16+

Татарстан хакына 9 ай диңгез тоткынлыгында

“Милонга” яхтасында Алмаз Алиев, Илфат Миннебаев һәм Вил Сагыйтов дөнья тирәли йөреп чыктылар. Бераздан командага Иван Поликарпов кушылган. Батыр диңгезчеләр үзләренең сәфәрләрен ТАССРның 100 еллыгына багышлаган. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында шушы вакыйга уңаеннан матбугат конференциясе булды.

Татарстан хакына 9 ай диңгез тоткынлыгында

“Милонга” яхтасында Алмаз Алиев, Илфат Миннебаев һәм Вил Сагыйтов дөнья тирәли йөреп чыктылар. Бераздан командага Иван Поликарпов кушылган. Батыр диңгезчеләр үзләренең сәфәрләрен ТАССРның 100 еллыгына багышлаган. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында шушы вакыйга уңаеннан матбугат конференциясе булды.

Аргентина кайтавазы

— Санкт-Петербург шәһәрендә дөньятирәли сәяхәткә яраклы “Милонга” яхтасын эзләп табып, аны Татарстанга алып кайттык. Яхтага ТАССРга-100 ел эмблемасы төшерелгән җилкән киереп, Россия һәм Татарстан флаглары тагып, 2020 елның 28 июлендә Казаннан Төркиягә кузгалдык. Төркия һәм андагы татар диспорасы безне бик җылы кабул итте, ярдәм күрсәтте. Истанбулдан юлыбызны 15 сентябрьдә дәвам иттек. Атлантик, Тын һәм Һинд океаннарын, дистәләгән диңгезләрне кичеп, җәмгысе, 45 мең километрдан артык су юлын узып, 2021 елның 14 июньдә Төркиянең Мәрмәрис шәһәренә кайтып төштек. Безне төрекләр, татарлар каршы алды-Татарстанның үзенә кайтып төшкәндәй күңел тынычлыгы кичердек,-дип башлады сүзен яхта капитаны Алмаз Алиев.
— ”Милонга” атамасы нәрсәне аңлата? - дип, “Шәһри Казан” исеменнән кызыксынып сорау бирдем.
Милонга - Аргентина тангосы, бию дигән мәгънәне белдерә, - дип аңлатты Алмаз Алиев.- Дөньятирәли сәяхәткә татар телендәге берәр исемле яхтада чыгып китү хыялым да бар иде, әлбәттә. Минем “Энҗе” дигән яхтам да бар иде, аның белән Гибралтарны урап кайтканым булды.
 “Милонга” яхтасы диңгез-океан дулкыннарында биеткән дә, куркыткан да һәм коткарган да экипажны.

 Кырыслана кеше күңелләре

— Коронавирус чикләүләре игълан ителгәнлектән, Самоа дәүләте безне үзләренең портына кертмәде. Шри-Ланка портка туктау өчен зур акча сорады, гомүмән, портларга керү бик кыйммәт хәзер. 1990 еллардагы романтика, чит ил сәяхәтчеләренә ярдәмчеллек кимеде, дөньяны бюрократия пәрәвәзе чолгап ала бара, - дип уфтанды Алмаз Алиев.

Австралия дә пандемияне сәбәп итеп, башта “Милонга”ны кабул итүдән баш тарткан. Аделаида шәһәрендәге татарлар диаспорасына Татарстан флагын һәм сәламен тапшыра алмаганнар.
Австралия янында вакытта каты яңгыр яварга тотынды. Без яхтада савыт-сабалар белән яңгыр суы җыябыз. Чик саклаучы гаскәрләр самолеты очучысы безнең су җыйганны күреп, хәбәр иткән. Шуннан соң безгә Төньяк Австралиягә тукталыш ясарга рөхсәт бирелде. Вануату хакимияте яхтабызны тоткарлады, хәтта, - дип искә төшерде Алмаз Алиев.

 Татарлар дөньяны яулый

“Милонга” яхтасы ТАССРга-100 ел эмблемалы җилкәнен җилфердәтеп Төркия, Марокко, Гибралтар, Кариб утраулары, Панама, Полинезия, Бали, Шри-Ланка, Мальдивы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр һәм башка дәүләтләр портларында тукталыш ясаган.
— Күп җирдә Татарстанны беләләр. Татарлар дөньяны яуларга керешкән, дип шаяртучылар да булды,- диде Алмаз Алиев.

 Хатын сизенә күрмәсен

Тагын дөньятирәли сәяхәткә чыгып китәргә теләгегез юкмы? Алмаз Алиев:”Су дәръясы-сихри көч, ул күңелне үзенә тартып тора. Тагын чыгып китәр идем, хатын сизенә күрмәсен, күрсәтер диңгезне. Шаярмыйча гына әйткәндә, миңа 72 яшь бит инде. Ерак җирләрдә чакта гаилә, туган ил нык сагындыра. Гаиләнең кадерен белеп яшәргә кирәк. Тагын дөньятирәли сәяхәткә үк китеп булмас”,- дип җавап кайтарды.
 
 “Норд Стар”

 
Олег Тюрин җитәкчелендәге “Норд Стар” (“Төньяк Йолдызы”) яхтасы экипажы 1997елда шулай ук дөньятирәли йөреп чыккан иде. Алар да диңгез сәяхәтләрен Татарстан Республикасы көненә багышлаган иде.
— Сезнең яхта кит балыгына да бәрелә язды бугай,-дип, матбугат конференциясендә катнашкан Тюрин әфәндегә сорау бирдем.
 -Кит балыгына түгел, 5 метр чамасындагы марлин балыгына бәрелә язган идек. Торпеда кебек шундый югары тизлектә узып китте, кылычсыман борыны белән яхтага бәрелсә, җимерә иде. Диңгез һәм океаннарның, дулкыннарның, таң атуларның һәм кич булуларның матурлыгы гомерлек истәлек. Төркиядәге татар эшкуары Фәрит Бичуринга ярдәмнәре өчен рәхмәтле булып яшим,-дип җавап бирде Олег Тюрин.
 “Норд Стар” яхтасы Кузьмедемьянск шәһәрендәге мәктәп каршына һәйкәл сыйфатында куелган. Кешеләрнең күңелләре генә түгел, таш нигездәге яхтаның да “җаны” диңгезләргә ашкынадыр, мөгаен.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading