«Яңа Тура» базарына бер генә барып калдым, янып китте. Хәзер анда сату барамы икән, түләүсез автобуслар бетерелгәндер дә инде.
Кәүсәрия Галимова, Казан
Сатып алучылар «Яңа Тура» базарына барып, элеккечә үк киенеп кайта алалар. Базар янып, 3 атналап вакыт үткәннән соң түләүсез автобуслар да элеккечә үк йөри башлады. Автобус расписаниеләренә берникадәр...
«Яңа Тура» базарына бер генә барып калдым, янып китте. Хәзер анда сату барамы икән, түләүсез автобуслар бетерелгәндер дә инде.
Кәүсәрия Галимова, Казан
Сатып алучылар «Яңа Тура» базарына барып, элеккечә үк киенеп кайта алалар. Базар янып, 3 атналап вакыт үткәннән соң түләүсез автобуслар да элеккечә үк йөри башлады. Автобус расписаниеләренә берникадәр үзгәрешләр генә керде. Турага түләүсез автобуслар хәзер автовокзалдан, РКБ һәм Дәрвишләр бистәсеннән китә. Иртәнге 8.00дән башлап 13.00 сәгатькә кадәр һәр сәгать саен йөриләр алар. Кире кайтучылары да 9.00дән башлап һәр сәгать саен кайтып тора. Сатучылар, каза күрүләренә карамастан, әйберләргә бәяне күтәрмиләр. Алар өчен иң мөһиме - кешеләрнең бирегә күпләп йөри башлауларына ирешү. «Яңа Тура» технополисының административ директоры Дмитрий Сипратов әйтүенчә, соңгы ялларда гына да базарда 10 меңләп сатып алучы булып киткән. Күпләр бирегә арзанлы товар өчен генә түгел, янгында зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм итәр өчен дә килә икән.
...Ураза 9 июльдә башлана
Быел Ураза кайчан керә һәм фитр сәдакасы күпме бирелергә тиеш икән?
Тәлгать Локманов, Казан
ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең казыйлар советы Рамазан ае быел 9 июльдән башлана дип белдерә. Ә Ураза бәйрәме 8 августта билгеләп үтеләчәк. Шулай ук фитр сәдакасының минималь күләме дә билгеләнгән. Ул кеше башыннан 50 сум бирелергә тиеш. Фидия сәдакасы исә 150 сум күләмендә билгеләнгән.
...хөкүмәт ярдәменнән ташламас
Мин бер җирдә дә эшләмим. Бала табарга җыенам. Мин хөкүмәт тарафыннан нинди түләүләргә өмет итә алам икән.
Роза Идрисова, Казан
РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин белдерүенчә, эшләми торган хатын-кызлар бала тапканнан соң бер тапкыр бирелә торган 13 мең сумнан артык пособиегә исәп тота алалар. Шулай ук аларга балага яшь ярым булганчы ай саен 2453 сум да 93 тиен күләмендә пособие түләнеп барачак (икенче һәм аннан соңгы балаларга 4907 сум да 85 тиен). Эшләми торган хатын-кызларга барлык түләүләр социаль яклау органнарында гамәлгә ашырыла.
...Эльмира гимн җырлый
«Голос» проектында Эльмира Кәлимуллина өчен җан атып утырган идем. Әлеге проектның җиңүчесе Динә Гарипова турында даими ишетеп, аның уңышларына сөенеп торабыз анысы. Ә менә Эльмира турында бернинди хәбәр юк…
Асия Хәкимова, Казан
Эльмира Кәлимуллинаның «Пульс» газетасына биргән интервьюсыннан аңлашылганча, ул хәзер Сергей Фадеев белән хезмәттәшлек итә башлаган. Сергей исә Алсу Сафина белән шөгыльләнүче кеше. Динә Гариповага «Евровидение»дә чыгыш ясар өчен җыр язган швед композиторлары Эльмирага да җыр язып биргәннәр. Инглиз һәм рус телләрендә яңгыраячак җыр «Ты - свет» дип атала. Көз көне Константин Хабенский белән хезмәттәшлектә музыкаль спектакль репетицияләре башланырга тиеш икән. «15 июльдә Игенчеләр сарае каршында Сладковский оркестры белән «Ак бүре» операсы куелачак. Мин догалары белән төп геройга ярдәм итүче хатын партиясен башкарам. Шул вакыйганы түземсезлек белән көтәм», - ди Эльмира. Ул әле «Рубин» матчлары алдыннан гимн да җырлый. Уеннар алдыннан гимн җырларга тәкъдим итүләре көтелмәгән хәл булды, ди кыз. Үзе дә футбол яратучы кыз өчен Россия һәм Татарстан гимннарын яңгырату зур дәрәҗә дә, җаваплылык та. «Гимннарны өч тапкыр җырладым инде, өчесендә дә «Рубин» 2:0 исәбе белән җиңде», - ди ул. Эльмираның телеэкраннарда күренәсе көннәре алда әле.
...инвалид бала тәрбияләүче пенсиягә дә алдан чыга
Улым балачактан инвалид, әмма 18 яшеннән соң инвалидлыгын алдылар. Инвалид баланы караучы буларак, пенсиягә алдан чыгу мөмкинлегем бармы икән?
Гөлсем Мәхмүтова, Казан
«РФдә хезмәт пенсияләре турында»гы 173 нче Федераль законның 28 нче маддәсе нигезендә, балалар тәрбияләүгә бәйле рәвештә вакытыннан алда лаеклы ялга түбәндәге категория кешеләр чыга ала:
- 5 бала табып, аларны кимендә 8 яшькә кадәр тәрбияләп үстергән һәм кимендә 15 ел хезмәт стажы булган хатын-кызлар 50 яшьтән пенсиягә чыга ала;
- балачактан инвалид баланы кимендә 8 яшькә кадәр тәрбияләп үстергән ата яки ана: кимендә 20 ел хезмәт стажы булган ир-ат - 55 яшьтән, кимендә 15 ел хезмәт стажы булган хатын-кыз - 50 яшьтән;
- балачактан инвалид баланың опекуннарына (балачактан инвалид балага 8 яшь тулганчы опекун булган затларга) - кимендә 15 ел хезмәт стажы булган хатын-кызга һәм кимендә 20 ел хезмәт стажы булган ир-атка лаеклы ялга чыгу вакыты опекун булып торган һәр ел өчен ел ярымга киметелә (ләкин киметелгән еллар саны, гомумән алганда, 5 елдан артырга тиеш түгел).
Шулай булгач, 15 ел хезмәт стажыгыз бар икән, сез 50 яшьтән пенсиягә чыгарга хокуклы.
…әбисе дә, әнисе дә карый ала
Бала авырып киткән очракта больничный листны гаиләнең һәр әгъзасы ала алганлыгын беләм. Әмма хезмәткәрнең авыру бала белән утыру вакыты закон белән чикләнгән бит. Ә ул еш авырый торган булса нишләргә?
Гөлүсә Шакирова, Зәй
РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин белдерүенчә, больничный листны гаиләнең төрле әгъзаларына чиратлап бирергә була. Мисалга, 7 яшьтән кечерәк булган бала белән ел дәвамында чиратлашып эшли торган әнисе (55 көн) һәм эшли торган әбисе (40 көн) утыра ала. Аерым-аерым караганда алар һәрберсе закон тарафыннан каралган 60ар көнгә исәп тота ала. Ә балага авыр диагноз куелган очраклар аерым карала.
...солярий картайта кызларны
Солярийга йөрергә яратам. Кояшта кызынганда ала-кола булып калырга да мөмкин, ә солярийда тигез кызарасың. Аның зыяны юкмы икән?
Гөлназ Фазылова, Казан
Ничек кенә әле?! Галимнәр төрле раса төркемнәренә кергән 585 хатын-кызны сайлап алып, хатын-кызны нәрсә ныграк картайтуын ачыклаучы тәҗрибә уздырганнар. Тикшерү нәтиҗәләреннән билгеле булганча, картаю процессына геннар мираслылыгының 50 проценты гына йогынты ясавы ачыкланган. Калган 50 процент - хатын-кызның үз «тырышлыгы». Баксаң, җиләк-җимешләрне җитәрлек күләмдә кулланмау, тәмәке тарту, солярий белән мавыгу картаю процессын кискен көчәйтә икән. Экспертлар картаймас өчен туйганчы йокларга, дөрес тукланырга, начар гадәтләрдән баш тартырга һәм… солярийга күп йөрмәскә куша.
... 1 июльдән арта
2013 елның 1 июленнән электр энергиясенә яңа тарифлар кертелә, диләр. Күпмегә арта икән, белеп торасы иде.
Ләлә Тимергалиева, Буа
2013 елның 1 июленнән ТР Дәүләт тарифлар буенча комитетының 2012 елның 21 декабрендәге 3-17/э карары белән халык өчен электр энергиясенең яңа траифлары билгеләнә.
Татарстан Республикасы халкы өчен 2013 елга электр энергиясенә тарифлар
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар