16+

Татарстан халкы сәүдә үзәкләрен юксына

Атна азагында ресторан һәм кафеларның ачык верандаларында утырып ашарга рөхсәт бирелде. Барлык санитар-эпидимиологик таләпләр үтәлгән очракта, билгеле.

Татарстан халкы сәүдә үзәкләрен юксына

Атна азагында ресторан һәм кафеларның ачык верандаларында утырып ашарга рөхсәт бирелде. Барлык санитар-эпидимиологик таләпләр үтәлгән очракта, билгеле.

Шөкер, хәзер урамда да битлексез йөри алабыз. Әмма битлек-перчатка режимы бетерелми: кибетләрдә, таксида һәм җәмәгать транспортында таләпләр элеккечә кала.

Чиратта кайсы оешмалар ачылыр? Халык барыннан да бигрәк тә эре сәүдә үзәкләре ачылышны көтә. Татарстан Президентының инстаграмында эре һәм кече сәүдә вәкилләре көн дә ярдәм сорап яза. Хәлләрен аңларга була – сәүдә үзәкләренең күбесе 19 марттан бирле ябык. Өстәвенә алар аренда түләвеннән, салымнардан да алар азат ителмәгән. Шуңа да бу төр бизнес җитәрлек зыян күрде. Күпме эшче, сатучы-менеджерлар өйдә эшсез утыра.

Зур сәүдә үзәкләре, ваклап сату урыннары, төнге клуб-рестораннар, балаларның уен мәйданчыклары... Казанда алар әлегә ябык булса, кайбер районнарда сәүдә үзәкләре өлешчә ачыла башлаган инде. Республиканың 43 районның 31ендә эшли башлаган үзәкләр. Дөрес, залларда кешеләр саны чикләнгән: 4 квадрат метрга бер кеше туры килергә тиеш. Башкаладагы кебек Азнакай, Әлмәт, Баулы, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Нурлат, Чистай, Түбән Кама сәүдәгәрләре ачылышны дүрт күз белән көтә.

Газета укучыларыбыз да интернеттан гына балаларга кием сайлап булмый дип зарлана. “Бөтен Казанны әйләнеп бер футболка таба алмадык. Биектауда бер сәүдә үзәгеннән көчкә үзебезгә яраклысын алдык. Иркенләп йөреп булмагач, бик җайсыз. Бөтен җирдә чикләүләр куелган, хәтта төзелеш материаллары да алып булмый. Сәүдәгәрләр кыйммәтле товарларын беренчерәк тәкъдим итә. Сорый торгач кына юньрәк бәялесен алып чыгалар. Безгә үзебезгә карарга мөмкинчелек юк, ишектән кертмиләр”, – дигән хәбәрләр көн саен диярлек килеп ирешә.
Әлегә хәлләр шундыйрак. Күпләр сәүдә һәм күңел ачу үзәкләренең ачылуын көтә. Әмма коронавирус белән авыручылар һаман да ачыкланып тора. Шуңа да иркенгә чыгарга иртәрәктер әле.

Фото архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading