Шәһри Казан

Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин: «Парклар кешенең туңган җанын эретергә тиеш»

Республикада 2015 елда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин белән әңгәмә

Кайсы агачны кинотеатр янында утыртырга ярамый?

- Харис Гайнетдинович, республикабызда бу елны Парклар һәм скверлар шигаре астында үткәрү ни дәрәҗәдә актуаль?

- Татар халкы, Татарстан кешеләре эшкә уңган, һәрчак яңалыкка омтыла. 2011 елда Татарстанда беренче мәртәбә агач утырту көне игълан ителде, ә хәзер әлеге чарага бөтен Россия халкы кушыла башлады. Бу урман утырту көне генә түгел, чын мәгънәсендә, урман бәйрәменә әйләнде. Халык гаиләләре, әби-бабалары белән килә. Агач утырткан кеше «моны бит мин утырттым» дип, аның янына барып йөри. Агачы авырып китсә, «нишләп шулай, нишләп болай булды, берәр чарасын әйтегез әле» дип, көннәр буе шалтыраталар. Агач утыртуның бик тирән фәлсәфәсе бар, без аны белеп тә бетермибез.
Рөстәм Миңнехановның 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан итүен, әлбәттә, хуплап каршы алдык. Шәһәр бит асфальт белән биек биналардан гына торырга тиеш түгел. Асфальт яшеллеккә күмелергә тиеш. 2015 елдан соң күп кенә төбәкләр, бездән үрнәк алып, үзләрендә дә парклар һәм скверларга ныклап игътибар итә башлар. Хастаханәләр салабыз, сәламәтлегебездән зарланабыз, тик яшеллек никадәр күп булса, авыручылар да шулкадәр аз булырга мөмкин. Омск шәһәрен бакча-шәһәр дип атыйлар, чыннан да, шулай, җитмәсә, ул бит Себердә. Сиреньнәрен күрсәге-ез! Анда яз-җәй соңрак килә, шуңа күрә сиреньнең чәчәк атуы гадәттә анда Сабан туе үткәрелгән чакка туры килә.

- Сез агачларны туганнарыгыздай якын күрәсез, ахрысы...
- Агачлар нәкъ кешеләр шикелле: кайсысыдыр озын, кайсысыдыр кыска гомерле. Үлгән агачларны алыштырырга кирәк. Заманында Казанда шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгын Александр Ананичев исемле кеше җитәкләгән. Ул утырткан посадкалар калмады инде, алар бүгенге парклардан, скверлардан эчтәлеге һәм сыйфаты белән аерыла. Хәзер шәһәрдә алай утыртылган бер генә урын бар, Татарстанның Экология министрлыгы каршындагы посадка - минем иҗат җимеше. Элеккеге экология министры Петров, агачларың кәкре, дөрес утыртмадың, дип, мине ачуланган да иде. Тынгысыз көннәремдә шунда барсам, бөтен борчуларым бетә. Парклар һәм скверлар яшеллек кенә биреп калмыйча, кешенең үзәгенә үтеп, каткан җанын эретергә тиеш. Агачны утырткач, 5-10 елдан аның белән нәрсә буласын күзалларга кирәк. Шул очракта гына яшелләндерүчене үз эшенең остасы дип атарга була.

- Шәхсән сезгә нинди агачлар күңелегезгә хуш килә?
- Дөньяда иң чиста агач - гади чыршы, ул чиста һава гына сулый, тавышны күтәрә алмый, кинотеатр яки аттракционнар янында аны утыртуның мәгънәсе юк, ылысларына тузан кунса, авырый башлый. Бүген экологиясе начар булган шәһәрләрдә зәңгәр чыршы утырталар. Яраткан агачларымның тагын берсе - карагай, ул көзгә ылысларын коя. Яшәрәсең, матураясың килсә, карагайның яңа чык­кан ылысларын җыеп, бал, каймак белән салат ясап ашарга кирәк, аңардан кузгалак тәме килә.

Яшелләндерү өчен үзебезнең миләш, юкә, өрәңгене файдаланыр идем. Алар миллиард ел шушы җирлеккә, таби­гатькә ия­ләшкән бит. Соңгы вакытта Польшадан, Германия­дән кайтарган агачларны утырталар. Мин аларны кызганам, алар бит үлә. Чит ил питомникларында матур итеп үсеп җиткәч, ул агачларны Россия­гә җибәрәләр, ә безнең табигать шартлары алар өчен гаять кырыс.
Шәһәрләрдә яфрагын, ылысын коя торган агачлар утыртыр идем, аларда һавадагы авыр матдәләр, радиация, кешеләрдән чыккан негатив энергия дә җыела. Германиядә коелган яфракларны көз көне җыеп алалар да, пресслап, утильләштерәләр.

«Үзебезнең чыршыларны әллә каян таныйм»

Реклама

- Парклар һәм скверлар елыннан соң респуб­ликабыз Россиянең иң яшел төбәге­нә әйләнер әле, мөгаен. Бу юнәлештә нинди эшләр башкарылачак?

