16+

«Тормыш юлы» акциясе дәвам итә. Син дә кушыл

“Ярдәм” хәйрия фонды пандемия чорында башлап җибәргән “Тормыш юлы” акциясен дәвам итәчәк. Акция барышында мөмкинлеге чикләнгәннәргә, күп балалы гаиләләргә, өлкән яшьтәгеләргә ризыклар таратыла.

«Тормыш юлы» акциясе дәвам итә. Син дә кушыл

“Ярдәм” хәйрия фонды пандемия чорында башлап җибәргән “Тормыш юлы” акциясен дәвам итәчәк. Акция барышында мөмкинлеге чикләнгәннәргә, күп балалы гаиләләргә, өлкән яшьтәгеләргә ризыклар таратыла.

Әлеге проект Россия Президенты грантына тормышка ашырыла. Волонтерлар мохтаҗ кешеләргә ай саен 320 азык-төлек җыелмасы һәм 150 ланч-бокс таратып чыга.

“Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры, Казан шәһәр думасы депутаты Мәликә Гыйльметдинова хәбәр иткәнчә, акция пандемия чорында гына оештырылырга тиеш булган, әмма ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең саны кимемәгәнлектән, аны дәвам итәргә мәҗбүр булганнар. Хәйрия фонды начар күрүчеләр, ишетмәүчеләр һәм башка оешмалар белән тыгыз элемтәдә. Мохтаҗлар исемлеге алар белән бергә төзелә. Мөмкинлеге чикләнгәннәргә генә түгел, яшәү урыны булмаганнарны да көн саен кайнар аш белән тәэмин иткәннәр.

“Ярдәм” мәчете имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин үзчикләнү режимы кертелгәннән соң ничек ярдәм итә алабыз дип шалтыратучылар да булуын, аларның ярдәмгә мохтаҗларның проблемаларына битараф кала алмауларын сөйләде.  
-— Барыбыз да кулдан килгәнчә ярдәм итсәк, янәшәбездәгеләргә игътибарлы булсак иде. Аларның нинди ихтыяҗы барлыгын сорашсак та күңелләре була. Пандемия безне берләштерде, башка милләт кешеләре дә булышырга ашыкты. Игелекле эштә бердәмлек күрсәтсәк иде, - диде ул.

Фото: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading