– Түләүләрнең күләме һәр төбәктәге яшәү минимумы нигезләнеп билгеләнә. Татарстанда яшәү минимумы 9 955 сумны тәшкил итә. Гаризалар 1 июльдән кабул ителсә дә, түләүләр августта башланачак. Шуңа да июль башыннан ук кызуланмасак та була, – дип сөйли Эдуард Вафин. – Яңа төр түләүләр гаиләдә бердәнбер ата яки ана булган яки суд карары белән алимент билгеләнгән, әмма гаилә нинди дә булса сәбәпләр аркасында аны алмаган очракта, яки гаилә мохтаҗ дип табылса, яисә алимент алганнан соң да мохтаҗ булып калган гаиләләргә биреләчәк. Мондый гаиләләрдә берничә бала булса, түләүләр һәрбер балага да биреләчәк.
Ата яисә анасы гына булган балалар турында ачыклык кертергә кирәк. Монда сүз туу турында таныклыкта әти кешенең исеме күрсәтелмәгән, яисә әнисе сүзе буенча язылган булуы турында бара. Әтисе яки әнисе үлгән, югалган очракта да түләүләр башкарылачак. Исәпләүләр буенча бу акчаны республикада 38 меңнән артык бала алачак. 2021 елда түләүләрнең күләме яшәү минимумының 50 процентыннан 4997,50 сум тәшкил итәчәк. Түләүләр 8 яшьтән 17 яшькә кадәр булган балаларны кертеп саналачак.
Комментарийлар