- Яз көне парк-скверлар төзекләндереләчәк, үлеп барган карт агачларны яшьләренә алыштырачаклар. Җәй көне парк-скверларны җиһазландырачаклар, брусчатка, асфальт җәячәкләр, яктырткычлар, фонтаннар, бәдрәфләр урнаштырылачак. 140лап яңа парк-сквер ачылачак, алар бер-берсеннән аерылып торачак. Проектлары эшләнгән, эскизлары да әзер, бүген экспертиза узалар. Парк-скверларда җирле җитештерүчеләрнең әйберләре урнаштырылачак.

- Нинди төрдәге агач­лар утыртылачак?
- Казан яшелләндерү хуҗалыгының питомнигы юк, шуңа да күптән түгел, урманчыларны җыеп, Кама Тамагы районындагы «Император питомнигы»на барып кайттык. Анда вак яфраклы юкә, куаклар, карагач, тау нараты, ылыслы агачлар күп. Боларның барысын да яшелләндерүдә файдаланырлар, дип уйлыйм. Безнең агачларны бүтән төбәкләрдән дә алалар. Казахстанның Актүбә шәһәрен тулысынча үзебезнең «Пригородный лесхоз» урман хуҗалыгы яшелләндерде. Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаевның кияве Тимур Кулибаев президентыбыздан «нишләп Актүбә Астана белән Алма-Атадан яшелрәк соң ул?» дип тә сорады. Актүбә үз шәһәрем кебек якын, анда гел барып йөрим. 2012 елда Казахстандагы Семипалатинск шәһәренә Сабан туена Минтимер Шәймиев тә барган иде, без анда Казан агачы дигән паркка нигез салдык. Шәймиев тә, Нурсолтан Назарбаев та анда агач утыртты. Сабан туенда булган бөтен татар кешесе, бу бит Татарстаннан килгән агач, дип, мин дә берне генә утыртыйм әле, дип сөенде. Бөтен кешегә җитте, үсентеләрне ике зур йөк машинасына тутырып алып бардык.

- Сәяхәтче агачларыбызны тагын кайларда очратырга мөмкин?
- Хәмит исемле үзбәк кешесе «Пригородный лесхоз» питомнигыннан күп итеп агач ташып, Үзбәкстанда алты питомник ачты. Хәзер ул безне аларны күрсәтергә кунакка чакыра. Ташкент үзәгендә Казаннан киткән зәңгәр чыршылар үсә. Телевизордан шәһәр урамнарын күрсәткәндә, безнең чыршыларны әллә каян таныйм. Узган ел Кырым Россиягә кушылгач, кайткач дисәк тә ярый, бөтен министрлыкларга йөкләмә бирелде. Без ике фура агач төядек тә 18 майда - Кырым татарларын депортацияләү көнендә барып, «Дуслык» дигән зур сквер утыртып кайттык. Күптән түгел безгә Бакчасарай шәһәре урманчылары килеп китте. Алар белән ныклы элемтә урнаштырып, Кырымда да эзебезне калдырдык. Алар атна саен хат язып, агачларның фотоларын җибәрә. Җир йөзендә һөнәрләр бик күп, әмма урманчы сыман һөнәр юк. Хезмәт хакыбыз түбән, эшебез катлаулы. Җир йөзендә кем үзеннән соң яшел эзләр калдырып китә? Урманчы гына, аның утырткан урманы киләчәк буыннарга хезмәт итә.

Балаларым белән урманнар яныннан үткәндә, кем утыртканын сөйлим. Аларда бит кемнеңдер җаны, рухы, хезмәте калган. Беренче класста укучы оныгым аеруча кызыксынып тыңлый.

«Черек күл паркының эчтәлеге юк»

- Парк белән сквер арасында нинди аерма бар?
- Сквер мәйданы - 10, 15, 20 сутый, ниндидер корылмага, йортка бәйле. Өй алдындагы бакча сыман. Ә парклар 10, 15, 20 гектар һәм аннан да зуррак булырга мөмкин. Аларны табигый рәвештә үскән урманчылыкка, чишмәгә, чокыр­га бәйлиләр. Казансу буендагы тау битләре кайчандыр урман булган. Аны «Корстон»га таба күтәреп утыртып, хәзерге Горький паркы ясадылар. Черек күлне парк дип атамас идем, сквер дисәң дә кимсенер. Аның эчтәлеге юк. Опера һәм балет театры янындагы өлеше хәйран әйбәт, әмма Кремльгә таба эчтәлеге югала. Мин аны үземчә бик матур итеп күрәм, әмма алынырга вакытым юк шул.

- Парк дигәч, шәһәр җирлеге генә күз алдына килә. Быелгы елның үзенчәлеге авылларда ни рәвешле сизеләчәк?
- Бистәләрдә, авылларда парклар, гадәттә, балалар бакчасы, мәктәп, клуб, авыл советы янында урнашкан була. Кайбер мәктәп балалары укырга кергәч, кайсылары чыгарылыш вакытында агач утырта. 1968 елда мин Балык Бистәсе районы Күки сигезьеллык мәктәбен тәмамладым. 1967 елда классыбыз белән мәктәп каршысына алмагачлар утырттык. Инде үзебез дә, алмагачларыбыз да картаеп бетте. Техникумда укыганда, клубтан кайтканда, шул мәктәп бакчасына кереп, алма урлап ашый идек. Бик тәмле була иде. Узган ел корыганнары урынына утыртырга мәктәпкә 40 төп алмагач алып кайтып бирдем.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: