16+

Татарстанда апрель-майда санитар чистарту икеайлыгы үткәрелде

Республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков 2 июньдә онлайн рәвештә узган брифингта башкарылган эшләргә йомгак ясады.

Татарстанда апрель-майда санитар чистарту икеайлыгы үткәрелде

Республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков 2 июньдә онлайн рәвештә узган брифингта башкарылган эшләргә йомгак ясады.

Чүп олаулары

Ашлык ташыган машиналар колоннасы булса куанып калыр идең, әлбәттә. Юк шул, әрҗәләрдә-калдыклар...
- Икеайлык барышында 9 мең йөк машинасында полигоннарга 500 мең кубометр чүп-чар чыгарылды, - диде министр Александр Шадриков. - Рөхсәтсез теләсә - кая түгелгән калдыклар табигатькә дә һәм финанс яктан да зыян китерә. Муниципаль берәмлекләр рөхсәтсез чүплекләрне чистарту өчен гомүм исәптә 25 миллион сум акча тоткан.
Муниципаль җирлекләрне җыештыруда Казан, Чаллы шәһәрләре, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа һәм Биектау районнары аеруча актив эшләгән.

Урманнарның “күзе” бар

Санитар икеайлык вакытында гына да тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның 1,5 мең очрагы теркәлгән, шуның өчен 1308 беркетмә тутырылган, ә 6 очракта җинаять эше үк кузгатылган. Салынган штрафларның инде 28 миллионы түләттерелгән. Яшеллекләргә чүп түккән өчен гражданнарга 1-2 мең сум, ә юридик затларга 100 мең сумга кадәр штраф языла.
- Урманнар һәм күлләр буйларына яшертен “фотокапкыннар” (фотоловушка) урнаштырылган. Икеайлык вакытында фотокапкыннар яшеллеккә чүп аударуның 70 очрагын эләктерде. Электрон күзәтчелек алга таба да дәвам итә, пилотсыз очкычлар да кулланыла, - дип кисәтте экология министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров.

“ЭКОяз”

Экология министрлыгы ел саен табигатьне саклау темасына конкурс оештыра. Быелгы “ЭКОяз 2020” конкурсында Татарстаннан тыш, Чувашия, Марий Эл, Крым республикаларыннан, Мурманск өлкәсеннән, Владикавказдан һәм Санкт-Петербургтан, хәтта, Казахстан белән Белрусь илләреннән дә укучылар экология темасына рәсемнәр җибәргәннәр.

“ЭКОяз” республика санитар чистарту акциясендә Алексеевск районыннан Кузьмичевлар гаиләсе җиңгән. Министр әйткәнчә, әлеге гаиләгә туристлык тупланмасы (чатыр, савыт-саба) бүләк ителгән. Шулай ук, Түбән Кама ТЭЦ предприятиесе, Апас районының Табар Черкен балалар бакчасы, Биектау районының Биектаудагы 1нче гомүм урта белем мәктәбе-җиңүчеләр исемлегендә.

“Хәтер бакчасы”

- Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Хәтер бакчасы” халыкара акциясендә республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 507 мең агач утыртылды. Санитар икеайлык барышында барлыгы 1,2 миллион агач һәм куак утыртылды, - диде министр Александр Шадриков.

Мин-эколог, син кем?

- Санитар икеайлыкта катнашкан предприятиеләргә, муниципаль берәмлекләргә, мәгариф учреждениеләренә һәм битараф булмаган кешеләргә зур рәхмәт! 5 июль - Экологлар көне белән котлыйм! Һәркайсыбыз күңелләребездә “эколог” булсак иде, шул вакытта республикабыз территориясендә чисталык тагын да яхшырак сакланыр иде, - дип йомгаклады сүзен министр Александр Шадриков.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading