16+

«Тәрбиягә алынган баланы кире кайтару – үз балаңнан баш тарту белән бер»

Республиканың Уллыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге директоры Диана Хәбибуллина: - Ата-аналар баланы уллыкка яки кызлыкка алырга телиләр икән, баланың сәламәтлеге белән таныштыру мәҗбүри, әлбәттә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының 369нчы карары нигезендә (1995 елның 25 декабреннән), балалар йортларында, приютларда, дәвалану үзәкләрендәге сабыйларны гаиләгә тапшырганда, аларның тулы медицина белешмәсе булырга тиеш....

Республиканың Уллыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге директоры Диана Хәбибуллина:

- Ата-аналар баланы уллыкка яки кызлыкка алырга телиләр икән, баланың сәламәтлеге белән таныштыру мәҗбүри, әлбәттә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының 369нчы карары нигезендә (1995 елның 25 декабреннән), балалар йортларында, приютларда, дәвалану үзәкләрендәге сабыйларны гаиләгә тапшырганда, аларның тулы медицина белешмәсе булырга тиеш. Монда баланың үсүе турында, прививкалар хакында мәгълүмат, сәламәтлеге турында медицина нәтиҗәсе тупланган була. Баланы алырга теләгән ата-ана әлеге документларны укый, алар белән танышуы хакында имзасын да куя.

- Баланы уллыкка алган гаилә, күпмедер вакыт узгач, аны кире кайтарырга уйласа, бу мөмкинме?
- Уллыкка алуның кагыйдәләре буенча, син баланы үзеңнеке итеп рәсмиләштергәнсең икән, ул туган балаңа әйләнә. Баланы кире кайтарып бирү - үз сабыеңнан баш тарту кебек. Уллыкка алынган балага син милкеңнән дә өлеш чыгарырга тиеш, чөнки ул гаилә әгъзасына әйләнә. Кыскасы, баладан аерылу психологик, рухи кыенлык кына тудырмый, материаль яктан да катлаулы процесс булуы бар. Уллыкка алынган баладан баш тарту бары суд тәртибендә генә мөмкин.

- Ә балалар йортыннан алынган баланы гаиләдән кире алу очраклары бармы?
- Бар. Ата-аналар кире кайтарган, балалар үзләре качып киткән очраклар да була. Әйткәнемчә, әлеге процесс бары суд карары белән генә хәл ителә. Бу очракта судның һәрчакта да балигъ булмаган бала яклы икәнен онытмаска кирәк. Гаилә баланы уллыкка алып та тиешенчә тәрбияләмәсә, балага карата артык усал, кырыс булсалар яки әти-әниләрнең эчкече, наркоман икәнлеге ачыкланса, бала алардан канәгатьсез булса, суд баланы яңа гаиләдән аерырга хокуклы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading