16+

Түбәтәйле рамай үрдәкләрен Төркия һәм Согуд Гарәбстанында көтәләр

Татарстанның Лаеш районы Комлы Кавал авылында үстерелгән «хәләл» кош ите, татар түбәтәен киеп, Мәскәү, Самара, Уфа, Чиләбе, Екатеринбург, Пермь шәһәрләренә хәтле барып җиткән, озакламый аларны Төркия һәм Согуд Гарәбстанында да беләчәкләр.

Түбәтәйле рамай үрдәкләрен Төркия һәм Согуд Гарәбстанында көтәләр

Татарстанның Лаеш районы Комлы Кавал авылында үстерелгән «хәләл» кош ите, татар түбәтәен киеп, Мәскәү, Самара, Уфа, Чиләбе, Екатеринбург, Пермь шәһәрләренә хәтле барып җиткән, озакламый аларны Төркия һәм Согуд Гарәбстанында да беләчәкләр.

«Үстерергә халык булыша»

Фермерлар Рамил Гобәйдуллин белән Фәрит Хәйретдинов, үрдәк ите элек-электән татар халкының яраткан ризыгы булган, диләр. Үрдәк итеннән өчпочмак, бәрәңге шулпасы, үрдәкнең баш-­аягыннан пешерелгән итле бәлеш, мичтә пешкән тутырылган үрдәк - татар авылларының затлы сыйлары. Түбәтәе дә, үрдәге дә - үзебезнеке, аларны һәркайда танып белергә, яратып сатып алырга тиешләр, дигән фикердә фермерлар.

Рамил белән Фәрит -туганнар. Лаеш районы Комлы Кавал авылында, ташландык фермаларны алып, үрдәкләр үрчетә башлауларына өч-дүрт ел гына әле. Терлек абзарларының күптән түгел нинди халәттә булганлыгын диварларга эленгән фотосурәтләрдән карап кына белергә мөмкин, монда хәзер бар да башкача.

Алар үз мисалларында авыл хуҗалыгы тармагының керемле булуын, авыл халкының һәрвакыттагыча тырышлыгын, һич кенә дә эштән бизмәгәнлеген, үзебездә җитештерелгән продукциянең дә читтән кертелгәннәренә конкурент була алуын исбатлаулары белән дә горурланалар.

- Авыл кешесе уңган ул. Аңа файда китерерлек эш кенә табарга кирәк. Без авыл кешесенә бер тәүлек­лек яки ун көнлек берничә мең баш үрдәк бәбкәләрен үз абзарында үстерергә һәм безнең аша сатарга тәкъдим итәбез. Инде шундый уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе тупладык, - ди Фәрит Хәйретдинов. - Авыл кешесе үстергән үрдәк, яхшы тәрбия исәбенә, югалтуларсыз, тазарак та, тәмлерәк тә була. Мин, гомумән, авыл кешеләренә элеккеге колхозларның ташландык биналарын чис­тартып-төзәтеп, үрдәкләр симертергә киңәш итәм. Безнең халык, гадәттә, кош-кортны иртә җәйдә алырга күнеккән. Миңа калса, үрдәкне, иң яхшысы, елның салкын вакытында үстерү әйбәт: әйтик, сентябрьдән апрельгәчә, бу чорда аның бәясе шактый югары йөри. Безнең токым үрдәкләр майлы түгел. Берникадәр өлешен безгә авыл халкы үстереп бирә, быел да 500 мең баш үрдәкне таратырга уйлыйбыз. Күп районнардан заявкалар алдык.

Атна саен - 17 мең бәбкә

Комлы Кавалда Англия­дән кайтартылган Черри-Велли токымын үрчетәләр. Моңа кадәр биш-алты төрле токымны үстереп, Европаның күп илләрен йөреп тәҗрибә туп­лаганнан соң, нәкъ менә Англия үрдәкләрен кулай дип табалар. Өстенлеге - итләч, тиз үсә. Халык телендә үрдәк артык майлы кошлардан санала, күп­ләр, сәламәтлекләре өчен куркып, итнең бу төрен алмаска тырыша. Фәрит Хәйретдинов, белгечләр бөтенләй башка фикердә, ди:

- Азык кыйммәте буенча, үрдәк ите зур өстенлекләргә ия. Аны куян, бозау ите белән бер рәткә куярга булыр иде. Үрдәк мае үзенең составы буенча зәйтүн, кунжут, балык маена якын. Аны ашап кеше симерми. 100 грамм үрдәк итендә кеше өчен бер тәүлеккә җитәрлек омега-3, омега-6 май кислоталары бар.

Рамил Гобәйдуллин шәхси хуҗалыклар өчен үрдәк үрчетүнең иң зур өстенлекләренең берсе - үрдәк бәбкәләренең авыруларга бирешмәүчәнлеге дип исәпли. Үзеңдә үстерү өчен бер тәүлектәгеләрне алу уңышлырак диде:

- Унбиш көнгә хәтле үрдәк бәбкәсе кило ярым ризык ашый, калган утыз көнендә җиде килодан артык. Безнең үрдәкләр 42 көндә 2 кило 200 грамм авырлыкка җитә. Аннан соң сугымга җибәрәбез. Әлбәттә, шәхси хуҗалыклар озаграк үстерәләр, ул вакытта үрдәкләрнең авыр­лыгы дүрт килодан артып китә, каз хәтле дияргә була. Үрдәк өчен иң мөһиме - аны судан өзмәү. Ана үрдәк елына якынча 280 йомырка сала, шуларның 14 проценты бәбкәсез булырга мөмкин. Безнең инкубаторларда атна саен 17 мең бәбкә йомыркадан борын төртә.

«Әнине дә, сезне дә алдамыйм»

Соңгы өч елда елына 1 миллионга якын үрдәк үстереп сатканнар. Быел аларның санын 1 миллион 250 меңгә, ә 2016 елда 3 миллион 700 меңгә җиткерергә планлаштыралар. Әлегә иң зур каршылыкларның берсе -сугым цехларының кечкенә булуы. Шунысын да әйтергә кирәк: биредә үрдәкләр бары тик «хәләл» кануннарына туры китерелеп кенә чалына. Җитештерелгән ризыклар да халык­ка «хәләл» тамгасы белән тәкъдим ителә. Аларның төре бихисап: каклаган, ыслаган, маринадланган үрдәкләр, туңдырылган пилмән, хинкали, мантый... Үрдәк итеннән пешерелгән самса, ит бәлешләре - телеңне йотарлык. Бу ризык­лар белән безне дә сыйладылар. Хуҗабикәләргә уңайлы булсын өчен, камыр ризыкларын да махсус тартмачыкларда тундырып саталар, алып кайт та мичкә тык. Ризыкларның сыйфатына зур игътибар бирелә.

- Мин үземнең әниемне алдый алмыйм, нигә сезне яисә әнкәгезне мин алдарга тиеш? - ди Фәрит Хәйретдинов.

Вак бәлешләрне Мәс­кәүдә бик яратып алалар икән, әлбәттә инде, анда сату бәяләре күпкә кыйммәтрәк. Ә җитештерү бәясеннән барысын да Казан агропаркындагы сәүдә ноктасыннан сатып алырга була. Фермерлар Татарстан Президенты, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына те­ләктәшлек белдереп торулары өчен бик рәхмәтлеләр.

- Дәүләт кредитларны каплаганда, көтүлекне яңартканда, җиһазлар сатып алганда субсидияләр бирә, корылык килгәндә, чыгымнарны капларга, салымнарны түләгәндә булыша. Фермерларны бүген баланы караган кебек карыйлар, шуңа күрә өметләрне акларга тырышабыз, - ди Фәрит Хәйретдинов.

Ул шәхси хуҗалыкларга кредитлар белән бик мавыкмыйча, башка юлларын эзләргә тәкъдим итә. Комлы Кавал авылындагы үрдәк хуҗалыгында якын-тирә авылларда яшәүче 90лап кеше эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading