16+

Татарстанда көн саен унга якын кеше коронавирустан үлә

Президент Рөстәм Миңнеханов:”Кешеләрне югалтабыз, мондый хәлләргә юл куярга ярамый”,-дип, коронавируска каршы чараларны көчәйтергә кушкан. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 11 ноябрьдә үткәргән брифингта киләсе атнада Татарстан Президенты катнашындагы чаралар белән таныштырды, журналистлар сорауларына җавап бирде.

Татарстанда көн саен унга якын кеше коронавирустан үлә

Президент Рөстәм Миңнеханов:”Кешеләрне югалтабыз, мондый хәлләргә юл куярга ярамый”,-дип, коронавируска каршы чараларны көчәйтергә кушкан. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 11 ноябрьдә үткәргән брифингта киләсе атнада Татарстан Президенты катнашындагы чаралар белән таныштырды, журналистлар сорауларына җавап бирде.

Сбер оешмасына 180 ел

— Киләсе атнаның дүшәмбесендә Президент Рөстәм Миңнеханов шәһәр үзәгендәге “Сбер-решение” офисын кабаттан ачу чарасында катнаша. Әлеге офиска төзекләндерү үткәрелде. Татарстанда Сберның 413 офисы эшли, елына 1,7 миллион кешегә хезмәт күрсәтелә. Сбер оешмасы республикадагы инвестиция проектларына актив ярдәм итә, зур гына салымнар түләп бара,-диде Лилия Галимова.

Татарстан-Аргентина хезмәттәшлеге

 Шулай ук киләсе атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аргентинаның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эдуардо Антонио Зуайн әфәндене кабул итә.
— Татарстан белән Аргентинаның 2020 елдагы сәүдә әйләнеше 500 мең долларны тәшкил итте. Без газ мотор ягулыгында эшли торган машиналар, нефть-химия продукциясе җибәрәбез. “КАМАЗ” җәмгыятенең, Казан вертолетлар заводының үзара хезмәттәшлектә катнашуын тагын да киңәйтү, Татарстан белгечләрен Аргентина энергетика корылмаларын камилләштерүгә җәлеп итү, Аргентина предприятиеләренең “Алабуга” үзгә икътисади зонасында эшчәнлеген булдыру турында сөйләшү үткәреләчәк,-диде Лилия Галимова.
— Аргентинада терлекчелек тармагы көчле. Авыл хуҗалыгы мәсьәләсе күтәреләчәкме?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
— Әлбәттә, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүдә үзара хезмәттәшлек турында да сөйләшү булачак,-дип җавап кайтарды Казан Кремле вәкиле.

 Шомлы 22 ноябрь

— Җәмәгать транспортында 22 ноябрьдән куар-код тикшерә башлаячаклар, дигән хәбәр бар. Бу чара гамәлгә кертеләчәкме?-дип, чираттагы соравымны юлладым.
— Татарстан Президенты җәмәгать транспортында куар-кодларны тикшерү тәкъдимен әйтте. “Моның өчен мине нык тәнкыйтьләрләр, билгеле. Кешеләрне югалтабыз, бу хәлгә юл куярга ярамый”,-диде Рөстәм Нургалиевич. Президент кушуы буенча QR-код тәртибе кертү мәсьәләсендә республиканың вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә махсус эшче төркем оештырылды. Пассажирлар йөртүчеләр катнашында киңәшмә үткәрелде. Җәмәгать транспортында куар-код тәртибен куллану турында тәгаен карар 11 ноябрьнең икенче яртысында хәбәр ителәчәк,-диде Лилия Галимова.

 Сакланмыйбыз, җәмәгать!

— Татарстанда коронавирустан көн саен унга якын кеше үлә. Туганнарыбызны, әти-әниләребезне югалтабыз. Алтмыш һәм аннан өлкән яшьтәгеләр күп үлә, чөнки аларның хроник авырулары да кузгала-көчәеп китә. Өлкәннәргә җәмәгать урыннарында йөрмәскә тырышырга кирәк. Вакцина кадаттым, дип, тынычланырга ярамый, вакцинадан соң да саклану зарур,-диде Лилия Галимова.

 Әфганстан татарларына ярдәм

 Мөселман хәйрия фонды рәисе Рөстәм Хәбибуллин күптән түгел үткәрелгән матбугат конференциясендә Әфганстандагы 500 меңгә якын татарларның ачлыктан интегүләре турында ачынып сөйләгән иде.
— Татарстан Президентына гуманитар ярдәм оештыруны үтенеп хат җибәрдек, -дигән иде Рөстәм әфәнде. Ул хат Президентка барып ирештеме?-дип кызыксындым.
— Мөрәҗәгать-хат Татарстан Президентына барып иреште. Рөстәм Миңнеханов шунда ук Әфганстандагы татарларга гуманитар ярдәм оештыру буенча эшләр башлауны республика вице-премьеры Васил Шәйхразиевка йөкләде. Конгрес белән берлектә гуманитар ярдәм мәсьәләсе гамәлгә ашырыла,-диде Лилия Галимова.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading