Татарстан “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проектында актив катнаша. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен 2022 елда 543,2 миллион сум акча бирелгән.
Тәтештә төзелә торган “Түбәтәй тауэр” да шушы проект кысаларында төзелә. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итүенчә, “Түбәтәй тауэр” күзәтү мәйданчыгы төзелешенә 243,1 миллион сум биреләчәк. 141 миллион сумы Россия казнасыннан, 102,1 миллионы – республика бюджетыннан, дип сөйләде ул матбугат очрашуында. “Түбәтәй тауэр” киләсе ел уртасына төзелеп бетәргә тиеш.
Проект ярдәмендә унбер яңа кемпинг төзеләчәк, тугызы киңәйтеләчәк. Аларына 283,9 миллион сум тотылачак.
Сергей Иванов киләсе елгы планнары белән дә уртаклашты. Шәһәр үзәгенең туристлык коды проектлау өчен 465,1 миллион сум бирелә. Аерым алганда, бу акчаларга ике проект гамәлгә ашырылачак: Казанда һәм Алабугада. Аның нигезендә бердәм архитектура, дизайн-код барлыкка килер дип көтелә.
Территорияләре төзекләндереләчәк, туристлык навигациясе булдырылачак. Болардан тыш арт-объектлар, урам амфитеатры, күзәтү мәйданчыклары һәм фотозоналар куелачак.
Туристлык инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый инициативаларга да ярдәм күрсәтелә. Сергей Иванов ышандырганча, 177,5 миллион сум акчага яңа пляжлар барлыкка киләчәк. Булганнары төзекләндерелеп, кирәкле җиһазлар алыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар