16+

СССР таркалмаган булса, ничек яшәр идек?

Советлар Союзы таркалганга 30 ел булды. Бүген Россия халкының яртысында аны искә төшерерлек хатирәсе юк, 35 яшькә хәтлеләрнең 40 проценты “СССР” аббревиатурасын озайтып әйтеп бирә алмый.

СССР таркалмаган булса, ничек яшәр идек?

Советлар Союзы таркалганга 30 ел булды. Бүген Россия халкының яртысында аны искә төшерерлек хатирәсе юк, 35 яшькә хәтлеләрнең 40 проценты “СССР” аббревиатурасын озайтып әйтеп бирә алмый.

Советлар Союзын сагынып искә алучылар буыны чигенде дип санап һәм аны  Британ империясе, яки Австро-Венгрия белән бер рәткә куеп, тарих тузанына күмәргә вакыт кебек. Әмма барып чыкмый бит әле, нишләптер...

СССРның таркалу сәбәпләре турында күп язылды, күп фикерләр яңгырады, бу өлкәдәге тикшерү эшләре дистә еллардан соң да тукталмый. Кайберәүләр: “Хәлләр шуңа таба бара иде, иртәме-соңмы, барыбер таркалыр иде”, – дисә дә, 1991 елның декабрендә төзелгән Беловежск килешүе күпчелек совет гражданнарын шок хәлендә калдыра. Ә СССРны бераз үзгәртелгән, камилләшкән формада саклап калып булыр идеме соң? Нишләп булмасын иде икән?

Беловежск килешүенә хәтле бер ай кала аның күпчелек территориясендә бердәм конфедерация төзү теләге барлыгы белдерелә. Конфедерация – бәйсез дәүләтләр бердәмлеге. Һәр дәүләтнең суверенлыгы, хакимият органнары һәм кануннары  сакланган ирекле берләшмә, һәркем үзе теләгән вакытта аннан чыга ала. Моңа Европа Союзын мисал итеп китереп була, рәсми булмаган әлеге конфедерациянең үз парламенты һәм уртак валютасы бар. Әмма Беловежск килешүе мондый хәлләрне булдырмый кала, һәркемнең үзбаш буласы килү теләге, шәхси мәнфәгатьләр элеккегесен дә җимереп ташлый, яңасын да төземи. Өч дистә елдан соң бу хәлләрнең эчендә кайнаган сәясәтче “Беловежск килешүе - яшерен операция иде”, дип ачыклык кертәчәк.

Ә СССРны таркатырлык тагын нинди сәбәпләр булды? Кайсыдыр Урта Азия республикаларындагы “бәйсезлек өчен көрәш”ме? Бәлки Төрекмәнстандагы партизаннар хәрәкәте булгандыр? Белоруссия Мәскәүдән котылырга теләгәнме? Әлбәттә, юк. Бу хәзер генә уйлап табылган һәм яңартылган тарихи әкиятләрнең бер варианты. Республикаларның әле күбесе бүген үк кабат яңадан кушылыр иде, кайберсе белән уртак чикләр генә юк. Ә теге чакта кайбер территорияләрне югалтмыйча барыбер булмас иде, чөнки, аларның булуына караганда, булмавы файдалырак. Балтыйк буенда сугыш чорында туып-үскән буын исән булганда, алар белән тулысынча берләшеп бетү өчен әле шактый гына вакыт кирәк булыр иде. Кайбер белгечләр фикеренчә, Кавказда мәшәкатьләр барыбер килеп чыгар (дөресрәге, андагы халыкларның үзара низаглары), шуңа күрә, СССР таркалганда аларны да җибәрү дөресрәк булыр иде. Союз Эстония белән Грузиядән элек тә әллә нәрсә алмады. Ә “матурлык өчен, витрина буларак” тотудан һәм туендырып ятудан мәгънә юк.  

Шул ук юнәлештә фантазиягә бирелеп, халыкның тормыш дәрәҗәсе кай тирәдә булыр иде дисәк, СССР таркалмаган булса, россиялеләрнең 80 проценты бүгенгегә караганда 5 тапкыр яхшырак яшәр иде, диләр белгечләр. Бүгенге хезмәт хакыгызны бишкә тапкырлап карый аласыз. Союзны таркатуга юл куеп, совет халкы зур ялгышлык җибәрүен бүген безнекеләр генә түгел, Көнбатышның күп кенә галимнәре дә ассызыклый. Ләкин тарих тәгәрмәче генә кирегә әйләнми. Бүген нәрсә бар – шул бар, бәйсез дәүләтләр бергә берләште берләшүен, ләкин аларның бәйсезлеге ирония буларак кына яңгырый.

Фото: https://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading