Шәһри Казан

Кызыл Химик урамы 24 нче йортта яшәүчеләр әкәм-төкәмнәр тозлый

Казанның Кызыл Химик урамындагы 24нче йортында халык тычканнар, әкәм-төкәмнәр, кыргаяклар белән бергә яши. 1929 елда төзелгән дүрт катлы йортның югары катында яшәүче Гөләндәм апа Хисаметдинова әйтүенчә, берсендә кыргаяк аның колагына кереп китә язган.

«Элек тиеш түгел иде, ә хәзер тиеш»
- Идәндә үрмәләп йөргән әкәм-төкәмнәрне банкага җыеп, тоз сибәм дә базга төшереп куям. Тоз сипсәң, алар үлә, дип сөйләгән иде бер хатын. Тычканнар да чабышып йөри иде. Капкыннар куйгач, күренми башладылар әле, - диде беренче катта торучы Сания апа Тумакаева.

Хуҗабикәгә тынгылык бирмәүче хәшәрәтләрне карарга дип, базга төштек. Тозлы кыяр-помидорлар арасыннан тозланган әкәм-төкәмнәр банкасы да килеп чыкты.
Сания апа Тумакаева шушы ике бүлмәле фатирда әти-әнисе һәм сигез бертуганы белән бергә яшәгән. Барысы да башка чыгып, туган нигездә Сания апа берүзе генә торып калган. 1960 елга кадәр өйне мич белән җылытып, суны урамнан ташыганнар. Бәд­рәф тә тышта булган.

Сания апа Тумакаева

- Өч ел элек, фатирга керсәм, батарея чыж-пыж килеп, тавыш чыгара. Авария хезмәтенә шалтыраттым. Бригада килеп, батареяларыгыз череп беткән, диделәр. Икенче бригада килгәнен көтәргә куштылар. Тегеләре килеп җиткәнче, торбадан су фонтан булып атыла башлады. Бу черек батареяны өч сәгать эретеп ябыштырдылар, - дип сөйләде хуҗабикә.

Шушы хәлдән соң аның фатирына тагын бер бәла килгән. 2012 елның июлендә хуҗабикә тәрәзәдән ишегалдында кешеләрнең чабышканын күргән. Нәрсә булганын чыгып караса, Сания апаның өстендәге фатирда янгын чыккан. Юра исемле ир кием элгечен яндыр­ган да тәрәзәдән сикереп чыккан. Янгын сүндерүчеләр утны сүндереп киткәч, Сания апа өйгә кергән дә һушсыз калган: икенче каттан аның фатирына су аккан, түшәм штукатуркасы да кубып төшкән. 86 ел эчендә йорт та, Сания апа куышы да ни генә күрмәгән. Подъезд түшәмнәре дә куркыныч хәлдә, агач бас­кычлар да һәркемне биетергә тора.

2003 елның февралендә Казан хакимияте башлыгы карары нигезендә, 24нче йорт - тузган, ә 2009 елның декабрендә, башкарма комитет карары белән, авария хәлендә дип табылган. Шәһәрнең башкарма комитетыннан килгән хатларга күз салсаң, Кызыл химик урамындагы 24нче йортта яшәүчеләрне 2010 елдан бирле күчерергә ышандыралар, әмма күчерәбез дигән вәгъдәле хатка «әлеге максатка финанс чаралар күчерелсә» дигән хикмәтле җөмлә дә кыстырганнар.

- 2011 елда, җыелыш үткәреп, ипотека буенча яңа фатирга күченергә тәкъдим иттеләр. Квадрат метрыгызны 24 мең сумнан алып, яңа йорттан 26 меңгә бирәчәкбез, диделәр. Мин ризалык бирдем. Киров районы администрациясе башлыгы урынбасары Н.Минвәлиев, миңа 68 яшь икәнлеген белгәч, ипотека тиеш түгел, диде. Былтыр шул ук Минвәлиев бер квадрат метрыгызны 11 мең сумнан биреп, ипотеканыкын 30 мең сумнан алырга мөмкинсез, диде. «Теге юлы тиеш түгел, дидегез бит. 70 яшькә җиткәч, тиешме?» - дигәннән соң, ул бер кызарып, бер бүртенеп куйды да, әйе, тиеш, диде, - дип сөйләде Сания апа.

Хуҗабикә әйтүенчә, аларның йорты тирәсендә берничә агач йорт торган. 2004 елда анда яшәгән кешеләргә фатир биреп, йортларын сүткәннәр. 2010 елның февралендә 24нче йорт каршында биш катлы йорт салганнар. Субай сукканда, искереп беткән йорт, тирбәлеп, диварда ярыклар барлыкка килгән.

Йортның карарлык, яшәрлек җире калмаса да, фатирларын сатучылар, хәтта алучылар да бар икән. Күптән түгел бер фатирны чит илдән килгән кеше 850 мең сумга сатып алган.

«Андый акчаны каян алыйм?!»

40 ел күн заводында эшләгән Гөләндәм апа Хисаметдинова фатирына куркуны баса торган дару кабып яки дога укып кына керергә кирәк. Аның куышы дүртенче катта урнашкан, шуңа да аш бүлмәсенең кайчандыр ак булган түшәме, яңгыр, кар суы агып, каралып беткән. Обой кубып төшкән, батареялар да, тәрәзә рамнары дә инде күптән буяу күрмәгән.

Реклама

Гөләндәм апага да квадрат метрын 11 мең сумнан сатып, 30 мең сумнан алырга тәкъдим иткәннәр, әмма ул ризалашмаган.

- Андый акчаны каян алыйм?! Миңа хәзер 79 яшь. Малаем беркайда эшләми, икенчесе 10 ел элек үлде, - ди.

Гөләндәм апа Хисаметдинова

78 яшьлек Раиса Александровна бу борынгы йортта 1939 елдан бирле яши. Башкалар белән чагыштырганда, үзен патшабикә сыман хис итә, чөнки икенче катта торып, аңа бер хәшәрәт тә һөҗүм итми. Әйтүенчә, ишегалдында кар суыннан җыелган сазлык җәй җитүгә генә кибә. Сазлык аркасында беренче катта яшәүчеләрне - әкәм-төкәмнәр, дүртенче каттагыларны кыргаяк­лар тынгысызлый.

- Безнең йорт эксперименталь проект буенча - фундаментсыз төзелгән, күбесен теге вакытта шуның өчен утыртканнар. Бу йортта ике бүлмәле - 16, өч бүлмәле 16 фатир бар. Бөек Ватан сугышы вакытында эвакуацияләнгән кешеләр дә монда яшәде. Югары каттагыларның түшәме, дивары җимерелә инде. Утырган җиремнән түшәмнән минем өстемә дә бер кисәк килеп төште. Әле ярый башыма түгел, җилкәгә, караватны башка урынга күчереп куйдым, - дип сөйләде Раиса Александровна.

Баксаң, 86 ел эчендә йорт 1,5 метрга җиргә иңеп, диварында тирән ярыклар барлыкка килгән. Раиса Александровна кулын ярыкка тыгып, фотога да төшергән.

Күрше-тирәдәге иске йортларның берсе дә аларныкы сыман шулкадәр тирәнгә китмәгән, ди.

Сүзен-сүзгә

Кызыл Химик урамындагы 24нче йортның язмышы белән кызыксынып, берничә урынга мөрәҗәгать иттек.

Шәһәр башкарма комитетының торак сәясәте ­идарәсендә җавап бирүләренчә, республикада, шул исәптән Казанда 2013-2015 елларга исәпләнгән аварияле торактан күчерү программасы эшли. 24нче йортта яшәүчеләрне уңайлыклары булган торакка күчерү мәсьәләсен 2015 елның ахырына кадәр хәл итәргә ниятлиләр... әгәр бу максатка акча күчсә! Россия Торак кодексының 86, 89нчы маддәләре буенча, муниципаль йортта торучыларга, иске йортта ничә квадрат метрлы фатирда яшәсә, яңа йорттан шундый ук мәйданлы фатир бирелә. Хосусыйлаштырылган йорт хуҗаларының бер квадрат метрын 11022 сумга сатып алалар. Торак сәясәте идарәсендә әйтүләренчә, аварияле йортларда торучыларның күбесе тәкъдим ителгән шартларга риза түгел.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте җибәргән җавап хатыннан аңлашылганча, 2013 елга кадәр аварияле йортта яшәүчеләр, махсус норма буенча уңайлыклары булган башка төрле торакка ия булмаса, аларга яңа йортта искесендәге кебек метражлы фатир бирелгән, әмма 2013 елда бу норма туктатылган. Аварияле йортта яшәүчеләрне урамда калдырмас өчен, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аларга фатирны социаль ипотека буенча - 7 процентлы кредит ставкасы белән тәкъдим итә. Торак хуҗасы тәкъдим ителгән шартларның берсенә дә риза булмаса, җирле үзидарә органы фатирны сатып алу өчен судка мөрәҗәгать итә ала.

Тәлгать Абдуллин, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры:
- Торак ике төрле әйбер буларак карала: беренчесе - яшәү урыны, икенчесе - байлык. Аварияле йортта яшәүчеләр зур байлыктан колак кагабыз, дип уйлый. Юкса, ул йортның кыйммәте шул чама гына. Без аварияле йортта яшәүчеләрнең бер квадрат метрына 11022 сум биреп, гомуми сумманы уңайлыклары булган торак алганда беренчел кертем буларак кабул итәрбез, дигән фикергә килдек. Бөтен кешенең дә финанс хәле яхшы булмаганын аңлыйбыз. Без фатирны бирүен бирәбез, әгәр кемнеңдер даими рәвештә түләп барырга мөмкинлеге юк икән, ярый, түләмәгез, дибез. Әмма коммуналь хезмәтләр өчен түләми калырга ярамый. Фатир бәясен милекченең балалары үсеп җиткәч каплап бетерер. Бүгенгә фатир өчен түләп бетерми калган бер очрак та юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: