре буенча гына алганда, 8000 гаилә фатир көтсә, 4000гә якыны якындагы чиратта тора.

Реклама

Документларын 2011 ел ахырында биреп, әлегә һаман да якындагы чиратта торучылар бар. Шул чорда аларның балалары да туган. Шартнамә төзелгән очракта, бу гаилә бала туганнан соң бирелә торган 200 мең сум акчага өмет итә аламы?
– Документларын бала туганчы ук тапшырып, комиссия аларны торакка мохтаҗ дип табып, якындагы чиратка керткән булса, акчаны ала алалар.

Якындагы чиратта торучылар кайчан да булса фатирлы булырмы икән соң?
– Халык арасында социаль ипотека бетә икән дигән сүз йөри. Ул һич кенә дә бетәргә тиеш түгел. Бәлки, эшчәнлеге буенча ул аз гына кимер. Ни өчен дигәндә, республикада башка федераль программалар да эшләп тора. Шуларның берсе – торак төзелеше кооперативлары. ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 28 декабрендәге 1164 нче карары нигезендә, социаль ипотека программасы буенча фатир ала алмаучы өч категориягә караган хезмәткәрләр – медицина, мәгариф, мәдәният системасында эшләүчеләр һәм дәүләт хезмәткәрләре керә ала бу кооперативларга. Монда керүнең таләпләре социаль ипотека программасы таләпләренә тәңгәл, чөнки бөтен программалар да Торак төзелеше кодексына нигезләнгән. Ә Торак төзелеше кодексында әйтелгәнчә, Россия җирлегендә яшәүче һәр кешенең фатирында кеше башына гомуми мәйданны бүлгән вакытта ул 18 кв м һәм аннан да югары чыга икән, бу гаилә торак белән тәэмин ителгән санала. 18 кв м дан азрак чыккан очракта, бу кешенең торак шартларын яхшыртырга хокукы бар. Торак төзелеше кооперативларының бер шарты бар: бер урында кимендә биш ел эшләргә кирәк. Хезмәт хакыннан чыгып исәпләгәндә дә түләргә сәләте булырга тиеш. Бу йортлар федераль җирлектә төзеләчәк. Әйтик, Оборона министрлыгына бирелгән җирләр бар бездә. Төрле уку йортлары карамагындагы җирләр бар. Столбищеда Усады бистәсеннән ерак түгел Авыл хуҗалыгы институтының тәҗрибә участогы бар иде, шунда да булырга мөмкин. Җирле хакимият ул җирләрдә инженерлык коммуникацияләре үткәрергә – юллар булдырырга, су һәм газүткәргечләр, электр чыбыклары сузарга, коллектор салырга тиеш. Бу эшләр 2014 елда башкарылыр дип көтелә. 2015тә кооперативларга керүчеләр исемлеге һәм проект раслангач, йортлар салу башлана. Тәҗрибә өчен Казанның Горсоветская урамында ТТК программасы кысасында бер йорт төзелә башлады да инде. ТТК Россия программасы булганлыктан, монда, гаиләдә бала тугач, аның хисабына 200 мең сум акча күчерелми. Бәяләре социаль ипотекадан кыйммәтрәк тә була.

Сатылмый, арендага бирелә
Соңгы вакытта фатирларны арендага да бирә башлаячаклар дип ишеттек.
– ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 31 августындагы 739 нчы карары нигезендә, Казан шәһәре җирлегендә һәм республика шәһәрләрендә аренда өчен йортлар сала башлаячакбыз. Бу йортлар алда атап киткән программага катнаша алмаучылар өчен кулай булырга тиеш. Арендага биреләсе йортлар дүрт төрле ысул белән салыначак: беренчесе – инвестор җир кишәрлеге алып йорт төзи дә үзенең хосусый милке итә. Үзе шартнамә төзеп, арендага бирә. Икенчесе – йортны берничә инвестор берләшеп сала. Өченчесе – шәһәр хакимияте салырга мөмкин. Дүртенчесе - безнең торак фонды. Казанда өч җирдә шундый йорт салына башлады. Журналистлар урамы, 14тә бер йорт – ул арендага булырмы, ахыргача хәл итеп бетермәдек әле. Киров районында һәм Павлюхин урамында филармония каршында йортлар төзелә. Андагы фатирлар арендага бирелер дип көтелә. Аренда йортлары халык арасында популярлашыр дип торабыз, ни өчен дигәндә, хәзергә алар шәхси кешеләрнең фатирларын арендалап тора. Бәяләре дә арзан дип әйтеп булмый. Ә аренда йортларында ул, фатирына карап, 7 меңнән 12 меңгәчә булыр дип уйланыла. Һәм җирле хакимияткә салым түләү өчен 1-2 процент өстәмә дә булачак. Килешүне исә бер елга да, биш елга да төзергә мөмкин.

Аны фәкать арендага гына алырга буламы? Сатып алу мөмкинлеге юкмы, диюем.
– Сатылмый, арендага гына бирелә. Шунда яшәп, акрынлап акча җыеп, киләчәктә башка ысуллар белән дә фатир ала алалар.

Бу программа да бюджет өлкәсендә генә эшләүчеләргә карыймы?
– Монысында инде ул төп шарт булып тормый. Урамда куас сатамы, студентмы ул – теләүче һәркем арендалый ала. Теркәлү урыны буенча да чикләүләр юк. Зур предприятиеләр үз хезмәткәрләрен дә шул рәвешле чиратка бастыра ала. Моның өчен җирле хакимият каршындагы комиссияләргә барып, чиратка басарга гына кирәк йә булмаса зур предприятиеләрнең комиссияләре үзләрендә чиратка бастыра ала. Документлардан паспорт кына таләп ителә.

Күргәнегезчә, Татарстанда берничә торак программасы эшләп китәчәк. Конституциядә халыкны социаль яклау турында әйтелгән икән, аларны торак белән тәэмин итүне туктатмаячакбыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: