Җәй башланырга да күп калмады. Диңгезгә барып кайтсаң да шәп булыр иде ул.
Әмма көньяк юнәлештәге аэропортлар әле дә ябык. Россиянең көньягы һәм үзәк өлешендәге 11 аэропортта чикләү режимы 25 майга кадәр озайтылды. Сүз Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-на-Дону, Симферополь һәм Элиста аэропортлары турында сүз бара.
Диңгезгә бару юлы бөтенләй ябылмаган да анысы. Очкыч урынына поездлардан, автобус һәм җиңел машиналардан файдаланырга була. Әлеге транспорт чаралары белән быел көньяк курортларга 50 миллион кешене алып барырга уйлыйлар. Моның өчен өстәмә поездлар билгеләячәкләр.
Шул ук вакытта, туроператорлар ассоциациясе хәбәр иткәнчә, көньяк аэропортларга очышлар туктатылып, кунакханәләрдәге номерларны алдан алып куючылар кимегәч, Кара диңгез курортлары отельерлары бәяләрне төшерә башлаган. Тур сатып алырга теләүчеләр дә әлегә һава киңлекләре ачылганны көтә. Шул ук вакытта экспертлар халыкның Кырымга тур алырга ашыкмавын аэропортлар ябылу белән генә түгел, төбәкнең хәрби хәрәкәтләргә якын булуы белән дә аңлата. Туроператорлар бәяләвенчә, бүген Кырым юнәлешенә ихтыяҗ 40-80 процентка кадәр кимегән. Шуның белән бәйле рәвештә, Кырым отельләренең 30 проценты бу сезонда ачылып та тормас дигән шик бар.
Сочига исә туристлык агымы нибары 10 процентка гына кимегән. Тик анда барырга теләүчеләрне юлдагы вакыт үзгәрде дип кисәтәләр. Махсус хәрби операция белән бәйле рәвештә очу юнәлеше үзгәргән. Элек очкыч 2,5 сәгатьтә очкан булса, хәзер ике тапкырга озаграк очарга туры киләчәк.
Көньяк юнәлештән кала да, ил эчендә барып күрерлек җирләр күп. Туристлык кешбэгын кайсы юнәлештә куллануларына карап, Ростуризм аның беренче нәтиҗәләрен ясаган. Быел россиялеләрнең күпчелеге Краснодар краенда ял итәргә уйлый. Иң популяр шәһәр һәм төбәкләр исемлегенә Петербург, Мәскәү, шулай ук үзебезнең Татарстан кергән. Кырым, Ставрополь, Пермь крае да кунакларны көтә. Башкортстан, Калининград, Түбән Новгород та туристларсыз калмаячак.
Актив ял сайлаучылар Алтай, Карелия, Ерак Көнчыгыш, Камчатка һәм Сахалинны сайлый.
Эчке туризмның үсүен СберМегаМаркет та сизгән. Чит илләр урынына халык эчке актив туризмны сайлый, интернет-кибетләрдә балык тоту, аучылык һәм туризм товарларын сату унике тапкырга арткан, дип хәбәр итә ул. Иң күп сатыла торган товарлар исемлегенә фонарь, кемпинг лампасы, термос кергән.
Пандемия башланганнан бирле гомумән эчке туризмның үсүе күзәтелә. “Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проекты ярдәмендә ул тагын да үсәргә тиеш. Проект нигезендә инде илдә яңа отельләр төзелә башлаган, кемпинглар, субсидияләнгән чартерлар булдырылган. Әлегә туктатылып торган кешбэк программасы 1 октябрьдән кабат гамәлгә керер дип көтелә. Ә турларны җәйнең икенче яртысыннан сата башларга уйлыйлар. Моннан тыш, субсидияләнгән чартерлар программасыннан кимендә 30 мең кеше файдаланачак. Шул рәвешле илдә туристлык агымын 61,2 миллионга кадәр арттырырга җыеналар. Узган елда ил буйлап 56,5 миллион кеше сәяхәт иткән.
Туристлык инфраструктурасын үстерү өчен 2030 елга кадәр 2 триллион шәхси инвестицияләр җәлеп итәргә планлаштырыла. Илкхүләм проектны гамәлгә ашыру өчен барысы федераль бюджеттан 566,1 миллиард сум бүлеп биреләчәк. Тагын 72 миллиард төбәкләр бюджетыннан.
____________________________________________________________
САН
2022 елда кешбэк программасыннан 2,5 миллион кеше кулланган. 44 миллиард сумлы тур сатылган.
_________________________________________
Россия халкы өчен ачык илләр
Туры рейслар: Төркия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мальдив утраулары, Шри-Ланка, Израиль, Абхазия, Казахстан, Иран, Сербия, Һиндстан, Венесуэла, Белоруссия, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Әзәрбайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан.
Туры рейсларсыз: Таиланд, Сейшелы, Маврикий, Индонезия (Бали), Вьетнам, Малайзия, Иордания, Марокко, Мексика Доминикана, Куба, Грузия, Греция, Кипр, Италия, Хорватия, Черногория, Болгария.
________________________________________________
Безнең сораштыру
Газета укучыларыбыздан җәйге ялга планнары турында сорраштык.
Күпчелек җәйге ялларында беркая барырга җыенмый. Андыйлар 52,63 процентны тәшкил итә.
28,95 проценты авылда, дачада уздырам дип белдерде.
7,89 проценты чит илгә барып кайтырга планлаштыра.
5,26 проценты Россия шәһәрләрен күреп кайтырга ниятли.
5,26 проценты ялын Кара диңгездә үткәрәчәк.
Комментарийлар