16+

Быел Татарстанда нинди юллар төзекләндереләчәк?

Республикада быел 170 миллиард сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылачак. Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов быел республикада юл төзелешләренә “рекордлы” күләмнәрдә акча бирелгәнлеген әйтте.

Быел Татарстанда нинди юллар төзекләндереләчәк?

Республикада быел 170 миллиард сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылачак. Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов быел республикада юл төзелешләренә “рекордлы” күләмнәрдә акча бирелгәнлеген әйтте.

— Россия Федерациясе Президенты һәм Татарстан Республикасы Президенты юл төзелешләренә нык әһәмият бирә. Без үзебезгә йөкләнгән бурычларны җиренә җиткереп башкарырга омтылабыз,- диде Фәрит Хәнифов.

Татарстанда төбәк юллары төзүгә һәм төзекләндерүгә 46 миллиард 837 миллион сум тотылачак. М-12 автотрассасы өчен 101 миллиард сум билгеләнгән. Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узу юллары төзелешенә 5,5 миллиард сум, ә Шәле - Баулы юл участогы төзелешенә 20,5 миллиард сум каралган.

 Казандагы юл участоклары

Башкалада “Салават күпере” торак комплексына юл төзелеше дәвам итә. Несмелов урамында Горький шоссесына янәшә-дублер юл барлыкка китерелә. Әлеге юл Аракчино бистәсе яныннан М-7 федераль автотрассасына килеп чыгачак.

Казанның Зур боҗра юлының ахыргы этапларында төзелеш бара. Техническая һәм Мехчылар урамнары буенча килгән юл Киров дамбасына тоташтырыла. Мәүлетов урамында җәяүлеләр өчен юл кичүе төзелә. Планнарда 183 нче мәктәп янында да җәяүлеләр юл кичүе төзү каралган.
 Вознесение трактының икенче чиратын төзү бара, бу юлны 2023 елга файдалануга тапшыру ниятләнелә.

 М-12 автотрассасы

—Тиз йөрешле М-12 автотрассасының 140 чакрымы Татарстан җирлегенә туры килә. Булачак юлның барлык участокларында да эш бара. Дамбалар күтәрелде, су агымы өчен 80 урында дамба аша торбалар калдырылды. Кайбер участокларда вак таш түшәлде һәм беренче кат асфальт та җәелде. Юлның республика өлешендә 50 күпер була, шуның иң җаваплысы-Идел аша салыначак күпер. Иделдә вакытлы күпер салынды инде, ул төп күпер төзелеше өчен кирәк. Идел аша яңа күпер 3 чакрым 600 метрны тәшкил итә, тимер конструкциянең икенче өлешен сузу эшләре башланды. М-12 автотрассасы төзелеше вакытында файдаланылган 300 чакрым төбәк юллары да, соңыннан капиталь рәвештә төзекләндереләчәк, - дип ышандырды министр Фәрит Хәнифов.

 167 “зәхмәтле” урын

Татарстандагы юлларда 167 хәвефле урын исәпләнә. 

Юл-транспорт һәлакәтләре еш теркәлә торган юл участокларын үзгәртеп төзүләр дәвам итә. “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты ярдәмендә быел да 6,7 миллиард сумга юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылачак. Юлларда чокыр-чакырлы 300 мең квадрат метр мәйдан теркәлгән, шуның 104  мең квадрат метры төзекләндерелгән инде.
 
 Авыллар читтә калмыймы?

— Үзара салым хисабына авылларда юл төзелешләре алып барыламы? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
— Республикада быел авыл җирлекләрендә 400 миллион сумга юл төзелешләре үткәреләчәк. Фермерлык хуҗалыкларына гомум исәптә 30 чакрым юл сузыла. Үзара салым хисабына авылларда юл төзелешләре башкару бик әһәмиятле чара. Халык җыйган акчаның һәр сумына дәүләт тарафыннан 4 сум өстәлә. Районнар башлыклары белән сөйләшеп торабыз, быел үзара салым акчасына һәр районда 10ар чакрым юл төзеләчәк, - дип җавап бирде министр Фәрит Хәнифов.

Башкортстанга җырлап кына барабыз

“Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе” федераль учреждениесе җитәкчесе урынбасары Сергей Автономов сөйләгәнчә, Чаллы шәһәрен яныннан Башкортстан Республикасы чигенә кадәр М-7 автотрассасын үзгәртеп төзү башлана. Төзекләндерү участогы 98 чакрымны тәшкил итә, проект 73 миллиард сумга төшә. 

Федераль проектлар ярдәмендә “Казан” халыкара аэропорты М-7 автотрассасы белән тоташтырыла. М-7 автотрассасында яктырткычлар урнаштыру эшләре дә дәвам итә.
Фото: https://kzn.ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading