16+

Татарларга багышланган музейга руслар күбрәк йөри

Сарапулда татарларга багышланган музей бар дигәч, биш-алты экспонаты булган бер кечкенә генә почмак күз алдына килде. Шунда баргач, әлеге уйлар бөтенләй югалды, хәтта шундый фикер йөрткәнгә оят та булып китте. Чөнки ул зур һәм сыйфатлы булып чыкты. Андагы музейга шаккатып кайттык.

Татарларга багышланган музейга руслар күбрәк йөри

Сарапулда татарларга багышланган музей бар дигәч, биш-алты экспонаты булган бер кечкенә генә почмак күз алдына килде. Шунда баргач, әлеге уйлар бөтенләй югалды, хәтта шундый фикер йөрткәнгә оят та булып китте. Чөнки ул зур һәм сыйфатлы булып чыкты. Андагы музейга шаккатып кайттык.

Сарапул татарларына багышланган музейны Зөлфәт Арсланов оештырган. Ул безне елмаеп, үзебезнең телдә сәламләп каршы алды. Озын-озаклап ләчтит сатып тормый гына шунда ук музейга уздык.

Урамда ук тегермән һәм ат арбасы күзгә ташлана. Димәк, чыннан да, татарларга багышланган, аларның яшәү мохитен яктырткан җиргә керәбез инде дип уйлап куйдым. Эчендә иң элек авыл күренеше каршы ала. Диварда зур гына картина, ә аны кеше зурлыгындагы ат һәм арба сыны белән баетканнар. Бу героемның туган авылы, татар авылы ишегалды күренеше икән. Якын тирәдә милләттәшләребезгә хас булган элеккеге заманнардагы төрле көнкүреш җиһазлары, кораллар һәм әсбаплар куелган.

Шулай ук Сарапул татарларының тарихына багышланган стенд күренде. Баксаң, милләттәшләребез әлеге удмурт шәһәренә 19 гасыр ахырында, төгәлрәк әйтсәк 1870 елларда килеп төпләнгән икән. Монда урнашкан иң беренче татарлар җир казучы, итек басучы һәм тире эшкәртүчеләр булган. Актаныш районыннан күченүчеләр бихисап, ул чорда бу тирәләргә алар күпләп килгән. Тарихка күз салсак, Куйбышев сусаклагычын ясаганда күп халык үзләренең туган авылларын калдырып киткән. Шуларның бер өлеше Удмуртиягә барып төпләнгән. Монда алар җирле заводларда хезмәт куйган, шуңа күрә дә

Сарапул һәм Ижау кебек шәһәрләрнең үсешендә татарларның роле зур дип бәяләнә.
Зөлфәт абый үзе дә тумышы белән Актаныш районыннан, Яңа Кормаш авылыннан булып чыкты.
– 1976 елда монда техник училищега укырга килдем, аннан армиягә киттем, аннан кайткач тагын механик техникумында белем алдым да, 17 ел электрогенератор заводында эшләдем, – дип таныштырды ул үзе белән. –  Шунда берара авыр чор булып алды, хезмәт хакын инструментлар белән бирә башладылар. Миңа инде гаиләмне туендырыр өчен тиз арада аларны сатып, өйгә акча алып кайтырга кирәк иде. Төрле шәһәрләргә барып, шул исәптән Чаллыга да, сәүдәгәрлек серләренә төшенә башладым. 1991 елдан бирле бизнес белән шөгыльләнәм, шул хезмәт хакын үзебезнең заводта җитештерлегән товар белән бирүләре хәзерге яшәешемне формалаштыргандыр да инде. Менә биш ел элек сәүдә үзәге төзи башладык, шул вакытта музейны да ачып җибәрдек, – дип, сөйләде Зөлфәт абый.

– Чит төбәктә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү авыр түгелме соң?
Юк, киресенчә, күбрәк татарларны тупларга тырышам, ике улым да шушы сәүдә үзәгендә эшли. Удмуртиядәге татарлар бик тырыш, зур урыннарда хезмәт куючылары да җитәрлек, эшмәкәрләр арасында да алар бик күп.

Музей буенча экскурсияне дәвам итәбез. Зөлфәт Арсланов һөнәрчеләр почмагын күрсәтте. Күп кенә эш коралларының ничек аталганын сорады, әмма без аларны белеп бетермибез шул. Араларында тире или һәм йон тетә торганнары да күренде. Баксаң, героебызның бабасы киез басучы булган, кайберләре аннан калган икән.

Кулга элек почта ташучы атларга эленә торган җайланма эләкте. Аның тавышы сигез чакрымнан ишетелгән, әлеге муенсада 11 кыңгырау бар, шуның берсе 1 мең сумга төшкән. Зөлфәт абый аны үзенең музеена дип нәкъ менә шул суммага антиквар кибеттән сатып алган. Шушы көннәрдә генә борынгы бизмән дә алып кайткан. Аларның монда чуты юк, ярты тонна үлчи ала торганнары да бар. Шунда ук ХХ гасырдагы телескоп та күренде. Күзем бик күп самавыр һәм гармуннарга төште. Зөлфәт абый аларны игъланнар аша таба, үзләре китереп бирүчеләр дә бар, акчага да ала. Күптән түгел генә бер мари әбисе тальян китергән. Сөйләшә торгач, аның ире татар булуы ачыкланган. Ә инде урыс милләтеннән булган оста Шүрәле һәм Былтыр кебек персонажларның сыннарын ясаган.

Музейда нинди генә экспонатлар юк, алар монда 1200 данәдән артык икән. Менә Зөлфәт абый кулына ниндидер борынгы уен коралын ала. Бу халык телендә “дождевик” дип атала торганы, эчендәге ярмалар энәләргә бәрелеп, су аккан тавыш чыгара. Шунда ук музей хуҗасы саз, сорнай, барабан һәм гармунда да уйнап күрсәтте. Үзләренең "Мирас" дигән ансамбльләре бар, шуның белән еш кына чыгышлар ясыйлар икән. Музыка өлкәсенә кереп киткәч, борынгы граммофонда матур гына татар җырын куеп җибәрде. Шул вакытта берничә минутка элеккеге татарларның мохитенә кереп алдык. Өстәвенә музейда милләттәшләребезнең борынгы өйләренең эчен тасвирлаган бер почмак та эшләнгән. Шунда тәмләп чәй эчеп алдык. Монда татарларның ничек яшәгәнен, көнкүреш тормышта нәрсәләр кулланганын күреп була.

– Музейга экскурсияләр белән киләләрме соң? – дип сорамыйча калмадым.
– Әлбәттә! Монда безнең хезмәткәребез эшли. Музейга кеше гел килеп тора.

– Татарлар гына киләдер инде?
— Юк, күбрәк урыслар һәм удмуртлар, – дип шаккаттырды мине Зөлфәт абый.

Мәктәп укучыларына экскурсия уздыру өчен алдан ук язылалар икән. Аларны кызыксындыру максатыннан беренче телефон буларак кулланылган җиһаз да алганнар. Бала-чага бик теләп килә икән әлеге Сарапул татарларына багышланган музейга. Әйберләрне үзләре тотып карасалар, күзләре белән күрсәләр, сорауларын биреп, җавап алсалар, киләчәк буыныбыз тарихны белеп үсәчәк, дигән фикердә тора Зөлфәт Арсланов. Шуларны истә тотып, музейда элеккеге китапларны да саклый. Менә берсен кулына алды, Роберт Миңнуллин редакциясе астында 1982 елда чыккан шигырьләр җыентыгы булды ул.

Сарапул татарлары бик бердәм булган. Кулъязмаларга күз салсак, алар элеккеге гасырларда җыелышлар оештырып, шәһәр тормышын ничек алып бару һәм аның үсешенә үзләренең өлешен кертү турында фикер алышкан. Зөлфәт абый бер документта шундый бер очрашуга 120 татарның килүен ачыклаган. Ә ул чорда Сарапулда, күп булса, милләттәшләребезнең саны ике меңнән артмаган. Хәзер исә шәһәрдә 7 меңнән артык татар яши, 30-40 татар җыелыр микән, дип сыкрана Арсланов. Шул чорда алар бик актив булган, чөнки тарихка күз салсак, милләттәшләребезне кыерсытканнар, шуңа күрә дә берләшкәннәр. Заманында Сарапулда хәтта татар театры да эшләп килгән.

— Шушы музейда күңелегезгә бик якын булган кайсы экспонатны атар идегез? - дип сорадым Зөлфәт абыйдан.
Алар барысы да минем өчен бик якын, ә инде аеруча үземнең балачак белән бәйле булганнары, әйтик, әнием сөт аерткан сепаратор. Шул әйберләрне туган ягымнан җыеп алып килдем.

— Сезне, гомумән, шушы музейны ачып җибәрергә нәрсә этәрде соң?
Укыган вакытларымнан ук тарих белән кызыксындым, бөтен әйберне тотып карап, төбенә төшеп, аны сүтеп, өйрәнеп яшәдем. Аларны бик сакладым, ватмаска тырыштым. Музей ачу хыялым күптәнге минем, акрын гына үземнең тормыш белән бәйле экспонатларны туплый башладым. Кемдер балыкчы, кемдер марка җыя, ә минем хоббием шушы тарихны өйрәнү, аны саклау. Татарстанда яшәгән булсам, бәлки бу музейны оештырмаган да булыр идем, ә инде читтә яшәгәч, татарларның кайчан шушы җирләрдә килеп чыгышы, аларның тарихы минем өчен бик кызыклы булды. Хәзергесен дә без туплап барабыз, үзебезнең архив бар. Сарапул татарлары белән аралашып торабыз, бергәләшеп ярдәмләшеп яшәргә тырышабыз, – дип сөйләде Зөлфәт абый.

Иң татлы җимешләрен героем ахырга калдырган. Үзенең эш кабинетына алып керде. Анда диварда кыйммәтле антиквариат булган француз сәгатьләре эленеп тора. Күптән түгел генә 23 мең сумга бер удмурттан гөслә сатып алган. Шунда уйнарга өйрәнеп маташа. Яшерен-батырын түгел, шәхсән үзем музейлар белән әлләни кызыксынмый, әмма Сарапулдагысы күңелемә хуш килде. Экспонатлары да түгел, хәтта граммофоныннан яңгыраган элекеге татарча җыры белән дә түгел, ә менә бөтен җаны-тәне белән татар милләтенә хезмәт итүче бүгенге көн герое мине уятып җибәрде дә.

Рәсим Хаҗиев.
Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading