...акчасы бар, алып булмый Башка шәһәрдә яшәүче әнием кинәт кенә үлеп китте. Мин аның бердәнбер кызы. Әниемнең Сбербанкта акчалары калганын беләм, әмма саклык кенәгәләрен таба алмыйм. Шул акчаларны алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк икән?
Гөлсем Хөсәенова, Лаеш
Мирасны 6 ай эчендә кабул итеп алырга кирәк. Моның өчен сезгә әниегезнең яшәү урыны буенча нотариуска барырга кирәк булыр. Аның янына барганда үзегезнең паспортыгызны, әниегезнең үлеме турындагы белешмәне, аның яшәү урыны буенча белешмәне, сезнең туганлыкны раслаучы документларны да алырга онытмагыз. Хәзергә мирасны кабул итеп алу гына мөһим. Акчаларны сез документлар килгәч кенә ала аласыз, ә моның өчен вакыт кирәк. Сезнең очракта, мирас эшен ачканнан соң, нотариус Сбербанкның төп офисына әниегезнең кертемнәре турында таләп җибәрергә тиеш. Әгәр дә акчалар башка берәүгә мирас ителмәгән булса, ярты ел вакыт узганнан соң сез нотариустан мираска хокуклы булуыгыз турындагы белешмәне алырсыз. Аннан соң акчаларны да алырга мөмкин.
...аерым-аерым языгыз Безнең ике улыбыз бар. Берничә ел элек олы улыбызга фатир сатып алып бирдек. Үзебез хосусыйлаштырылган фатирда яшибез. Фатирның яртысы ирем өлеше, яртысы минеке. Бу фатирны кече улыбызга калдырырга уйлыйбыз. Бер фатирны бер үк кешегә калдырганлыктан, ирем белән икебез исеменнән бер генә васыятьнамә яза алабызмы, әллә аны икебез дә аерым язарга тиешме.
Разия Ризванова, Казан
Юк, ике кеше исеменнән бер генә васыятьнамә язарга ярамый. Гражданнар кодексының 118 нче маддәсе нигезендә ике яки аннан артыграк кешеләр исеменнән васыятьнамә язу тыела. Васыятьнамә инде ул милекне кемгәдер тапшыру булып тора. Сезгә бу очракта нотариуска барып, икегезгә дә бары тик үз исемегездән генә васыятьнамә язарга кирәк.
...дача синеке түгел Минем иремә әти-әнисеннән мирас булып дача калган. Без инде 15 ел яшибез. Иремнән аерылган очракта минем бу дачага берәр төрле хокукым буламы?
Резидә Ризванова, Казан
Ир белән хатынның өйләнешкәнче үк булган милекләренә беркемнең дә хакы юк. Димәк, ирегезнең дачасына сезнең дә хакыгыз юк. Ул аның шәхси милке (РФ Гаилә кодексының 36 нчы маддәсе). Ә инде 15 ел бергә яшәү вакытында сез аны үзгәртеп төзегән булсагыз яки төзелеш эшләренә сезнең акчагыз киткән булса, үз кулыгыз белән дачаның бәясен күтәрердәй берәр нәрсә ясап куйган булсагыз, эш башка. Бу очракта сезгә шуларны исбатларга кирәк булачак. Шуннан соң гына сез дачадан үзегезгә өлеш дәгъвалый аласыз (РФ Гаилә кодексының 37 нче маддәсе).
...вакытлыча чемпион? Спортчылардан алынган сидек анализлары еллар дәвамында саклана, имеш. Спортчының допинг кулланганмы-юкмы икәнлеген анализны алгач ук ачыклап булмыймы әллә?
Ринат Әһлиуллин, Казан
Допингка каршы күзәтчелек эксперты Николай Дурманов сүзләренчә, спортчыларга анализларның шулай озак сакланачагын әйтү аларны куркытуның бер юлы булып тора. Аларга «Теләсәгез нәрсә эчегез, кулланыгыз, әмма анализларның 8 ел сакланасын онытмагыз. Шушы еллар эчендә допингны күрсәтү чарасы табылачак һәм медальләрегез кире алыначак», - диләр. (Сидек анализы бозга әйләндереп саклана. Ә Германиядә тагын да уңышлырак ысул кулланыла - кан тамчысын киптереп саклыйлар). Дөнья тәҗрибәсендә 5-6 елдан соң да медальләрне, шул исәптән Олимпия уеннарында алынганнарын да кире алу очраклары булганы бар. Мисалга, тимераякта узышучы Клаудия Пехштайн, йөгерешче Бен Джонсон белән булган очраклар. Бер үк вакытта, 8 елдан бәлки кире алырбыз дип медальләр өләшүне дәвам итсәк, теләсә кайсы спортчы башкарган эш төгәлләнмәгән килеш калып торачак. Бу бит инде башка сыймаслык хәл - вакытлыча чемпион буламыни? Спорт дөньясында бу хакта бәхәсләр бара инде.
...күзлек кире кайтарылмый Күзлек сатып алган идем, ул начар сыйфатлы булып чыкты. Аны кире илтергә буламы икән?
Гөлназ Галләмова, Казан
Әгәр күзлек дөрестән дә начар сыйфатлы икән, аны кире кайтарырга яки алыштырырга буладыр, мөгаен. Бигрәк тә сез аны ясатырга заказ биреп, нәтиҗәдә җитешсезлекләрен тапкан очракта бу мөмкин эш («Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы РФ законының 18 нче маддәсе). Әгәр дә сәбәп сезгә күзлек кысасының төсе ошамауда яки үлчәме буенча туры килмәүдә булса, күзлекне кире кайтара алмыйсыз. Ник дигәндә, күзлекләр бары тик брак булган очракта гына кире кайтару мөмкин булган товарлар исемлегенә керә. Әгәр дә күзлек дөрестән дә начар булса, акчагызны кире кайтаруларын таләп итеп гариза язарга кирәк. Күзлек сәламәтлегегезгә зыян китергән очракта, судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булуыгыз турында да оптика салонында эшләүчеләргә дипломатик төстә генә аңлатырга туры килер.
...талон мәҗбүри түгел Дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдалану мөмкинлекләренең уңайлылыгын күптән бәяләдем инде. Кадастрлар палатасына кабул ителүгә язылганда да шуннан файдаланырга уйлаган идем. Әмма күпме көтсәм дә, электрон почтага талон килмәде. Димәк, барыбер дә тере чират кала?
Нурания Михайлова, Казан
«ФКП Росреестра» ФДБУның Татарстан буенча филиалы директоры урынбасары Елена Тихонова сүзләренчә, интернет-портал аша язылу үз көчендә кала. Ул Росреестрның www.rosreestr.ru рәсми сайтында урнаштырылган. Алдан язылганлыгы расланган очракта, язылучының электрон почтасына номер һәм идентификацияле штрих-код сугылган талон күчермәсе килергә тиеш. Талоннан тыш анда талонны кәгазьгә чыгартып алу яки алдан язылуны юкка чыгару мөмкинлеге барлыгы турындагы хәбәр дә бирелә. Әмма алдан язылганлыкның раслануы турындагы хәбәр адресатка һәрвакытта да барып җитми шул. Росреестрның мәгълүмати технологияләр белгечләре мондый кыенлыклар электрон почта тартмаларының үзенчәлекләренә бәйле дип аңлаталар. Моңа профилактика эшләре дә сәбәп булырга мөмкин. Әмма электрон талон булмау борчылырга сәбәп түгел. Кадастрлар палатасы белгечләре барлык виртуаль гариза язучыларны да «күрәләр», аларның исемлеге көн саен тикшерелә. Шулай булгач, талоныгыз кулда булмаса да, почта аша җибәрелгән гаризагызда күрсәтелгән вакытта барып, фамилиягезне әйтергә һәм паспортыгызны гына күрсәтергә кирәк.
...ул хаклы
5 көнгә түләүле ял алмакчы булып гариза язган идем. Башлык, мине хәйләкәрлектә гаепләп, гаризаны 7 көнлек итеп язарга мәҗбүр итте. Ул хаклымы икән?
Ринат Зарипов, Казан
Сез бер айлык түләүле ялыгызны берничәгә бүләргә хаклы, әлбәттә, әмма аның ким дигәндә бер өлеше 14 көннән дә азрак булырга тиеш түгел. РФ Хезмәт кодексының 125 нче маддәсе буенча бу шулай. Калган өлешләрнең дәвамлылыгы һәм түләүле ялның ничә көне ял көннәренә туры килергә тиешлеге турында законда бер сүз дә әйтелмәгән. Әмма анда түләүле ялны эш бирүче ризалыгы белән генә бүлгәләргә ярый диелгән. Шулай булгач, эш бирүченең сезнең вариант белән килешмичә, үзенекен тәкъдим итәргә тулы хакы бар.
Комментарийлар